Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Елның иң яхшы спортчысы

"Дөнья чемпионатында катнашуыма бик шат мин. Дөньяның иң көчле, дәрәҗәле спортчылары белән көч сынашу мине кул көрәше белән тагын да тырышып шөгыльләнергә дәртләндерде,", - ди Көчек урта мәктәбенең X сыйныф укучысы, армрестлинг буенча спорт мастерына кандидат Миләүшә Гыймранова. 28 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә узган XXIII Дөнья чемпионатында...

"Дөнья чемпионатында катнашуыма бик шат мин. Дөньяның иң көчле, дәрәҗәле спортчылары белән көч сынашу мине кул көрәше белән тагын да тырышып шөгыльләнергә дәртләндерде,", - ди Көчек урта мәктәбенең X сыйныф укучысы, армрестлинг буенча спорт мастерына кандидат Миләүшә Гыймранова.
28 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә узган XXIII Дөнья чемпионатында җир шарының 47 иленнән 1200дән артык спортчы катнашкан. "Азиядә бу төр ярышлар әле беренче тапкыр оештырыла икән. Декабрь аенда Казахстан бәйсезлегенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан Дөнья чемпионатын нәкъ менә Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә оештырырга карар кылынган. Тагын бер үзенчәлек: Казахстан армрестлинг буенча Азия илләре арасында иң көчлесе булып санала. Бәйгене ачу тантанасында безне танылган спортчы Балуан Шолак исемен йөртүче спорт сараенда армрестлинг буенча Дөнья чемпионаты Президенты Фред Рой сәламләде. Дөньяның төрле илләреннән килгән спортчылар белән көч сынашулар да шушы мәһабәт спорт сараенда узды", - ди Миләүшә.
Якташыбыз әлеге ярышларда 40тан артык кешене берләштергән Россия җыелма командасы составында катнашкан. "Юниорлар, инвалидлар, хатын-кызлар, ирләр һәм башка категорияләрдә көч сынашып, гомуми нәтиҗәләр буенча Россия командасы 5 кубокка ия булды", - ди спортчы кыз. Ә Миләүшә үз категориясендә IV урын яулаган. Дөньяның иң көчле спортчылары җыелган бәйгедә дә яшь якташыбызның сынатмавы горурлык түгелмени?! "Безне чемпионатка алып барган Татарстанның армспорт буенча президенты Фоат Әхмәтҗановка, вице-президенты Лилия Хәмидуллинага рәхмәтлемен. Алар бәйге барышында киңәшләрен биреп, дәртләндереп тордылар. Шулай да иң зур рәхмәтем - тренерым Руслан Закировка. Минем уңышларымда аның өлеше бик зур", - ди ул, шундый дәрәҗәле бәйгедә катнаша алуына чиксез шатланып. "Казахстанның табигате гүзәллеге белән әсир итте. Алма-Атаның дөньдагы иң зур биек таулы "Медеу" спорт комплексына да таң калдык. Андагы шугалакның мәйданы 10 мең 500 квадрат метрдан да зуррак икән. "Медеу"да барлык төр кышкы уеннар да уза, без дә аларның шаһитлары булдык. Казахларның бик кунакчыл, киң күңелле халык булуына да инандым. Аларның һәр спортчыга ихтирамлы мөнәсәбәте сокландырды. Тик, ничек кенә булмасын, ярышлардан туган авылымны, мәктәбемне, якыннарымны сагынып кайттым", - ди кыз.
Миләшә хәзер 2012 елда Бразилиядә узачак Дөнья чемпионатында катнашу теләге белән яна ул. Тик анда катнашу хокукын алу өчен башта Татарстанда, аннан Идел буе федераль округында, Россия һәм Европа чемпионатларында катнашып, җиңү яуларга кирәк. Октябрь аенда Казанда Татарстан беренчелегенә узган ярышларда каты куллы кыз беренче урын яулады инде. Әлеге бәйгедә ул "2011 елда Татарстанның иң яхшы спортчысы" исеменә һәм дипломына да лаек булды. Бәйге башланыр алдыннан флаг күтәрү дә аңа тапшырылды. Инде хәзер январь аенда Түбән Новгородта Идел буе федераль округы беренчелегенә узачак ярышлар көтә спортчы кызыбызны.
Укуны да арткы планга калдырырга ярамагынлыгын яхшы аңлый Миләүшә. Дөнья чемпионатыннан кайтучы кызын поезддан каршы алырга килгән әнисе Раушания: "Бу атнада татар теленнән олимпиадага да барасың бар бит әле, Миләүшә", - дигәч тә, "әйе, онытмадым", - диде ул тыныч кына. Менә шулай укуыңны спорт белән бәйләп, киләчәктә дә матур уңышларың белән сөендерергә насыйп булсын, Миләүшә.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев