Иң оста шашка уйнаучы билгеле
Район Мәдәният сараенда шашка уеннары буенча ярышлар узды. Бу - авыл җирлекләре арасында III спартакиада кысаларында оештырылган уеннарның соңгысы. Иң оста шашка уйнаучылар - Красный бордан Людмила Ефимова һәм Иж-Бубыйдан Раил Латыйпов. II урында - Иж-Бубыйдан Зинаида Степанова һәм Красный бордан Николай Ефимов. III урын Кырындыдан Эльмира Закирова белән Тәбәрледән...
Район Мәдәният сараенда шашка уеннары буенча ярышлар узды. Бу - авыл җирлекләре арасында III спартакиада кысаларында оештырылган уеннарның соңгысы.
Иң оста шашка уйнаучылар - Красный бордан Людмила Ефимова һәм Иж-Бубыйдан Раил Латыйпов. II урында - Иж-Бубыйдан Зинаида Степанова һәм Красный бордан Николай Ефимов. III урын Кырындыдан Эльмира Закирова белән Тәбәрледән Ринат Шәеховка бирелде. Сүз уңаеннан: Ринатның мондый ярышларда әле беренче генә тапкыр катнашуы.
Командалар арасында I урынны Иж-Бубый һәм Красный бор авыл җирлекләре бүлеште, III урында - Кырынды авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев