Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Күчмә кубок Иж-Бубыйга әйләнеп кайтты

    Бу ялларда Сарсак-Омгада Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов кубогына волейбол ярышлары үтте. Дүртенче тапкыр узган ярышта биш команда катнашты: Иж-Бубый, Әгерҗе, Сарсак-Омга, Красный бор һәм Тирсә командалары. Кубокны Иж-Бубый командасы волейболчылары яулады. II урында - Әгерҗенең "Хәрби туганлык" оешмасы командасы, III урында - сарсак-омгалылар. Әлеге ярышлар беренче тапкыр Иж-Бубыйда узган...

    Бу ялларда Сарсак-Омгада Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов кубогына волейбол ярышлары үтте.

    Дүртенче тапкыр узган ярышта биш команда катнашты: Иж-Бубый, Әгерҗе, Сарсак-Омга, Красный бор һәм Тирсә командалары. Кубокны Иж-Бубый командасы волейболчылары яулады. II урында - Әгерҗенең "Хәрби туганлык" оешмасы командасы, III урында - сарсак-омгалылар.

    Әлеге ярышлар беренче тапкыр Иж-Бубыйда узган иде, алдагы елда да волейболчыларны шул авыл җыячак. Чөнки Кубокны кабат геройның балачагы узган авыл волейболчылары яулады бит.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: