Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Кечкенә дә төш кенә

Кул көрәше буенча Бакуда узган Европа чемпионатыннан ике көмеш медаль яулаган Тирсә кызы Альмира ХӘБИБУЛЛИНАны тимер юл вокзалында ук каршы алып, аның кичерешләре белән уртаклаштык. Дефицит спортчы Аны алырга Мәскәүгә барган тренеры Сирень Галиуллинның да, Альмираның да йөзләре кояш кебек балкый. Альмираны котлап, каты кулын кысканнан соң, ярыш, көндәшләре, гомумән,...

Кул көрәше буенча Бакуда узган Европа чемпионатыннан ике көмеш медаль яулаган Тирсә кызы Альмира ХӘБИБУЛЛИНАны тимер юл вокзалында ук каршы алып, аның кичерешләре белән уртаклаштык.

Дефицит спортчы
Аны алырга Мәскәүгә барган тренеры Сирень Галиуллинның да, Альмираның да йөзләре кояш кебек балкый. Альмираны котлап, каты кулын кысканнан соң, ярыш, көндәшләре, гомумән, Әзербәйҗандагы тормыш шартлары турында сораулар яудыра башладык.
- 15 илдән килгән йөзләгән спортчылар катнашкан мондый олы бәйгедә авылдан чыккан гап-гади кызның катнашуын олы бәхет дип саныйм. Үземне күрсәтә алуым, икенче урын яулап пьедесталга күтәрелүем, күпме хис-кичерешләр белән кайтуым бәхет түгелмени?! - ди Альмира.
Кечкенәдән аэробика белән шөгыльләнгән Альмира моннан өч ел элек кенә армспортка килә һәм ялгышмый. Тренер Сирень абыйсы аннан чын спортчы ясый. Татарстан, Россия чемпионатларыннан медальләр белән кайткан саен:
- Альмира бик уникаль кыз бит ул. Яше булса да, гәүдәсе җиңел булу аркасында ул җиңел үлчәүдәгеләр белән эләгә. Мондый үлчәүдәге спортчылар бик дефицит алар, - дип әйтә. Бу юлы да шул ук сүзләрне кабатлады тренер.
- Төркиядән килгән кыз миннән өлкәнрәк, ә гәүдәгә кечкенәрәк иде. Ул барыбер көчлерәк булып чыкты. Әле ярышлар тәмамлангач та, кул көрәштереп карадык. Анысында сул кул белән - ул, уң кул белән мин алдым. Эх, ярыш вакытында җиңеп булмады бит көндәшемне, - дип уфтанып куя Альмира.
Гомумән, Европа Чемпионатында иң зур команда Россиянеке була. Һәм иң күп медаль яулаучылар да - безнекеләр. Шуларның икесен Альмира Әгерҗегә алып кайтты. Афәрин!

Бакуларда йөрдем әле
Әзәрбайҗан башкаласы Баку турында сүз чыккач, Альмира тагын да җанланып китте.
- Андагы матурлыкны, чәчәкләргә күмелгән урамнарындагы чисталыкны аңлатырга сүзләр табалмыйм. Без бик матур отельдә яшәдек. Әрмәннәрнең милли ризыкларыннан да авыз иттек, - ди ул.
Тирсә кызын Әгерҗедә яшәгән, хәзер Әзәрбайҗан башкаласына кино төшерергә киткән Эльдар Шахвердиев Баку белән якыннан таныштырган. Аның белән Альмираның әтисе Наил алдан ук элемтәгә кергән булган. Якын туганыдай бик җылы каршы алган Эльдар Альмираны.
- Ярышлар иртәнге сәгатьләрдән башланып төнгә кадәр дәвам итсә дә, бер баргач Бакуны күрмичә китеп буламы соң инде... Моңарчы асфальтны шампунь белән юганнарын күргәнем юк иде. Бөтен җирдә роза чәчәкләре үсә. Урамндарда гел чит ил автомобильләре генә дияр идем, шулай да бер "Жигули" күрдем, - ди Альмира.
...Ижау тимерьюлчылар техникумында укучы студент кыз сессия төгәлләнү белән авылга кайтачак. Җәй буе Дөнья чемпионатына әзерләнәчәк ул. Ә көзен бер төркем татарстанлылар белән Литвага юл алачак. Ә бәлки аңа кадәр әле Альмира спорт мастеры дигән исемгә дә лаек булыр. Бирсен Ходай. Шушы кечкенә дә төш кенә булган кызга зур җиңүләр насыйп булсын.

Иганәчеләргә рәхмәт
Европа чемпионатында катнашу зур чыгымнар да таләп итә. Аны гаилә генә күтәрә алмаячагы көн кебек ачык. Тренеры да, Альмира да, аның әти-әнисе дә бәйгегә барырга ярдәм иткән мәрхәмәтле иганәчеләргә зур рәхмәтле. Менә алар: Тигран Агаджанян ("СтройГигант" ширкәте), Илгиз Салихов ("Агро-Кама"), Айрат Гыйльманов (район электр челтәре), Булат Әхмәтшин (техник инвентаризация бюросы), Разиф Харисов ("Сарсак-Омга"), Мөхәммәтвәли Хөснетдинов ("РИТЭК" җәмгыяте), Валерий Шамшурин ("ЖилСервиз-Әгерҗе"), эшмәкәрләр Җәүдәт Гөлданаев, Марсель Ситдыйков, Рөстәм Сәлимгәрәев, Сергей Щетилин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев