Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Яңа елга – җиңү белән

Мавыктыргыч уен Әгерҗенең "Спутник" хоккей командасы, 24 декабрь көнне зона уеннарында беренчелекне яулап, сөендергән иде. Яңа ел алдыннан алар әгерҗелеләргә тагын бер бүләк ясадылар. 30 декабрь көнне Ижауның "Юниор" командасы белән дусларча очрашуда көндәшләрен 4:2 исәбе белән җиңделәр. Уен башланганчы ук җанатарлар "Спутник" командасы Әгерҗе районы башлыгы Кубогына узган ярышларда...

Мавыктыргыч уен
Әгерҗенең "Спутник" хоккей командасы, 24 декабрь көнне зона уеннарында беренчелекне яулап, сөендергән иде. Яңа ел алдыннан алар әгерҗелеләргә тагын бер бүләк ясадылар. 30 декабрь көнне Ижауның "Юниор" командасы белән дусларча очрашуда көндәшләрен 4:2 исәбе белән җиңделәр.
Уен башланганчы ук җанатарлар "Спутник" командасы Әгерҗе районы башлыгы Кубогына узган ярышларда җиңү яулаган "Юниор"ны җиңәрме-юкмы дип бик борчылганнар иде. Беренче период ижаулылар файдасына 2:0 исәбе белән төгәлләнгәч, җанатарлар хафага төштеләр. "Балаларыбыз ике ай дәвамында көн саен тренировкага йөрделәр. Зона уеннарында җиңү өчен бик тырыштылар. Алҗулары бик көчле", дип үзләрен тынычландырырга тырыштылар ата-аналар. Шулай да "Спутник", алга! Кыюрак! Тизрәк! Әйдә, әйдә!" дип көч биреп торулар бушка булмады. Икенче период башланып, 5 минут вакыт узмады, ижаулылар капкасына 2 алка очып та керде. Шулай итеп, очколар саны тигезләнде. Тагын берничә минуттан "Спутник" "Юниор"га тагын бер алка кертте. Җанатарлар тагын да җанланып киттеләр. "Афәрин! Булдырасыз!" дип көч биреп тордылар. Уен тәмамланырга берничә минут кала исәп 4:2 булды. "Спутник" командасы уенчыларының йөзләре кояш кебек балкый иде. Бу көнне туган көнен билгеләп үткән Сергей Гугало өчен икеләтә бәйрәм булды ул. Аңа спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов истәлек бүләге дә тапшырды.
Сез - горурлыгыбыз!
Уен тәмамлангач, район башлыгы Фәрит Габбасов белән бергә яшь хоккейчыларыбыз чәй табыны артына җыелдылар. Фәрит Гарифович матур җиңү бүләк иткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, һәрберсенең кулларын кысты. Моннан 4 ел элек 6 яшьлек малайларын хоккейга алып килгән ата-аналарга да чиксез рәхмәтләрен җиткерде ул. "Моңа кадәр ярышларда җиңелү ачысын татысагыз да, быел матур җиңүләр белән куандырасыз. Әнә бит, нинди көчле Түбән Кама, Чаллы, Алабуга командаларының да борыннарына чирттегез. Сез Әгерҗене таныттыгыз. Сезнең белән горурланабыз. Яңа елда яңа җиңүләр телибез", - диде Фәрит Гарифович. Ул шулай ук уен серләренә өйрәтүче, алар өчен янып-көеп торучы тренерлары Алексей Яковлев, Әсхәт Гарифуллинга да рәхмәт әйтте. Ә тренерлар үз чиратларында хоккейга гына өйрәтеп калмыйлар, малайларның укулары белән дә даими кызыксыналар икән. Атнага бер тапкыр яшь хоккейчылар аларга көндәлекләрен күрсәтәләр. "Икеле" алучылар тренировкага кертелмиләр. "Шундый очраклар булды: тренировкалар, ярышка йөрүләр малайларның укуларына салкын караш тудыра башлады. Укытучылардан зарлану сүзләре дә ишетелде. Менә шуннан соң көндәлекләрне тикшерүне керттек", - диде Илшат Салихович. Бу ысулны Фәрит Гарифович та хуплады. "Спорт укуга зыян китерергә тиеш түгел. Моны һәрберегез аңларга тиеш", - диде ул.
Хоккей сөюче малайлар бик кызыксынучан да булып чыктылар. Алар Фәрит Гарифовичның нинди команданың җанатары булуы, нинди спорт төре белән шөгыльләнүе турында кызыксындылар. "Әлбәттә, үзебезнең "Ак Барс" өчен җан атам", - диде район башлыгы. Ә спорт төренә килгәндә, үзенең дә балачакта хоккей уйнарга яратуын, ә хәзер ял вакытында чаңгыда йөрүен әйтте.
Әнә шулай, Яңа ел алдыннан матур уен белән сөендерделәр "Спутник" уенчылары. Ә алда - тагын да зур ярышлар. Озакламый алар Мамадышта узачак "Алтын алка" зона уеннарында үзләрен сынаячаклар. Без аларга яңа җиңүләр телибез.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев