Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Көн саен батырлык

XXII кышкы Олимпиада уеннары тәэсирләреннән айнып та җитмәгән идек, хәзер Паралимпия уеннарында Россия спортчылары өчен җан атабыз. Унберенче тапкыр уздырылучы әлеге уеннарда мөмкинлекләре чикле спортчылар җиде төрдә - чаңгыда узышу, биатлон, тау чаңгысы, парасноубординг, следж-хоккей һәм коляскалардагы керлингта ярышалар. Шунысы сөенечле, россиялеләр ярышларга старт бирелгән беренче көндә үк унике медаль...

XXII кышкы Олимпиада уеннары тәэсирләреннән айнып та җитмәгән идек, хәзер Паралимпия уеннарында Россия спортчылары өчен җан атабыз.

Унберенче тапкыр уздырылучы әлеге уеннарда мөмкинлекләре чикле спортчылар җиде төрдә - чаңгыда узышу, биатлон, тау чаңгысы, парасноубординг, следж-хоккей һәм коляскалардагы керлингта ярышалар. Шунысы сөенечле, россиялеләр ярышларга старт бирелгән беренче көндә үк унике медаль яуладылар. Хәзер инде безнекеләр исәбендә җиде - алтын, ун - көмеш, җиде бронза - барлыгы 24 медаль. Икенче урында баручы Германия командасында - өч алтын, өченче урындагы Украина спортчыларының ике алтын, ике көмеш, өч бронза медале бар. Аннан соң турнир таблицасында Австралия, Япония командалары.
Күпләрегез Татарстан спортчылары Марта Зәйнуллина һәм Рушан Миңнеголов өчен көч бирәдер. Саба егете Рушан 20 чакрымга чаңгыда узышуда алтын медаль яулап сөендерде инде. Марта берьюлы ике төрдә - биатлонда һәм чаңгыда узышуда чыгыш ясаячак. Биатлонда алты чакрымга узышуда ул бишенче урын яулады.
Әгерҗелеләр дә, Россия паралимпиячеләре уңышларына сөенеп, аларга телевизор экраннары каршында булса да көч биреп торалар бу көннәрдә.
Елена ТРЕТЬЯКОВА - Әгерҗе шәһәре:
- Ирем белән Паралимпия уеннарын бик яратып карыйбыз. Хәтта биш яшьлек кызыбыз Алина да безнекеләргә көч бирә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең шундый көчле рухлы булуларына шакката. Чынлап та, язмыш тарафыннан кыерсытылсалар да, алар зар елап йөрмәүләре, үзләренә менә дигән шөгыль табулары белән сәламәт кешеләргә дә үрнәк. Татарстан чаңгычысы Рушан Миңнеголовның 20 чакрымлы дистанциядә беренче урын яулавын күргәч, күзгә яшьләр килде. Ә бит ул икенче урында килгән көндәшен 36 секундка артта калдырды. Ут күршеләребез Удмуртиядән дә сигез спортчы катнаша әлеге бәйгеләрдә. Аларга да көч бирәбез.
Россия чаңгычылары 15 чакрым арага узышуда бөтен призлы урыннарны алдылар. Роман Петушков, Ирек Зарипов, Александр Давидовичка ничек сокланмыйсың инде... Начар күрүчеләр арасында15 чакрымлы дистанциядә узышкан Елена Ремизова һәм Михалина Лысовага тиңнәр булмады. Керлинг, хоккей уеннарын да кызыксынып күзәтәбез. Бу ярышларда әлегә кем беренчелеккә чыгачагын әлегә фаразлый алмыйбыз.
Лилия ВИЛДАНОВА - Әгерҗе шәһәре:
- Үзем дә шаккатып торам: кулсыз-аяксыз килеш ничек көч сынашалар спортчылар! Биатлончы, чаңгычы, хоккейчыларга көч бирә-бирә карыйм ярышларны. Әмма шулай да күңелгә барыбер үзебезнекеләр якын. 2010 елда Ванкуверда узган Паралимпия уеннарында дүрт тапкыр чемпион булган Ирек Зарипов көмеш медаль яулагач "Россиядә узучы мондый олы бәйгедә нинди призлы урын алсам да сөенәм" дип белдерде. "Аннан соң җанатарларның көч бирүләре, гаиләләребез, якыннарыбызның янәшәдә булулары да җиңүгә этәргеч бирә", диде. Чынлап та, безнекеләргә бу ярышларда тиңнәр юк. Көн саен яңа җиңүләре белән сөендереп торган инвалид спортчыларга карап, "менә, ичмасам, чын батырлар болар!" дип сокланам.
ХХХ
Паралимпия уеннарын ябу тантанасы 16 мартта узачак. Ванкуверда узган ярышларда Россия спортчылары, 38 медаль яулап, икенче урынга лаек булганнар иде. Сочидагы уеннарда аларның турнир таблицасында беренче урынга күтәрелүләрен телибез.
Язманы Миләүшә ЯГЪФӘРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев