Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Иң җитезләр – мини-футболда

Шәһәр мәктәпләренең 1-8 сыйныф укучылары өчен уздырылган мини-футбол ярышлары 3нче шәһәр мәктәбендә өч көн дәвам итте. Уеннар башланган көнне яшь футболчыларны сәламләргә, аларга уңышлар теләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев, район мәгариф идарәсе начальнигы Татьяна Николаева килгәннәр иде. "Шәһәрдә спорт белән шөгыльләнүче балаларның елдан-ел артуын күреп бик сөенәбез. Аларның...

Шәһәр мәктәпләренең 1-8 сыйныф укучылары өчен уздырылган мини-футбол ярышлары 3нче шәһәр мәктәбендә өч көн дәвам итте.
Уеннар башланган көнне яшь футболчыларны сәламләргә, аларга уңышлар теләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев, район мәгариф идарәсе начальнигы Татьяна Николаева килгәннәр иде. "Шәһәрдә спорт белән шөгыльләнүче балаларның елдан-ел артуын күреп бик сөенәбез. Аларның сәламәт яшәү рәвешен сайлаулары, укудан тыш буш вакытларында үзләренә файдалы шөгыль табулары - урамда тырай тибеп йөрүче балаларга үрнәк. Без Әгерҗе спортчыларының республика күләмендә яулаган уңышлары белән дә горурланабыз. Шәһәрдә футбол белән бүген 200 бала шөгыльләнә икән, бу - яхшы күрсәткеч дигән сүз. Осталарга һәм җитезләргә бу бәйгедә дә җиңү елмайсын!" - диде Фәнис Галиәхмәтович. Тамара Сергеевна да: "Бәйге булгач кемдер җиңә, кемдер җиңелә. Әмма берегез дә төшенкелеккә бирелмәгез", - дип малайларның уенга дәртләрен арттырды.
Бәйгенең иганәчеләре Марат Вәлиуллин, Җәүдәт Гөлданаев, Рәис Минаголов, Илнур Мифтахиев, Рөстәм Сәлимгәрәев, Роберт Яушев та әлеге ярышның бик кызыклы, мавыктыргыч үтәчәгенә ишарә ясадылар. "Бүген залга әнә никадәр яшь спортчы җыелган. Сезгә карагач, үзебезнең балачаклар искә төште. Спорт белән һәрвакыт дус булыгыз. Әнә, Җәүдәт абыегыздан үрнәк алыгыз. 70 яшендә дә әле ул егетләр кебек җитез, спорт белән шөгыльләнә. Спорт - ул сәламәтлек. Шуны онытмагыз", - диде Рорберт Равилевич.
Аннан бәйгегә старт бирелде. Ярышлар өч яшь категориясендә узды. 2004 елгылар һәм кечерәкләр, 2001-2003, 1997-2000 елгы малайлар җиңү өчен җан аттылар. Бәйге кызганнан-кыза барды. Җиңүчеләр алдагы турга узсалар, җиңелүчеләр төшеп калды. Әмма беркем дә үпкәләп ярыш барган мәйданны ташлап китмәде. Уеннарны ахырына кадәр күзәтте. Һәм менә алар мини-футбол җиңүчеләре:
2004 елгы һәм кечерәкләр төркемендә 4нче мәктәпнең 1 сыйныф укучыларының "Спартак", 4нче мәктәптән -"Аякс", 3нче мәктәптән "Барселона" командалары - I-III урыннарда. 2001-2003 елгылардан "ЦСКА", "Зенит", "Спартак" командаларына тиңнәр булмады. Ә 1997-2000 елгылар арасында "UMBRO", "Бавария", "Челси" командалары иң-иңнәр булып танылдылар. Шулай ук уенчылар арасында Данияр Логинов, Илдан Камалов, Арсен Габриелян - иң яхшы капкачылар, Рамис Әмиров, Ильяс Хөснетдинов, Владислав Әширов - иң яхшы саклаучылар, Антон Митрошин, Константин Субботин, Илнар Ясәвиев - иң яхшы уенчылар, Ислам Хәйруллин, Александр Красноперов иң яхшы һөҗүмчеләр дип табылдылар. Барлык җиңүчеләргә иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән грамоталар, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә район башлыгы Фәрит Габбасов иң яшь футболчыларга формалар алу өчен 10 мең сумлык сертификат бүләк итте.
"Без киләчәктә дә футболдан аерылмаячакбыз. Узган ел республикада көмеш медаль яулаган районыбыз спортчылары кебек безнең дә зур җиңүләр яулыйсыбыз килә", - диделәр яшь футболчылар.
Миләүшә Ягъфәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев