Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Ижау хоккейчыларына бүләккә – бозлы, капкалы, медальле торт

Яшь хоккейчылар өчен язгы каникул ярышларга бай булды. Әгерҗе бозы район эчке эшләр бүлеге һәм "Водоканал" ширкәте уздырган бәйгеләргә төрле шәһәрләрдән җыелган командаларны кабул итте. Илдус Шәймөхәммәтов җитәкчелегендәге "Водоканал" ширкәте призына оештырган ярышка Глазовтан "Прогресс", Ижаудан "Ижсталь" һәм "Заря" командалары килгән иде. Әгерҗенең "Спутник" командасының 10-11 яшьлек малайлары да бәйгедә...

Яшь хоккейчылар өчен язгы каникул ярышларга бай булды. Әгерҗе бозы район эчке эшләр бүлеге һәм "Водоканал" ширкәте уздырган бәйгеләргә төрле шәһәрләрдән җыелган командаларны кабул итте.

Илдус Шәймөхәммәтов җитәкчелегендәге "Водоканал" ширкәте призына оештырган ярышка Глазовтан "Прогресс", Ижаудан "Ижсталь" һәм "Заря" командалары килгән иде. Әгерҗенең "Спутник" командасының 10-11 яшьлек малайлары да бәйгедә бик актив катнаштылар. Иртәнге сәгатьләрдә үк башланган ярыш алты сәгать дәвам итте. Малайлар хәтта боз өстендә көндәшләре белән уйнаганнан соң да ял итү турында уйламадылар. Боз сараеның махсус урынында тренировканы дәвам иттеләр. Җанатарлар бигрәк тә Әгерҗе малайлары өчен көч бирде. Әти-әниләр, хоккейчыларның дуслары бер генә мизгелгә дә уенны күздән ычкындырмадылар.

- Көндәшеңне куып тот! Алка керт! Капканы сакла! Әйдүк! Тизрәк! - дигән тавышлардан, сызгыру-кычкырулардан Боз сарае көнозын яңгырап торды.

"Спутник" командасы капитаны Әмир Мөфтәхетдинов уенның авыр булуын яшерми:

- Малайлар әллә алҗыдылар, соңгы уеннарда бердәмлек җитеп бетмәде безгә. Җиңелсәк тә, төшенкелеккә бирелмибез. Икенче ярышка тагын да ныграк әзерләнербез, - диде.

Әмма бу ярышта да кызыклы мизгелләр булды. Әнә, Адель Сәфәров алка керткәч, команда аны күккә чөюдән аз гына тыелып калды.

- Барыбер үзебезнең бозда уйнавы рәхәтрәк, - диде Адель.

"Водоканал" ширкәтенең төп призы - Кубокны Ижауның "Заря" командасы алып китте. Һәр командага боз мәйданчыгына капкалар, медальләр куеп махсус пешерелгән тортлар тапшырылды. Призлы урын алучылар медальләр белән дә бүләкләнделәр. Ә ярышта өченче урын алган "Спутник" командасына Илдус Шәймөхәммәтов телевизор бүләк итте. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов "Спутник"ның иң яхшы уенчысы Владислав Клещевка һәм иң матур алка керткән Адель Сәфәровка да бүләкләр тапшырды.

- Киләсе елга да бәйгегә көтеп калабыз сезне, яшь хоккейчылар, - диде һәм уенчыларга уңышлар теләде Илдус әфәнде.

Любовь МИХАЙЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев