Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Йөгерү – яшьлек эликсиры ул

Узган шимбәдә Россия күләмендәге Йөгерү көне әбиләр чуагына туры килде. "Шундый җылы, кояшлы алтын көз көнендә ничек өйдә түзеп утырасың?! Менә спорт сөюче улым Эдуард һәм оныгым Романга ияреп мин дә килдем әле. Аларга көч биреп кенә калмыйм, үзем дә агрофирма коллективы өчен йөгерәм", - диде Пеләмештән тикле "Милләтләр кроссы"на...

Узган шимбәдә Россия күләмендәге Йөгерү көне әбиләр чуагына туры килде. "Шундый җылы, кояшлы алтын көз көнендә ничек өйдә түзеп утырасың?! Менә спорт сөюче улым Эдуард һәм оныгым Романга ияреп мин дә килдем әле. Аларга көч биреп кенә калмыйм, үзем дә агрофирма коллективы өчен йөгерәм", - диде Пеләмештән тикле "Милләтләр кроссы"на килгән 61 яшьлек мәгариф ветераны Валентина Михайлова.
Әгерҗе стадионы төштән соң спорт сөюче яшьләрнең һәм укучыларның бер-берсенә көч биреп торган "Тизрә-ә-әк! Бирешмә-ә-ә!" дигән тавышларыннан гөр килеп торды. Бу көнне йөгерү юлларына кеше чыкты. Ни кызганыч, йөгерүчеләр арасында җитәкчеләр генә юк иде. Ә бит "Милләтләр кроссы" үткәрелә башлаган елларда хезмәт коллективлары җитәкчеләренең бердәм булып йөгерү юлларына чыгуы ничек күңелле иде... Югыйсә, призлы урын алу иң мөһиме түгел, хезмәттәшләрең белән бергә йөгерү, аларга дәрт биреп тору җитәкченең абруен гына күтәрә, үзеңә дә көч өсти бит.
Кросста катнашырга килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов сәламләп, уңышлар теләгәннән соң, беренче старт хезмәт коллективларыннан килгән гүзәл затларга бирелде. Ярышлар башланганчы ук инде 27нче училище укытучысы Ләйсән Төхфәтуллинаны күргән хатын-кызлар арасында "Беренчелекне тагын ул алачак инде" дигән пышылдаулар ишетелгән иде. Сүзләре рас килде. Җиңү районда танылган йөгерешче Ләйсән кулында булды. Үзәк китапханәдән Ирина Коробейникова белән мәгариф идарәсеннән Гөлфия Шәймәрданова - II-III урыннарда.
Ир-егетләр арасында танылган Пеләмеш спортчысы Эдуард Михайловка тиңнәр булмас дигән фаразлар бу юлы дөреслеккә туры килмәде. Эдуард III урынга калды. (Алдан ук әйтеп куйыйк: бу юлы аны улы уздырды, укучылар арасында Роман беренче булды). Әгерҗе нефть продуктлары предприятесеннән Семен Овчинников җиңү яулады. Икенчедә - мәгариф идарәсеннән Илдар Идиатов.
Гомере буе спортны дус иткән кеше олыгайгач та шундый матур көнне телевизор каршында гына утырамы соң инде, бигрәк тә бөтен Россия йөгергән көндә?! Әгерҗедән 73 яшьлек Маннур Исхаков, 71 яшьлек Сәгыйть Исмәгыйлев, 63 яшьлек Фоат Кавиев, бу юлы да йөгерү юлларына чыгып, яшьләргә үрнәк күрсәттеләр (рәсемдә).
Укучылар арасында ярышлар аеруча киеренке булды. Аларга көч биреп торырга укытучылары да, сабакташлары да килгәннәр иде. Әнә, 1нче гимназиядән физкультура укытучысы Владимир Екимов укучыларына көч өстәп тору өчен алар белән бергә стадионны ничә тапкыр йөгереп әйләнде икән...
Төрле яшьтәге яшүсмер малайлар арасында беренче урынга 4нче мәктәптән Кирилл Яковлев, Кирилл Фомин, 3нче мәктәптән Максим Долгомиров, Бимадан Роман Михайлов, 1нче гимназиядән Адил Денисламов, 27нче училищедан Дмитрий Варавинов лаек булдылар. Укучы кызлар арасында 3нче мәктәптән Настя Мартынова, Яна Серебрякова, 2нче мәктәптән Лолита Варламова, Лариса Зәйнуллина, Алина Шарыгина, 4нче мәктәптән Вероника Гарифуллина җиңү яуладылар.
Йөгерү көнендә аеруча активлык күрсәткән мәктәп исеме 105 укучысы йөгерү юлларына чыккан 2нче мәктәп коллективына бирелде. Илшат Гайнетдинов бу коллективка Боз сараенда өч сәгать бушлай тимераякта шуу хокукы бирелүен әйткәч, укучыларның ничек шатланганын күрсәгез иде... II урында - 4нче мәктәп, IIIдә - 1нче гимназия.
Көзге Милләтләр кроссы артта калса да, сәламәт яшәү рәвешен сайлап, 60-70 яшьлек спорт ветераннары кебек йөгерү юлларына ешрак чыксак иде. Юкка гына борынгылар "йөгерү - яшьлек һәм матурлык эликсиры ул" димәгәннәр бит.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев