Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Иннополиста шахмат буенча тренер булып эшләүче якташыбыз Ленар Мурзин - 37 илдә узган турнирлар җиңүчесе

Ул әле өч китап авторы да

Үтәгәндә туып-үскән, дөньякүләм танылган шахматчы Ленар Мурзин узган атнада “Олимп“ спорт комплексынлда әлеге спорт төрен яратучылар белән очрашты, уенда аларның осталыгын сынады. 

–    6 сыйныфны тәмамлагач Үтәгәндә партком секретаре булып эшләгән әтием Нургали мине Әгерҗедән ерак түгел урнашкан “Яшь тимерьюлчы“ лагерена алып килде. Биредә күңелеңә хуш килгән спорт төрләре белән рәхәтләнеп шөгыльләнергә була иде. Мин шахмат уйнаучы яшьтиләрем янына утырдым һәм... берничә секундтан Ижау малае тарафыннан җиңелдем дә, – дип искә алды Ленар абый шахмат белән кызыксына башлаган вакытларын. 

Әлеге җиңелү аңа шахматка кереп китәр өчен ныклы этәргеч була. Ул авыл китапханәсеннән беренче татар шахматчысы Рәшит Нәҗметдиновның әлеге спорт төренә өйрәткән “Шахмат уены“ (“Самоучитель шахматной игры“) китабын табып ала һәм уен серләренә төшенә башлый. 

–    Көн-төн укыдым мин ул китапны. Бөтен партияләрне өйрәнеп чыктым. Нәтиҗәдә, икенче елны ук Әгерҗедә чемпион исемен яуладым, – ди Ленар абый. 

Әнә шул вакыттан башлап бүгенгә кадәр Үтәгән егете, нинди генә дәрәҗәләргә ирешүенә  карамастан, бер генә көн дә шахмат уйнамый калмый икән. Үзе турында ул “язмышым – шахматлар, һөнәрем – шахматчы“ дип әйтергә дә ярата.

Казанга педагогика институтына укырга кергәч тә шахмат беренче урында була Ленар өчен. Беренче курста вакытта ук беренче разряд нормасын үти. Шахмат секциясе оештырып студентларны уйнарга өйрәтә, команда капитаны була. 

–    Күп кенә педагогларның да миннән “дәрес“ алырга йөргәннәрен хәтерлим. Студент чорында 35 сум хезмәт хакы түләгәннәре – истә, – ди ул.

Армия хезмәтен үтәп, берничә ел Ижауда яшәгәннән соң, Мурзиннар гаиләсе Чаллыга күченәләр. Биредә Ленар Нургали улы үзен тулысынча шахматка багышлый. Ун ел дәвамында шахмат клубы директоры булып эшли, шәһәр шахмат федерациясе белән җитәкчелек итә. Казан университетының Чаллы филиалында шахмат буенча тренер-укытучы булып эшләгәндә фикерләү сәләтен үстерүче әлеге спорт секциясенә күпме студентны тарта ул! 

Тренер вазифасын башкарганда Ленар әфәнде үзен ярышларда да сыный. 40 елга якын эшләү дәверендә аңа 37 илдә, бик күп шәһәрләрдә йөзләгән бәйгедә катнашырга туры килә. Венгрия, Австрия, Испания АКШта һәм башка илләрдә узган ярышларда пьедесталның югары баскычына күтәрелә.  

–    Шушы еллар эчендә 20дән артык гроссмейстерны җиңдем, – ди ул тыйнак кына. 

2001 елда Будапешттагы ярышлар вакытында Ленар Нургали улына халыкара мастер исеме бирелә.

Соңгы елларда ул Казанда Иннополиста эшли. Биредә дә яшь шахматчылар тәрбияли. 

–    Эш, ярышлар дип туган якка кайтулар сирәгәйде. 90 яшькә якынлашучы әнием Гәүһәрия Чаллыда сеңлем тәрбиясендә бүген. Аның янына еш барырга тырышам. Тугызбуй төбәгендә туганнарыбыз гомер кичерә. Аларга кайнар сәламнәремне юллыйм, – ди Ленар абый туган Үтәгәнен искә алып. 

“Олимп“ спорт комплексындагы очрашу вакытында Ленар Мурзин Әгерҗедә дә балалар шахматын үстерергә игътибар зур булсын иде дигән теләген җиткерде. Өйрәнүләр уздырырга үзенең дә бирегә ешрак киләчәген белдерде. Бу көнне ул, шәһәребезнең иң көчле 13 шахматчысы белән берьюлы уйнап, мастер-класс та күрсәтте. 

–    Югары дәрәҗәләргә ирешкән, дөнья күләмендә танылган шахматчылар белән сыналган якташыбыз безгә, чын мәгънәсендә, файдалы дәрес бирде. Бик ошады, – диде турнирда катнашкан иң өлкән уенчы – 87 яшьлек Тельман ага Җәләветдинов. 

Бу көнне шахмат уйнау осталары Тельман ага, Асаф Әбсәләмов, Валерий Мухачев, Рамил Капилов халыкара мастер белән “ничья“га уйнадылар. Аларга да “афәрин” диясе генә кала. 

Белешмә:
Ленар Нургали улы МУРЗИН 1958 елда Үтәгән авылында туган.
6 сыйныфта укыганда шахмат белән кызыксына башлаган. 
1980 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган. 
2001 елдан шахмат буенча халыкара мастер. 
Ул – Австрия, Венгрия, Испания, АКШ, Россиядә – барлыгы 37 илдә узган шахмат турнирлары җиңүчесе һәм призеры. 
Шахмат серләренә өйрәтүче өч китап авторы. Аның берсе инглиз телендә язылган. 
Якташыбыз күп еллар Чаллыда гомер кичергән. Соңгы вакытта Казанда яши, Иннополиста шахмат буенча тренер булып эшли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев