Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Каты куллылар – янә пьедесталда

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Сирень Галиуллин һәм Руслан Закиров шәкертләре, ярышларда бер-бер артлы җиңү яулап, сөендереп кенә торалар. Чираттагы ярышта - Түбән Новгородта Идел буе федераль округы буенча узган бәйгедә дә әгерҗелеләр көндәшләрен таң калдырдылар. Безнекеләр әлеге олы бәйгедә 11 медаль яуладылар. 18 яшькә кадәргеләр арасында Тирсәдән Әлмирә Хәбибуллина -...

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Сирень Галиуллин һәм Руслан Закиров шәкертләре, ярышларда бер-бер артлы җиңү яулап, сөендереп кенә торалар.

Чираттагы ярышта - Түбән Новгородта Идел буе федераль округы буенча узган бәйгедә дә әгерҗелеләр көндәшләрен таң калдырдылар. Безнекеләр әлеге олы бәйгедә 11 медаль яуладылар.
18 яшькә кадәргеләр арасында Тирсәдән Әлмирә Хәбибуллина - беренче урында. Кадыбаштан Гөлшат Дөлкәрнәева, Тирсәдән Гүзәл Тимербаева, спорт мәктәбеннән Эльвира Ямалетдинова - икенче, Ләйсән Гобәева, Рузилә Шаһиева, Раил Кәрәмиев өченче урын алдылар.
21 яшькә кадәргеләр белән кул көрәштергән Жирайр Габриелян да пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Шушы ук категориядә һәм хатын-кызлар арасында Көчек авылы кызы, хәзер Чаллы командасы өчен көч сынашучы Миләүшә Гыймранова да ике тапкыр өченче урынга лаек булды. Шәкертләре белән бергә тренер Руслан Закиров та бәйгедә катнашырга теләк белдерде. Һәм ир-егетләр арасында өченче урын алды.
Бу егет-кызларның барысы да Россия чемпионатында катнашу хокукы алдылар. Анда да уңышлы чыгыш ясап, алар Әгерҗе данын еракларга танытырлар дигән өмет зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев