Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җиңүләрегез алда әле

    Язгы каникул хоккей белән шөгыльләнүче балалар өчен аеруча истә калыр. Моңа кадәр бер атнада хоккей буенча ике зур ярышның Әгерҗедә узганын хәтерләмибез. Күпләрегез бу арада Гагарин Кубогы өчен уйнаучы Татарстанның "Ак Барс" командасы өчен җан атса, район эчке эшләр бүлеге һәм район башлыгы Кубоклары өчен узган көрәштә "Спутник" хоккей командасы...

    Язгы каникул хоккей белән шөгыльләнүче балалар өчен аеруча истә калыр. Моңа кадәр бер атнада хоккей буенча ике зур ярышның Әгерҗедә узганын хәтерләмибез.
    Күпләрегез бу арада Гагарин Кубогы өчен уйнаучы Татарстанның "Ак Барс" командасы өчен җан атса, район эчке эшләр бүлеге һәм район башлыгы Кубоклары өчен узган көрәштә "Спутник" хоккей командасы яшүсмерләренә көч бирдек.
    Район башлыгы Кубогы өчен Ижаудан - өч, Менделеевск, Чайковск һәм Әгерҗе командалары уйнадылар. Әгерҗенең 2005-06 елгы хоккейчылары ярымфиналда Ижауның "Юниор" командасы белән очраштылар. Әмма безнекеләр җиңелүгә дучар булдылар. Финалда уйнаган Ижауның "Заря" һәм "Ижсталь" командаларыннан "Заря" көчлерәк булып чыкты. Шулай итеп, бөтен призлы урыннар да - Ижау командаларында.
    Ә бүләкләр мулдан иде. Төп иганәче Илдус Шәймөхәммәтов җитәкләгән "Водоканал" ширкәте дүрт командага кәрзин итеп эшләнгән чәкчәк, Кубоклар, һәр уенчыга татлы призлар бүләк итте. Ә призлы урынга чыккан командаларга акчалата премияләр дә тапшырдылар. Аерым номинацияләрдә җиңгән иң яхшы уенчылар, шул исәптән Әгерҗедән Владислав Клещев та кыйммәтле бүләккә ия булдылар.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, иганәче Илдус Шәймөхәммәтовка, яшь хоккейчыларга матур уен күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.
    - "Спутник" уенчылары төшенкелеккә бирелмәсен. Сезнең җиңүләрегегз - әле алда, - диде Андрей Авдеев.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: