Исәнбайның гүзәл затлары волейболда сыналды
23 февраль - ир-егетләр бәйрәмендә Исәнбай мәктәбендә волейбол уены бик кызыклы булган иде. 8 Мартта хатын-кызлар арасында ярыш уздырылачак дип кисәтеп куйдылар бәйгене оештыручылар. Бәйрәм көнне волейболда "Яшьлек", "Гайрәт", "Әкәмәт" командалары җиңү өчен җан атты. Һәр команда, берәр көндәшен тар-мар итеп, нәтиҗәдә, дуслык җиңде. Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, тренерлар...
23 февраль - ир-егетләр бәйрәмендә Исәнбай мәктәбендә волейбол уены бик кызыклы булган иде. 8 Мартта хатын-кызлар арасында ярыш уздырылачак дип кисәтеп куйдылар бәйгене оештыручылар.
Бәйрәм көнне волейболда "Яшьлек", "Гайрәт", "Әкәмәт" командалары җиңү өчен җан атты. Һәр команда, берәр көндәшен тар-мар итеп, нәтиҗәдә, дуслык җиңде. Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, тренерлар Рәшит Садыйков, Ленар Зәйнуллин гүзәл затларга грамоталар һәм премияләр тапшырдылар.
- Егерме еллап волейбол уйнаган юк иде, бу ярышта янә мәктәп елларына, ярышларга йөргән вакытка әйләнеп кайткандай булдык. Волейбол кырында ешрак очрашырга сүз бирдек, - диде Ижаудан кайткан Ләйсирә Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев