Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иртәгә Олимпиадада фигуралы шуу осталарына көч бирик

    Кичә Пхенчханда Олимпиадада катнашучы фигуралы шуучылар - Россия спортчылары Алинә Заһитова һәм Евгения Медведева, кыска программада барлык көндәшләрен дә узып, турнир таблицасының беренче, икенче баскычларына урнаштылар. Фигуралы шуучы Алинә Заһитова дөнья рекорды куйды. Ул Евгения Медведева куйган дөнья рекордын яңарта алды. Алинә Заһитова кыска программада чыгышы өчен 82,92 балл җыйды....

    Кичә Пхенчханда Олимпиадада катнашучы фигуралы шуучылар - Россия спортчылары Алинә Заһитова һәм Евгения Медведева, кыска программада барлык көндәшләрен дә узып, турнир таблицасының беренче, икенче баскычларына урнаштылар.

    Фигуралы шуучы Алинә Заһитова дөнья рекорды куйды. Ул Евгения Медведева куйган дөнья рекордын яңарта алды. Алинә Заһитова кыска программада чыгышы өчен 82,92 балл җыйды. Евгения Медведева 81,61 балл алды.

    Иртәгә кызлар ирекле программада чыгыш ясыйлар. Иртәнге сәгать 4тә "Россия 1" һәм "Матч Арена" каналарыннан турыдан-туры трансляция булачак. Үзебезнең кызларга көч бирик, дуслар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: