Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Исәнбай көрәшчесе Әлмир Сабитов истәлегенә бәйге узды

Ике ел элек туган авылы Исәнбай янында фаҗигале төстә гомере өзелгән 24 яшьлек көрәшче егет Әлмир САБИТОВ бүген дә якыннары, авылдашлары, дусларының күңелендә көләч йөзле, мөлаем, ярышларда бил бирмәс алып батыр буларак саклана. Аның вафатыннан соң тренер Рәшит Садыйков көрәшчеләр арасында ел саен бәйге уздыруны максат итеп куйган иде. Быел...

Ике ел элек туган авылы Исәнбай янында фаҗигале төстә гомере өзелгән 24 яшьлек көрәшче егет Әлмир САБИТОВ бүген дә якыннары, авылдашлары, дусларының күңелендә көләч йөзле, мөлаем, ярышларда бил бирмәс алып батыр буларак саклана.

Аның вафатыннан соң тренер Рәшит Садыйков көрәшчеләр арасында ел саен бәйге уздыруны максат итеп куйган иде. Быел да Әлмирнең истәлегенә Исәнбайда узган бәйге Тугызбуй төбәгендәге 50 дән артык яшь көрәшчене җыйды. Әнә, Кадыбаш, Иске Эсләк, Үтәгән, Касай, Исәнбай авыллары яшүсмерләре келәмдә үзләрен ничек ышанычлы тоталар, матур алымнар күрсәтәләр. Исәнбай малайлары 20 килолы Рузил Сундуков һәм Максим Әбдөлмәновның бил алышуларын карау бигрәк тә күңелле булды. Бу спорт төре белән белән күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган әлеге малайлардан киләчәктә менә дигән көрәшчеләр чыгар.

Башлангыч сыйныфларда укучы Касайдан Данил Камарицкий, Исәнбайдан Руслан Идрисов, Алмаз Мозаффаров, Касайдан Нияз Закиров көндәшләрен бик җиңел генә җиңүгә ирештеләр.

40 килодан югарырак үлчәүдә бил алышучылар арасында да бәйге кызганнан-кыза барды. Үтәгәннән Илсаф Дәүләтшин, Исәнбайдан Денис Нәҗметдинов, Рәсүл Габидуллин, Кадыбаштан Илсаф Фәрхетдинов, Закир Закиров, Касайдан Айдар Закиров беренчелекне яуладылар. 9 сыйныфны тәмамлагач Чаллыга укырга киткән Исәнбай көрәшчесе Алмаз Сундуков әлеге бәйгегә дип махсус кайткан иде. Көрәшне сагынган Алмаз! Бу көнне ул беркемгә дә бил бирмәде.

Иске Эсләктән 15 яшьлек Рәсүл Садыйков, өч ел рәттән Әлмир истәлегенә узучы бәйгедә катнашып үз үлчәвендә беренчелекне яуласа да, абсолют җиңүче булмаган иде. Ә быел аңа андый бәхет елмайды.

- Тәүге тапкыр абсолют батыр булдым мин, - дип сөенече белән уртаклашты Рәсүл. - Сыйныфташларым Айдар Закиров, Денис Әминев, Исәнбайдан яшьтәшем Рушан Хәбиров белән келәмдә бил алышырга туры килде. Көн саен 30ар тапкыр гер күтәрү файдага гына дип уйлыйм. Көндәшләремне бик җиңелдән "чөйдем".

- Рәсүл соңгы елларда бик ныклап көрәш белән шөгыльләнә. Бер генә тренировканы да калдырмый, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Үз өстендә ныклап шөгыльләнгән егетнең нәтиҗәләре дә яхшы. Узган ел ул республика бәйгесендә дә өченче урынны яулаган иде, - ди тренеры Рәшит Садыйков.

Ә кечкенәләр арасында абсолют җиңүче булып Илсаф Дәүләтшин калды.

- Бәйгенең төп иганәчеләре авыл җирлекләре башлыклары Фәнил Сираев, Илфат Рамазанов, Илдус Гафаров, район Советы депутаты Илфат Ямалиев, Әлмирнең дуслары җиңүчеләргә Кубок, медаль һәм грамоталар алырга ярдәм иттеләр. Мәрхәмәтле җитәкчеләргә, авыл башлыкларына, мәктәп директорлары Фәния Рәшитова һәм Ринат Борһаниевка рәхмәтемне белдерәм, - диде Рәшит Садыйков.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев