Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Яшьләр тотса билеңне

Яшь көрәшчеләребез бу уку елында да матур уңышлары белән сөендерә башладылар. Әле шушы көннәрдә генә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Диловар Наимов һәм Хуршет Кенджаев Красноуфимск шәһәреннән кайттылар. Алар анда Татарстан җыелма командасы составында көрәш буенча Урал Кубогы өчен Бөтенроссия ачык турнирында катнаштылар. "Бу егетләр җәйге каникул вакытында да көрәштән аерылмадылар. Уку...

Яшь көрәшчеләребез бу уку елында да матур уңышлары белән сөендерә башладылар.
Әле шушы көннәрдә генә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Диловар Наимов һәм Хуршет Кенджаев Красноуфимск шәһәреннән кайттылар. Алар анда Татарстан җыелма командасы составында көрәш буенча Урал Кубогы өчен Бөтенроссия ачык турнирында катнаштылар. "Бу егетләр җәйге каникул вакытында да көрәштән аерылмадылар. Уку елы башлангач та дәресләрдән соң көн саен спортзалда шөгыльләнәләр. Һәм нәтиҗәләр дә куанырлык", - ди тренерлары Рамил Шәрәфетдинов. Әлеге зур бәйгедә 55 килога кадәр бил алышкан Диловар өченче урын алды, ә Хуршет дүртенче урынга чыкты. Пьедесталга күтәрелгән Диловарга ике мең сум премия тапшырылды.

Узган атнада Чаллыда "Татарстан яшьләре" газетасы призына узган көрәш бәйгесендә районыбыз егетләре дә катнашты. Исәнбай егете, хәзер Чаллыда белем алучы Әлмир Шәрәфиев, 60 килога кадәр үлчәү авырлыгында өченче урын алып, 8 мең сум күләмендә премия һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев