Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Көчек мәктәбендә чемпион белән очрашу узды ФОТОРЕПОРТАЖ

Көчек мәктәбендә күптән түгел Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендә кул көрәше буенча Дөнья Чемпионатыннан ике көмеш медаль яулап кайткан Миләүшә ГЫЙМРАНОВА белән очрашу булды. Шушы мәктәптә укып, аны медальгә тәмамлаган, укытучыларының зур горурлыгы булган Миләүшә бу юлы укучыларга спортка ничек килүе, ярышлар, чит илләр һәм, әлбәттә, спорттагы көндәшләре, җиңү серләре турында сөйләде....

Көчек мәктәбендә күптән түгел Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендә кул көрәше буенча Дөнья Чемпионатыннан ике көмеш медаль яулап кайткан Миләүшә ГЫЙМРАНОВА белән очрашу булды.
Шушы мәктәптә укып, аны медальгә тәмамлаган, укытучыларының зур горурлыгы булган Миләүшә бу юлы укучыларга спортка ничек килүе, ярышлар, чит илләр һәм, әлбәттә, спорттагы көндәшләре, җиңү серләре турында сөйләде. Укытучылар, укучыларның сорауларына җавап бирде. Соңыннан спорт сөюче малайлар-кызлар кул көрәшендә сыналдылар. Хөкемдарлык итү Миләүшәгә һәм әлеге спорт төре белән кечкенәдән шөгыльләнүче, Татарстан, Удмуртия Чемпионатларында җиңү яулаган Рияз Баһаутдиновка йөкләнде. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды.
Миләүшә - ике тапкыр Россия чемпионы, ике тапкыр Европа Чемпионы, ике тапкыр Дөнья Чемпионатының бронза һәм ике тапкыр көмеш медаль иясе. Ул - Россиянең спорт мастеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев