Яшьләргә – яшел урам
Узган якшәмбе Әгерҗедәге Имәнлек ял итү зонасы чаңгычылар һәм җанатарларның шат авазларыннан яңгырап торды. Бирегә 400ләп чаңгычы килгән иде. Ә район буенча быел чаңгы юлларына 1000нән артык спорт сөюче чыкты. Шунысы сөенечле, районыбызда сәламәт яшәү рәвешен сайлап, спортка тартылучылар саны елдан-ел арта. Быел - Универсиада елында "Россия чаңгы юллары" традицион...
Узган якшәмбе Әгерҗедәге Имәнлек ял итү зонасы чаңгычылар һәм җанатарларның шат авазларыннан яңгырап торды. Бирегә 400ләп чаңгычы килгән иде. Ә район буенча быел чаңгы юлларына 1000нән артык спорт сөюче чыкты. Шунысы сөенечле, районыбызда сәламәт яшәү рәвешен сайлап, спортка тартылучылар саны елдан-ел арта. Быел - Универсиада елында "Россия чаңгы юллары" традицион ярышында катнашучылар аеруча күп иде.
Әнә, Пенсия фонды идарәсе кызлары җитәкчеләре Зөлфия Бакасова белән бердәм булып чаңгы юлларына чыкканнар. Хәрби комиссариат хезмәткәрләренең дә кәефләре күтәренке. "Без - һәрвакыт сугышчан әзерлектә. Хезмәтебез шуны таләп итә", - дип рухландыра аларны бүлек начальнигы Илгиз Галиев.
Ниһаять, ярышларда катнашучылар сафларга тезелеп, әзерлекләрен белдерделәр. Аларны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова сәламләделәр. Спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов быелгы ярышларның үзенчәлеген исләренә төшереп үтте: "Безнең стартлар быел Казанда узачак җәйге Универсиадага багышлана. Бик тиздән планетаның пульсы Казанга күчәчәк. Без ышанабыз: Россия спортчылары иң күп медаль яулаучылар рәтендә булачаклар. Бүген өлкәннәр - 2014, укучылар 2013 метрлы дистанциядә көч сынашачак. Бу саннарның нәрсә аңлатканын барыгыз да беләсез инде: 2014 - Сочида узачак Олимпиада елы, ә 2014 - Казандагы Универсиада елы", - дип чаңгычыларга уңышлар теләде ул.
Иң беренче стартка ир-егетләр басты. Яшьләр белән рәттән мөхтәрәм ветераннарыбыз Маннур Исхаков, Фоат Кавиев, Анатолий Вахрушев, Ермолай Кальтымов һәм Татьяна Мухачеваны күреп, шатланып куйдык. "Чаңгыда йөрү - адреналин кебек ул безгә", - диләр алар. Кышын чаңгыда чыкмаган көннәре дә юк икән. Анатолий Вахрушев белән Татьяна Мухачева тиздән Казанда узачак пенсионерларның чаңгы ярышында да катнашачаклар әле.
Ярышлар быел аеруча мавыктыргыч булды, чөнки күбесе көчле чаңгычылар иде. Ир-егетләр арасында 1нче гимназиядән укытучы Владимир Екимовка тиңнәр булмады. II-III урыннарны "Әгерҗе нефть продуктлары" җәмгыяте филиалыннан Семен Овчинников һәм мәгариф бүлегеннән Алексей Колчин бүлештеләр.
Гүзәл затлар да сынатмады. Шәхси эшмәкәр Лариса Еманова финиш сызыгына иң беренче булып килеп җитте. Кече Пургадан Галина Ершева һәм Нина Аверьянова - II-III урыннарда.
Укучылар арасында шәп чаңгычылар үсеп килүе аеруча сөенечле. 2нче мәктәптән - 100, 1нче гимназиядән 60ка якын укучы бу көнне бәйгедә катнашты. Шулай да ярышта иң көчле мари чаңгычыларының булмавы үзен сиздерде, әлбәттә. Сер түгел, алар булса, бөтен призлы урыннар мариларда булыр иде, мөгаен. Быел исә, беренче тапкыр гына катнашсалар да, Азево укучылары рекорд куйды. Әлеге мәктәптән Владимир Колбин, Дима Орехов, Станислав Маргасов I урыннарны яуладылар. "Алар белән танылган тренер Владимир Семенов шөгыльләнә башлады. Нәтиҗәсе дә күз алдыгызда", диде горурланып Азево җирлеге башлыгы Анатолий Никитин.
Укучы кызлар арасында Варкләд-Бодьядан 4 сыйныф укучысы Ульяна Михайловага тиңнәр булмады. Ярышка соңга калу сәбәпле, аңа өлкән сыйныф кызлары белән бергә йөгерергә туры килде. Әмма Ульяна сынатмады, хәтта өлкәнрәк кызларның "борынына чиртте". Финишта аны бабасы белән әбисе кочаклап каршы алды. "Оныгыбызны зур ярышларга алып киләсебез килде. Чаңгы спортын бик ярата. Башкаларны да күрсен дидек. Беренче тапкыр катнашып, район ярышында рекорд куюына шатланып туялмыйбыз", - ди мәгариф ветераны Евдокия Игнатьева. Ә югары сыйныфлар арасында беренчелек 2нче мәктәп кызлары Ася Гаримова һәм Карина Хәбибуллина кулында булды.
Чаңгы ярышлары әле дәвам итәчәк. Бу шимбәдә Бима авылында "Мари лыжня-2012", ә март аенда яраткан газетагыз "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы призына чаңгы ярышлары узачак.
-
21 апрель 2018 - 13:46Әгерҗе зиратында өмәләр уза Ике атна рәттән Әгерҗенең иске татар зиратында өмәләр узды.
-
21 апрель 2018 - 12:53Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме узды Бүген Әгерҗенең иң борынгы урамнарының берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында бәйрәм узды. Урам бәйрәмен оештыручы район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләренең әлеге чара өчен нәкъ менә бу урамны сайлаулары очраклы түгел. Чөнки 2018 - Татарстанда Лев Толстой елы.
-
21 апрель 2018 - 11:03Редиска салаты ясыйбыз Аны ясау өчен 200 грамм редиска, 1 кыяр, 3 пешкән йомырка, 1 бәйләм яшел суган, тоз һәм 2 аш кашыгы майонез яки каймак кирәк.
-
21 апрель 2018 - 10:47Бүген "Татар-информ" "Әниләр һәм бәбиләр" концертын онлайн күрсәтә Концерт 21 апрельдә, 17:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә була.
-
21 апрель 2018 - 10:35Әгерҗедә бадминтон ярышлары була 30 апрельдә сәгать 9да “Олимп“ спорт комплексында бадминтон ярышлары була.
-
21 апрель 2018 - 08:24Бүген – җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, депутатлар! Язның иң матур вакытында уздырылучы һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз.
-
20 апрель 2018 - 15:40Укучылар “Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясендә Шигърият бәйрәмендә катнаштылар Бүген “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме булды.
-
20 апрель 2018 - 12:00Толстой урамында узачак Урам бәйрәме иртәгәгә күчерелде 2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы буларак билгеләнеп үтү уңаеннан 21 апрельдә сәгать 10да Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме уздырыла. Ул якшәмбе көнгә билгеләнгән иде. Әмма синоптиклар якшәмбе һава торышы бозыла, диләр. Шуңа оештыручылар бәйрәмне шимбәгә күчерделәр.
-
20 апрель 2018 - 11:38Тикшерү бүлегендә халыкны кабул итәләр 24 апрельдә 15-19 сәгатьләрдә Менделеев районара тикшерү бүлегендә (Фомин урамы, 19) ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе Илдар Шәфигуллин халыкны кабул итә.
-
20 апрель 2018 - 11:22Чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы кыйммәтләнә Россия Хөкүмәте машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны күздә тоткан закон проектын хуплады, дип яза «Российская газета».
-
20 апрель 2018 - 11:07ВТБ банкы хезмәткәрләре Әгерҗедә хәйрия чарасы оештырдылар ВТБ банкы хезмәткәрләре район мәдәният сараенда хәйрия чарасы оештырдылар. Алар әгерҗелеләргә “Бремен музыкантлары“ мультфильмы нигезендә әзерләнгән биюле тамаша күрсәттеләр. Аннан кергән акчалар игелекле гамәлләргә юлланды.
-
20 апрель 2018 - 10:43Әгерҗе районы егетләре армиягә җыена Әгерҗе районыннан 188 егеткә повестка тапшырылды. Аларның 31е армия сафларына китәчәк.
-
20 апрель 2018 - 10:41Иртәгә Әгерҗедә татар зиратында өмә була 21 апрельдә, шимбә, Әгерҗедәге иске татар зиратында өмә була.
-
1 февраль 2018 - 12:48АПРЕЛЬ АЕНА НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ Көн саныИртән-ге намазКояш чыгаЗәүвәлИкен-де нама-зыАхшам намазыЯстү намазыҺиҗ-ри буен-ча104:1506:2011:4015:0217:0018:4412Җөмәдәл-ахыр204:1306:1811:4015:0417:03...
-
27 гыйнвар 2017 - 12:45Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.
-
13 октябрь 2016 - 08:20
-
19 апрель 2018 - 14:28Татарстанда Сабан туе көне билгеле булды Быел Сабан туе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
-
19 апрель 2018 - 10:04Хезмәтен хөрмәтләп Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне алдыннан, матур традиция буенча, Татарстан Дәүләт Советында Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләрен котладылар.
-
20 апрель 2018 - 11:07ВТБ банкы хезмәткәрләре Әгерҗедә хәйрия чарасы оештырдылар ВТБ банкы хезмәткәрләре район мәдәният сараенда хәйрия чарасы оештырдылар. Алар әгерҗелеләргә “Бремен музыкантлары“ мультфильмы нигезендә әзерләнгән биюле тамаша күрсәттеләр. Аннан кергән акчалар игелекле гамәлләргә юлланды.
-
19 апрель 2018 - 10:41Кырынды китапханәсендә “Шәльяулыгым – күңел бизәгем“ дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды Салават күпере төсләренең балкышын хәтерләтеп яулык, шәлләр белән бизәлгән китапханәдә аларның барлыкка килү тарихы белән китапханәче Фәридә Артемьева таныштырды.
-
21 апрель 2018 - 12:53Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме узды Бүген Әгерҗенең иң борынгы урамнарының берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында бәйрәм узды. Урам бәйрәмен оештыручы район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләренең әлеге чара өчен нәкъ менә бу урамны сайлаулары очраклы түгел. Чөнки 2018 - Татарстанда Лев Толстой елы.
-
20 апрель 2018 - 15:40Укучылар “Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясендә Шигърият бәйрәмендә катнаштылар Бүген “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме булды.
-
20 апрель 2018 - 11:38Тикшерү бүлегендә халыкны кабул итәләр 24 апрельдә 15-19 сәгатьләрдә Менделеев районара тикшерү бүлегендә (Фомин урамы, 19) ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе Илдар Шәфигуллин халыкны кабул итә.
-
19 апрель 2018 - 15:42Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез 1 май – Яз һәм хезмәт, 9 Май – Җиңү бәйрәмнәре – ял көннәре.