Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Келәмдә “ут уйнаттылар“

Район башлыгы Кубогына XII тапкыр уздырылган татар-башкорт көрәш бәйгесенә 60 ир-егет бил алышты. Мондый бәйгеләрдә яшьләр белән бергә ветеран көрәшчеләрнең катнашуы аеруча сөендерә. Бу юлы да Салагыштан Имаметдин ага Шиабетдинов улы Илнур өчен җан атарга килгән иде. - Минем кебек 73 яшьлек кешеләр өйләреннән дә чыкмыйлардыр инде. Ә мин җәяүләп...


Район башлыгы Кубогына XII тапкыр уздырылган татар-башкорт көрәш бәйгесенә 60 ир-егет бил алышты.

Мондый бәйгеләрдә яшьләр белән бергә ветеран көрәшчеләрнең катнашуы аеруча сөендерә. Бу юлы да Салагыштан Имаметдин ага Шиабетдинов улы Илнур өчен җан атарга килгән иде.
- Минем кебек 73 яшьлек кешеләр өйләреннән дә чыкмыйлардыр инде. Ә мин җәяүләп Ямурзага кадәр килдем. Улым бәйгедә катнашканда өйдә ятып буламыни?! - диде ул.
Тирсәдән 43 ел милли көрәш белән шөгыльләнүче Ислам Җиһаншин үзен яшьләр белән сынамакчы булган.
- Бәйге була дисәләр, төн йокылары кача. Инде катнашмыйм, башка бармыйм дип тә уйлыйм, әмма бәйге башланырга берничә көн кала чабыш аты кебек тынгысызлана башлыйм, үземне кая куярга белмим. Көрәш - чир бит ул, аннан котылып булмый, - дип фикерләре белән уртаклашты. Әле Ислам абыйга "Афәрин, күз тимәсен!" генә диясе. Ул, өченче урын яулап, бик күп яшьләрнең борынына борыч сипте бәйгедә.
Соңгы елларда районда Исәнбай егетләренә тиңнәр юклыгы инде беркемгә дә сер түгел. Бу юлы да Рәшит Садыйковның ун шәкерте бил алышты, шуларның тугызы - призлы урында. Әнә, Иске Эсләктән Айдар Шакировка Исәнбайдан Айнур Галимуллин белән бил алышырга туры килгән.
- Исәнбай егетләрен җиңәр өчен җиде кат тиреңне чыгарырга кирәк. Айнур - миңа караганда күпкә тәҗрибәле, оста көрәшче. Үзем ике ел гына көрәш белән мавыгам. Быел Сарапулда укыгач тренировкага йөрү дә сирәкләнде. Шуңа күрә җиңүгә өметләнеп тә булмый, - диде Айдар.
Район бәйгеләрендә үз үлчәүләрендә бик күп тапкыр батыр калган Әгерҗедән Диловар Наимов белән Илшат Хуҗинның матур алымнар кулланып көрәшүләрен зал тын да алмый карады. 3:2 исәбе белән Илшат җиңгәч, Диловарның кәефе төште. Ә Илшат көндәшенең яхшы әзерлекле булуын билгеләп үтте.
Ямурза көрәшчеләре дә соңгы вакытта активлашып киттеләр. Эшмәкәр Дамир Сәхипов авыл клубында көрәшчеләр өчен мөмкинлекләр тудырган. Келәм бар, тренажерлар ясаганнар. Мәктәп укучылары да, яшьләр дә көрәш серләренә бик теләп өйрәнәләр икән.
Исәнбай, Ямурза, Тәбәрле, Кырынды, Көчек авылларыннан, Әгерҗедән, янгын сүндерү частеннан, эчке эшләр бүлегеннән иң көчле көрәшчеләр пьедесталга күтәрелделәр. Ә Исәнбайдан Илшат Хуҗин, Айнур Галимуллин, Әлмир Шәрәфиев, Рамил Саликов, Илмир Фәтхетдинов, Салагыштан Илнур Хәбибуллин, Кырындыдан Ильвир Исмәгыйлев, эчке эшләр бүлегеннән Рифат Газизов, Ямурзадан Илшат Каеров беренче урын яуладылар. Абсолют батыр өчен көрәш, гадәттәгечә, бик киеренке булды. Көз көне "Нәүрүз" ширкәте өчен узган бәйгедә беркемгә дә бил бирмәгән Илнур Хәбибуллин бу юлы да чемпион булып калды. Аны район башлыгы Валерий Макаров тәбрикләп, 10 мең сум акча тапшырды. Командалар буенча беренчелеккә чыккан Исәнбай көрәшчеләре Кубокка ия булдылар. Район башлыгы Кубогына узган мондый зур бәйгедә бу аларның өченче тапкыр җиңү яулаулары инде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев