Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Имәнлек” гөрләп торды

Узган җомгада Әгерҗедә күптән көткән "Имәнлек" ял итү-сәламәтләндерү зонасын ачу тантанасы булды һәм "Сәламәтлек көне" уздырылды. Шәһәребезнең 19 оешма-учреждение, предприятиеләреннән 400дән артык эшче-хезмәткәр саф һавада төрле спорт ярышларында көч сынаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Күптән көткән хыял Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров бу вазифада эшли башлаган беренче көннәреннән үк әгерҗелеләр...

Узган җомгада Әгерҗедә күптән көткән "Имәнлек" ял итү-сәламәтләндерү зонасын ачу тантанасы булды һәм "Сәламәтлек көне" уздырылды. Шәһәребезнең 19 оешма-учреждение, предприятиеләреннән 400дән артык эшче-хезмәткәр саф һавада төрле спорт ярышларында көч сынаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Күптән көткән хыял
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров бу вазифада эшли башлаган беренче көннәреннән үк әгерҗелеләр өчен ял итү зонасы булдыру турындагы тәкъдим белән чыккан иде. Уртак көч белән тиз арада "Имәнлек"тә менә дигән ял итү урыны булдырдылар. Биредә 800 метр юлга асфальт түшәделәр, балалар өчен таулар ясадылар, эскәмияләр куйдылар. "Имәнлек" хәзер гөрләп тора. Кайчан гына барсаң да яшьләр дә, пенсионерлар да, сабыйлары белән яшь әниләр дә рәхәтләнеп чана-чаңгы шуалар, нарат урманының саф һавасын сулап йөриләр. "Мондый ял итү урыны турында күптән хыялланган идек. Ниһаять, хыяллар тормышка ашты", - диләр әгерҗелеләр. Бу көнне дә ял итү зонасына керүгә, чаңгыга баскан бер төркем пенсионерлар каршы алдылар. Ярышларга старт бирелгәнче үк кайнар чәй һәм тәмле карабодай боткасы белән сыйланырга була иде.
Район җитәкчесе Валерий Макаров: "Мондый ял итү зонасы төзүгә илһам бирүчеләр сез булдыгыз. Ә бергә булганда без таулар күчерергә дә әзер. Сәламәтлекне ныгыту, спорт белән шөгыльләнү өчен бу сезнең иң яраткан урыныгыз булыр дип ышанам. Ә бүгенге ярышларда һәр командага матур җиңүләр телим", - дип сәламләде.
Ял итү зонасын төзекләндерү өчен зур тырышлык куйган, көнне-төнгә ялгап эшләгән бик күп учреждение, ширкәт җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә Валерий Владимирович Рәхмәт хатлары тапшырды. "Киләчәктә дә кулга-кул тотынып эшләргә язсын", - диде ул.
Спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов "Сәламәтлек көне"нең девизын "Тәмәкегә һәм аракыга - юк!" дип игълан иткәч, ярышларга старт бирелде.

Бездә - куәт, бездә - көч
"Имәнлек" - безнең эш урынына иң якыны. Шулай булгач, без биредә бик еш булырга тиеш. Бүгенге спорт бәйрәменә дә 30лап кеше килдек. Ветераннарыбыз да кушылдылар безгә. Ярышларда көч сынашырга һәм җиңәргә без әзер", - диделәр район газ-эксплуатация хезмәте вәкилләре. Мондый күтәренке рухта килгәч, кәефләр яхшы булгач, сынаталармы соң?!
Быел һава торышы кискен үзгәреп тору сәбәпле, кышның ике ае узса да шәһәрдә чаңгы ярышлары уздырылмаган иде. Шуңа күрә бу көнне әлеге ярышта катнашырга теләүчеләр бик күп булды. "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы өчен генә дә 10лап чаңгычы узышты. Ә алар арасында иң-иңе, әлбәттә, "Пеләмеш" бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Михайлов иде. 40 яшькә кадәрге ир-атлар өчен старт бирелгәч тә ул, 24 көндәшен артта калдырып, финишка килеп җитте. Башкалар бер әйләнеш ясаганчы, ул икене ясап өлгерде. "Чын чаңгычыларны күрәсегез килсә, Пеләмешкә килегез. Кичләрен бездә әбиләр дә, бәбиләр дә чаңгыда йөрергә чыгалар. Гаиләбез белән без дә һәр көнне саф һавада йөреп кайтабыз. Хәтта 4 яшьлек кечкенә кызыбыз Ирага да махсус чаңгылар алдык. Ул да хәзер бездән калышмаска тырыша. Ә "Имәнлек"тә чаңгыда йөргәндәге уңай хисләрне әйтеп аңлатып та булмый", - диде Эдуард. Мәгариф бүлегеннән Владимир Екимов һәм Алексей Колчин II-III урыннарны бүлештеләр.
Хатын-кызлар арасыннан да мәгариф бүлеге һәм агрорфирма чаңгычылары - призлы урыннарда. Бима һәм 2нче мәктәп укытчылары Дина Баширова һәм Гөлфия Шәймәрданова - I, III, "Пеләмеш" бүлекчәсеннән Елена Ишимова II урын алдылар.
40 яшьтән узган ир-егетләр арасында мәгариф бүлегеннән Стас Михайлов - I, агрофирмадан Валерий Альматов һәм Виктор Сергеев - II-III урыннарда. Ә хатын-кызлардан чаңгы ярышларында һәрвакыт җиңү яулаучы Әгерҗе станциясеннән Аидә Булатовага бу юлы да тиңнәр булмады. Пенсионер Татьяна Мухачева да, башкаларның борыннарына чиртеп, II урын алды. Ә Пенсия фонды идарәсеннән Нина Бердова - III урында.
Бу көнне ветераннар да читтә калмады. Скандинавия таяклары белән йөрүче өлкән яшьтәге апалар арасында да ярыш уздырылды. Һәм алар 800 метр араны әлеге таяклар ярдәмендә үттеләр. 60-80 яшьлек апаларның җитезлегенә, дәртләре ташып торуларына сокланып карап тордык. Дистанцияне иң беренче Нина Щеботанова үтте. IIдә - Венера Абдуллина, IIIдә - Рима Сәлимова. "Кыш көне мин күбрәк чаңгыда йөрим. Ә бер ай элек скандинавия таяклары сатып алдым да, бу спорт төре белән дә шөгыльләнеп карарга булдым. Миңа бик ошый", - диде Венера ханым.
Чаңгычыларны һәм скандинавча йөрүче апаларны матур җиңүләре белән район җитәкчесе Валерий Макаров тәбрикләде һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Иң күңелле бәйгеләрнең берсе итек ыргыту булгандыр. Кышкы җылы аяк киеме булса да, итек бу көнне спорт инвентарена әйләнде. "Кем ераккарак ыргытыр?". Бу сорау әлеге бәйгедә катнашучыларны да, җанатарларны да кызксындырды. Башта бик җиңел кебек кенә тоелса да, соңыннан итек тә авырайды. Әмма аңа карап кына җиңү өчен омтылганнар сынатмады. Газ-экспуатация хезмәтеннән Сирин Апанаев итекне 26 метр ераклыкка ыргыткач, күпләр "аһ" итте. Башка катнашучылар үзләренең җиңелгәннәрен шунда ук аңладылар. Янгын сүндерү частеннан Илнур Шиабетдинов - II, 27нче училищедан Радик Муллахмәтов III урын алды. Хатын-кызлардан итекне иң еракка ыргытучылар булып училищедан Аидә Хафизова, газ-эксплуатация хезмәтеннән Айсылу Апанаева - I-II, янгын сүндерү частеннан Елена Александрова һәм мәгариф бүлегеннән Наталья Заитова - III урында. Командалар буенча беренче өчлекне газ-эксплуатация хезмәте, 27нче училище, янгын сүндерү часте бүлештеләр.
Аннан халык аркан тартышу уза торган мәйданчыкка җыелды. "Әйдә, ныграк тарт!", "Бирешмәгез!", "Афәрин!" дигән кычкыру-сызгырулар тынып тормады. Финалга чыккан район үзәк хастаханәсе, мәгариф бүлеге, газ-эксплуатация хезмәте арасында хәлиткеч ярышлар барды. Һәм бу учреждениеләр урыннарны шул тәртиптә алдылар.
Кыш көне тирләп-пешеп футбол уйнаганыгыз бармы сезнең? Юк икән, уйнап карарга киңәш итәм. "Сәламәтлек көне"ндә иң беренче әлеге спорт төренә страт бирелгән иде. Һәм ул иң озакка сузылган уен булды. Командалар шулкадәр бирелеп уйнадылар, хәтта вакытның да узганын сизмәделәр. Бары караңгы төшә башлагач кына финал уеннары үткәрелде. Иң җитез, өлгер, көндәшләре капкасына иң күп туп кертүче район электр челтәре, мәгариф бүлеге, янгын сүндерү часте I-III урыннарга лаек булдылар.
"Сәламәтлек көне"нең тагын бер матур бәйгесе ул җыр ярышлары иде. Спорт турындагы җырлар һәркемнең күңелен күтәрде, бу күңелле мизгелләрне тагын да озаккарак сузасы килде. Ә янгын сүндерү частеның Исәнбай бүлекчәсеннән Марат Шәйхетдинов Салават репертуарыннан җыр сузгач, аяклар үзеннән-үзе бии башлады. Җырчыны әйләнә эченә алып рәхәтләнеп биеделәр, кушылып җырладылар. Афәрин, Марат!
Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Андрей Авдеев һәм Илшат Гайнетдинов барлык катнашучыларга рәхмәт белдерделәр. Ә пьедесталга күтәрелгән мәгариф бүлеге, "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы, 27нче училище командаларына бүләкләр тапшырдылар.
400гә якын спорт сөюче катнашкан "Сәламәтлек көне" ярышлары тәмамлангач, "Имәнлек" тә ямансулап калган кебек булды. Әмма озакка түгел. Бу якшәбедә биредә "Россия чаңгы юллары - 2013" узачак. Ул тагын йөзләгән чаңгычыларны үзенә җыячак.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев