Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Исәнбай көрәшчеләре – волейболда да беренче + ФОТО

    23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә Исәнбайда ир-егетләр арасында волейбол ярышы узды. Бәйгедә дүрт команда җиңү өчен җан атты. Беренче урында - "Көрәшчеләр" командасы. Ранис Хәбиров, Рузил Гобәйдуллин, Альмир Рамазанов, Рамил Саликов, Айнур Галимуллин, Илшат Хуҗин, районның иң көчле көрәшчеләре генә түгел, бик оста волейболчылар да әле. Икенче урында -...

    23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә Исәнбайда ир-егетләр арасында волейбол ярышы узды.

    Бәйгедә дүрт команда җиңү өчен җан атты. Беренче урында - "Көрәшчеләр" командасы. Ранис Хәбиров, Рузил Гобәйдуллин, Альмир Рамазанов, Рамил Саликов, Айнур Галимуллин, Илшат Хуҗин, районның иң көчле көрәшчеләре генә түгел, бик оста волейболчылар да әле. Икенче урында - югары сыйныфларда укучы мәктәп егетләре. Өченче урынны 7-8 сыйныфларда укучы яшүсмерләр алды. Ә "Ветераннар" командасы - дүртенче урында.

    Командаларның һәрберсенә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев һәм авылдашлары - "ЭнергоСервис-Әгерҗе" ширкәте җитәкчесе Илфат Ямалиев премияләр тапшырдылар. 8 Мартта гүзәл затлар волейбол ярышында сыналачаклар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: