Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Исәнбай командасы – беренче!

    Тирсә спорт комплексында балаларга белем бирү-савыктыру үзәге уздырган көрәш бәйгесендә Исәнбай яшүсмерләренә янә тиңнәр булмады. Алар район буенча узган бәйгеләрдә 36нчы тапкыр беренче урын яуладылар. Әлеге көрәш бәйгесе дә мавыктыргыч узды. 1994 елда туганнар һәм алардан кечерәкләр бил алышты анда. Көчек, Исәнбай, Тәбәрле, Тирсә, 2, 3нче мәктәпләр, 1нче гимназия, 27нче...

    Тирсә спорт комплексында балаларга белем бирү-савыктыру үзәге уздырган көрәш бәйгесендә Исәнбай яшүсмерләренә янә тиңнәр булмады.

    Реклама

    Алар район буенча узган бәйгеләрдә 36нчы тапкыр беренче урын яуладылар. Әлеге көрәш бәйгесе дә мавыктыргыч узды. 1994 елда туганнар һәм алардан кечерәкләр бил алышты анда. Көчек, Исәнбай, Тәбәрле, Тирсә, 2, 3нче мәктәпләр, 1нче гимназия, 27нче училищедан 11 үлчәү категориясендә 65 көрәшче җиңү өчен җан атты. Әмма җиңү иң көчлеләргә генә эләкте шул. Үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны Көчектән Илсур Габидуллин, Илсаф Хуҗин, Тәбәрледән Назил Шакиров, 1нче гимназиядән Ильяс Колбасов, Гарник Ханумян, Диловар Наимов, Исәнбайдан Марат Сундуков, Илшат Хуҗин, Рузил Гобәйдуллин, Ранис Хәбиров, Тирсәдән Эдгорд Нуретдинов алдылар.
    Исәнбай (тренерлары - Рәшит Садыйков), Көчек (Альфред Сабирҗанов), Тәбәрле командалары (Рәүфәт Шәймәрданов) - I-III урыннарда. Ә бәйгенең абсолют батыры булып Ранис Хәбиров калды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: