Европа чемпионатыннан – медаль белән
Универсиадага санаулы гына көннәр калып барганда республика спортчыларының төрле ярышларда җиңүләр яулавы куандыра. Ә алар арасында Әгерҗе егет-кызларының да булуы безнең өчен икеләтә шатлык. Әнә, Литвада армспорт буенча Европа чемпионатында Россия составында катнашкан каты куллы кызларыбыз - Әгерҗедән Ләйсән Гобәева, Көчектән инде Европада гына түгел, ә Дөнья чемпионатында үзен сынаган...
Универсиадага санаулы гына көннәр калып барганда республика спортчыларының төрле ярышларда җиңүләр яулавы куандыра. Ә алар арасында Әгерҗе егет-кызларының да булуы безнең өчен икеләтә шатлык.
Әнә, Литвада армспорт буенча Европа чемпионатында Россия составында катнашкан каты куллы кызларыбыз - Әгерҗедән Ләйсән Гобәева, Көчектән инде Европада гына түгел, ә Дөнья чемпионатында үзен сынаган Миләүшә Гыймранованың җиңүләрен ишеткәч, сөенечтән күзгә яшьләр килде. Бу атнада районыбыз горурлыгы булган бу спортчыларны һәм аларны олы бәйгегә әзерләгән тренерлары Руслан Закировны поезддан каршы алырга әти-әниләре, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Наталья Мөхәммәтҗанова һәм Гөлназ Җиһангәрәева килгәннәр иде. Кызлар поезддан төшүгә аларны котлау, кочаклап күрешүләр башланды. Әниләре шатлыклы күз яшьләрен дә тыя алмадылар.
Спортчыларыбыз белән чемпионаттан алган тәэсирләрен уртаклашабыз. Ярышта Россия җыелма командасы составында иң көчле 105 спортчы катнаша. Беренче көнне үк Россия лидерлыкны үз кулына алган. Бу көнне россиялеләр 40 алтын медальнең 20сен яулаганнар. Гомумән, 26 илдән килгән көндәшләре арасында алар барлыгы 8 категория буенча беренчелекне алганнар. Әлбәттә, бу уңышларда Әгерҗе кызларының да өлешләре зур.
Мондый зур бәйгедә үзен беренче тапкыр сынаган 1нче гимназиянең 10 сыйныф укучысы Ләйсән ГОБӘЕВА, 50 килога кадәр үлчәү авырлыгында уң кулы белән барлык көндәшләрен җиңеп, I урынга күтәрелә. "Бу җиңүне үзем дә көтмәдем. Башта әллә ярышка бармыйм микән дип тә уйлаган идем. Ә җиңгәч миннән дә бәхетлерәк кеше булмады", - ди алтын медаль яулаган кыз. Сул кулы белән ул Украина һәм Россия спортчыларына гына бирешә һәм III урын ала. "Ләйсән телефоннан бу сөенече белән уртаклашкач елап җибәрдек. Моңа кадәр Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашкан кызымның Европа буенча чемпион калуы - зур бәхет бит ул", - ди Зәлия ханым.
Ә Көчек кызы - спорт мастеры Миләүшә ГЫЙМРАНОВАның әти-әнисе Раушания һәм Әнвәр инде кызларының мондый ярышларга йөрүләренә күнеккәннәр. "Ул ярышка киткәч Интернетны сүндергәнебез дә юк. Бөтен мәгълүматны белеп, кызыбыз өчен борчылып торабыз", - ди Раушания ханым. Бу - Миләүшәнең Европа чемпионатында өченче тапкыр үзен күрсәтүе. Алдагы елларда Төркиядән - алтын һәм көмеш, Польшадан бронза медаль белән кайтты ул. Ә бу ярышта ике кулы белән дә II урын алды. Миләүшә моңа кадәр 50 килога кадәр үлчәү авырлыгындагы көндәшләре белән кул көрәштерсә, бу юлы 55 килога кадәрлеләр белән көч сынаша. Әлеге категориядә 55 спортчы була. "Кемнәр белән кул көрәштерәсемне белгәч, III урын алсам да риза булыр идем дип теләдем. Әмма уң кул белән - Россия, сул кул белән Төркия спортчыларына гына бирештем. Мин бик шат", - ди көмеш медаль иясе. Шулай да кызлар Россиядән кала Төркия, Украина, Швециядән килгән яшьтәшләренең бик көчле булуларын әйттеләр. Әмма безнекеләр әле аларга бирешергә уйламыйлар. Афәрин!
Кызлар ярышлар узган Друскининкай шәһәре турында да сөйләп шаккатырдылар. Зур булмаган курорт шәһәрендә заманча отельләргә, аквапаркларга, биюче фонтанга сокланганнар алар. Шәһәр буйлап сәяхәт иткәннәр. Дүрт йолдызлы отельдә яшәгәннәр, башка илләрдән килгән яшьтәшләре белән аралашканнар. "Без бер-беребезгә көндәшләр итеп түгел, ә дуслар итеп карыйбыз. Инглиз телендә аралашабыз, бер-беребезнең уңышлары өчен сөенәбез. Кем көчле - җиңү шуңа эләгә. Пьедесталга күтәрелү өчен җиде кат тиреңне чыгарып шөгыльләнергә кирәк", - ди Миләүшә. Ә аны алда мөһим бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Аларда да сынатмас спортчы кызыбыз. Аннан соңгы тормышын да ул спорт белән бәйләргә тели. Уңышлар сиңа, Миләүшә!
Ә Ләйсән быел 10 сыйныфны тәмамлый. Аның әле кул көрәше буенча беренче адымнарын гына ясый башлаган сеңлесе Зилияне өйрәтергә, үзенә дә спорт белән ныклап шөгыльләнергә бер ел вакыты бар.
×××
XXIII Европа чемпионатында катнашкан кызларыбыз Ләйсән белән Миләүшәнең исемнәре район тарихына алтын хәрефләр белән язылырга тиеш. Чөнки мондый спортчылар районда бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә район җитәкчелеге, спорт бүлеге аларга игътибарны тагын да арттырсын иде. Чөнки спортчы кызларны алда тагын мөһим бәйге көтә. Алар сентябрь аенда Дөнья чемпионатында катнашачаклар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
-
23 февраль 2019 - 14:54Татарстан юлларында бозлавык булу сәбәпле, ерак юлга чыкмый торырга киңәш ителә 23 февральдә көндез һәм төнлә республика территориясендә кинәт салкынайта һәм температура 14 градуска кадәр төшәчәк.500
-
23 февраль 2019 - 14:14“Әтием – гаилә терәге“ бәйгесе җиңүчесе кем булды 23 февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышлап “Ак калфак“ оешмасының Әгерҗе бүлекчәсе балалар арасында “Әтием – гаилә терәге“ дигән темага иҗади бәйге игълан иткән иде. Жюри, әлеге бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне билгеләде.2000
-
23 февраль 2019 - 10:54Бәйрәм табынына – тәмле салат Әлеге салатка сыер, бәрән яисә тавык ите кулланырга була. Бу очракта салат сыер ите белән ясалган.2700
-
23 февраль 2019 - 09:33Район Советы утырышы була 25 февральдә сәгать 10да район Мәдәният сараенда Әгерҗе муниципаль район Советының XXXV утырышы була.2600
-
22 февраль 2019 - 10:34“Көмеш каләм“ фестивалендә мөгаллимнәр дә осталыкларын күрсәттеләр Кадыбашта узган “Көмеш каләм“ фестивалендә укытучылар өчен дә секция эшләде.20000
-
22 февраль 2019 - 10:28“Көмеш каләм“ фестивалендә һәр мәктәп концерт номерлары бүләк итте Кичә Кадыбаш мәктәбендә районыбызның яшь иҗатчылары өчен унҗиденче тапкыр “Көмеш каләм“ фестивале узды.22100
-
22 февраль 2019 - 10:23“Көмеш каләм“ фестиваленең “Нәфис сүз” секциясе җиңүчеләре “Нәфис сүз” секциясенә укучылар зур әзерлек белән килгәннәр. Алар Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, районыбыз шагыйре Чыңгыз Мусинның шигырьләрен сөйләделәр. Бу секцияне җитәкләгән мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина балаларның чыгышларын, бүгенге бәйрәмне “рухи бүләк” дип атады.20700
-
22 февраль 2019 - 10:17“Көмеш каләм“ фестиваленең “Яшь хикәяче” секциясе җиңүчеләре ...Ишектә звонок тавышына сискәнеп китте Тәзкирә карчык. Кулындагы чәйле чынаягын да куймыйча, ишекне ачарга йөгерде. – “Чё бабуля, долго открываешь? – “Долго булдымыни соң кызым?”. Оныгы Оля киемен салып, кухняга үтте. Ул арада карчыкның күзе оныгының муенындагы тәрене күреп алды. Кулындагы чынаягы төшеп китте, үзе хәле бетеп урындыкка утырды...18600
-
22 февраль 2019 - 10:01“Көмеш каләм“ фестиваленең “Яшь шагыйрь” секциясе җиңүчеләре “Яшь шагыйрь” секциясе Кулда каләм. Алда кагәзь Ак хыяллар күңелдә...19400
-
22 февраль 2019 - 09:46“Көмеш каләм“ фестиваленең “Яшь хәбәрче” секциясе җиңүчеләре Кичә Кадыбаш мәктәбендә район күләмендә “Көмеш каләм“ фестивале узды.18500
-
22 февраль 2019 - 09:24Тирсәдә узган җыенда әти-әниләрне хөрмәтләделәр Тирсәдә узган халык җыенында мәктәп директоры Лидия Кәримова бер төркем әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.17600
-
22 февраль 2019 - 09:13Тирсәдә узган авыл җыенында үзешчәннәр концерт куйды Әгерҗе районында иң соңгы халык җыены Тирсә авыл җирлегендә узды. Анда район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.8900
-
21 февраль 2019 - 16:44Бүген Әгерҗе районының яшь каләм осталары өчен “Көмеш каләм“ фестивале узды Яшь иҗатчыларны барлау максатыннан оештырыла торган әлеге фестиваль быел районда унҗиденче тапкыр үтте.33001
-
5 декабрь 2018 - 16:00Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Рузилә Хаҗиева туган мәктәбенең юбилее уңаеннан шигырь укый
-
22 июнь 2018 - 19:12Соңгы хат
-
23 февраль 2019 - 07:30Бүген – Ватанны саклаучылар көнеХәрби хезмәт бурычын үтәгән райондашларыбыз, бүгенге көндә илебез сагында торучы егетләребез, булачак солдатлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихластан котлыйбыз!1900
-
3 июнь 2018 - 12:31Июль аена намаз вакытлары Укыган намазларыгыз кабул булсын!
-
23 февраль 2019 - 15:04Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.49400
-
21 февраль 2019 - 16:44Бүген Әгерҗе районының яшь каләм осталары өчен “Көмеш каләм“ фестивале узды Яшь иҗатчыларны барлау максатыннан оештырыла торган әлеге фестиваль быел районда унҗиденче тапкыр үтте.33001
-
21 февраль 2019 - 16:19РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде ВӘЛИЕВ Айнур Зиннур улы РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы итеп билгеләнде.25400
-
22 февраль 2019 - 10:28“Көмеш каләм“ фестивалендә һәр мәктәп концерт номерлары бүләк итте Кичә Кадыбаш мәктәбендә районыбызның яшь иҗатчылары өчен унҗиденче тапкыр “Көмеш каләм“ фестивале узды.22100
-
22 февраль 2019 - 10:23“Көмеш каләм“ фестиваленең “Нәфис сүз” секциясе җиңүчеләре “Нәфис сүз” секциясенә укучылар зур әзерлек белән килгәннәр. Алар Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, районыбыз шагыйре Чыңгыз Мусинның шигырьләрен сөйләделәр. Бу секцияне җитәкләгән мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина балаларның чыгышларын, бүгенге бәйрәмне “рухи бүләк” дип атады.20700
-
22 февраль 2019 - 10:34“Көмеш каләм“ фестивалендә мөгаллимнәр дә осталыкларын күрсәттеләр Кадыбашта узган “Көмеш каләм“ фестивалендә укытучылар өчен дә секция эшләде.20000
-
21 февраль 2019 - 11:48Туган тел көнендә Кадыбашта “Көмеш каләм“ фестивале уза Бүген – халыкара туган тел көнендә кадыбаш мәктәбендә яшь каләм тибрәтүчеләр арасында “Көмеш каләм“ район фестивале уза. Ул быел унҗиденче тапкыр үткәрелә.19800
-
22 февраль 2019 - 10:01“Көмеш каләм“ фестиваленең “Яшь шагыйрь” секциясе җиңүчеләре “Яшь шагыйрь” секциясе Кулда каләм. Алда кагәзь Ак хыяллар күңелдә...19400
-
22 февраль 2019 - 10:17“Көмеш каләм“ фестиваленең “Яшь хикәяче” секциясе җиңүчеләре ...Ишектә звонок тавышына сискәнеп китте Тәзкирә карчык. Кулындагы чәйле чынаягын да куймыйча, ишекне ачарга йөгерде. – “Чё бабуля, долго открываешь? – “Долго булдымыни соң кызым?”. Оныгы Оля киемен салып, кухняга үтте. Ул арада карчыкның күзе оныгының муенындагы тәрене күреп алды. Кулындагы чынаягы төшеп китте, үзе хәле бетеп урындыкка утырды...18600
-
22 февраль 2019 - 09:46“Көмеш каләм“ фестиваленең “Яшь хәбәрче” секциясе җиңүчеләре Кичә Кадыбаш мәктәбендә район күләмендә “Көмеш каләм“ фестивале узды.18500
-
22 февраль 2019 - 09:24Тирсәдә узган җыенда әти-әниләрне хөрмәтләделәр Тирсәдә узган халык җыенында мәктәп директоры Лидия Кәримова бер төркем әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.17600
-
21 февраль 2019 - 16:33Авыл мәктәпләрендә эшләргә риза булган укытучыларга 100гә якын грант бүлеп биреләчәк Бүгенге көндә республика авыл мәктәпләрендә 19 меңгә якын мөгаллим хезмәт куя.17500
-
20 февраль 2019 - 15:05Әгерҗенең халыкны социаль яклау бүлеге узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады Бүген район хакимияте бинасында халыкны социаль яклау бүлегенең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.17000
-
20 февраль 2019 - 14:13Ямурзадан яшь әни – дини бәйге җиңүчесе Алабугада “Яшь вәгазьче» IV республикакүләм дини бәйгесенең финалы узды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге 30дан артык егет һәм кыз катнашты.16700
-
20 февраль 2019 - 09:38Әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы тапшыра 26 февральдә әти-әниләр тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне.16500
-
20 февраль 2019 - 15:12Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә Бүген төнлә һәм иртәгә көндез республикада һава торышы начарланыр дип фаразлана.14700
-
20 февраль 2019 - 10:58Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында катнаша Россия Президентының юлламасын Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә Мәскәүнең Кунаклар сарае бинасында игълан итәчәкләр.13700
-
21 февраль 2019 - 08:432018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган Татарстанга килгән туристлар арасында бигрәк тә Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге популярлык казанган.11500
-
22 февраль 2019 - 09:13Тирсәдә узган авыл җыенында үзешчәннәр концерт куйды Әгерҗе районында иң соңгы халык җыены Тирсә авыл җирлегендә узды. Анда район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.8900
-
20 февраль 2019 - 10:29Бүген Владимир Путин Федераль җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итә Россия Президенты вазифасында Владимир Путин өчен быелгы юллама унбишенчесе булачак.8200
-
23 февраль 2019 - 10:54Бәйрәм табынына – тәмле салат Әлеге салатка сыер, бәрән яисә тавык ите кулланырга була. Бу очракта салат сыер ите белән ясалган.2700
-
23 февраль 2019 - 09:33Район Советы утырышы була 25 февральдә сәгать 10да район Мәдәният сараенда Әгерҗе муниципаль район Советының XXXV утырышы була.2600
-
23 февраль 2019 - 14:14“Әтием – гаилә терәге“ бәйгесе җиңүчесе кем булды 23 февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышлап “Ак калфак“ оешмасының Әгерҗе бүлекчәсе балалар арасында “Әтием – гаилә терәге“ дигән темага иҗади бәйге игълан иткән иде. Жюри, әлеге бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне билгеләде.2000
-
23 февраль 2019 - 07:30Бүген – Ватанны саклаучылар көне Хәрби хезмәт бурычын үтәгән райондашларыбыз, бүгенге көндә илебез сагында торучы егетләребез, булачак солдатлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихластан котлыйбыз!1900
-
23 февраль 2019 - 14:54Татарстан юлларында бозлавык булу сәбәпле, ерак юлга чыкмый торырга киңәш ителә 23 февральдә көндез һәм төнлә республика территориясендә кинәт салкынайта һәм температура 14 градуска кадәр төшәчәк.500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре (Агрызские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика