Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Күңелдә калдың син, чемпионат

Казанда су төрләре буенча Дөнья чемпионатында катнашу бәхете миңа да елмайды. Спорт ярышларында дип уйлый күрмәгез тагын, мин үземне волонтер буларак сынадым. Мавыктыргыч вакыйгалар үзәгендә кайнау, төрле илләрдән җыелган спортчылар белән якыннан аралашу, чемпионатка килгән дәрәҗәле кунакларны күрү минем күңелдә әйтеп бирә алмаслык матур тойгылар калдырды. Әлбәттә, волонтерларны сайлап алганда...

Казанда су төрләре буенча Дөнья чемпионатында катнашу бәхете миңа да елмайды. Спорт ярышларында дип уйлый күрмәгез тагын, мин үземне волонтер буларак сынадым.
Мавыктыргыч вакыйгалар үзәгендә кайнау, төрле илләрдән җыелган спортчылар белән якыннан аралашу, чемпионатка килгән дәрәҗәле кунакларны күрү минем күңелдә әйтеп бирә алмаслык матур тойгылар калдырды.
Әлбәттә, волонтерларны сайлап алганда энә күзеннән уздырдылар. Аларга чит телдә ирекле аралашу гына җитми. Туган телеңне, татар тарихын, мәдәниятен тирәннән белү белән бергә күтәренке кәеф тә таләп ителде.
Миңа Албания, Косово, Лихтенштейн, Фарерия утравыннан килгән делегация башлыклары белән эшләргә туры килде. Беренче күрешүдә чит-ят кешеләр белән бәйләнешкә керү авыр булыр дип уйлаган идем. Әмма борчылуым юкка булган икән. Чит ил вәкилләре бик зыялы, ачык күңелле булып чыктылар. Икесе милли федерация вәкиле, финанс, мәгариф һәм спорт министры иде.
Кунакларга тору урынын күрсәткәч, аккредитация алгач, туклану мәсьәләсен хәл иткәч иң күңелле вакыйгалар башланды. Мин чит илдән килүчеләргә республикабыз турында мавыктыргыч итеп сөйләргә, аларны Казанның истәлекле урыннары белән таныштырырга тиеш идем. Кунаклар Казан Кремлен бик игътибар белән сокланып карадылар. Башкалабызның иң матур тарихи урыннарына сәяхәт тә аларның күңеленә хуш килде.
Ә спортчыларның күбесе минем яшьтәшләрем булып чыкты. Алар белән дә эшләве бик кызык булды миңа. Ярышлар башланганчы мин аларны Татарстан, Казан белән таныштырдым, үзләренең тормыш-көнкүрешләре, укулары, ялларын ничек уздырулары белән кызыксындым.
Ярышлар башланыр көн дә килеп җитте. Сез ул минутларда спортчыларның ничек дулкынланганнарын күрсәгез иде... Мин аларның һәрберсе өчен көч биреп борчылып тордым. Җиңүләре белән, чын мәгънәсендә, горурландым.
Чемпионат миңа яңа дуслар табарга, үземне үстерергә, яңа яктан ачарга да мөмкинлек бирде. Дөньякүләм ярышта волонтер булып эшләвем белән горурланам. Яңадан андый мөмкинлек чыкса, рәхәтләнеп бу эшемне дәвам итәчәкмен. Ә яңа дуслар белән киләчәктә дә элемтәләрне өзмәбез дип ышанам.
Гөлшат ЗӘЙНУЛЛИНА.
Казан-Әгерҗе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев