Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Көрәшчеләр остазы

Балаларга белем бирү-савыктыру үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, Исәнбай һәм Кадыбаш мәктәпләрендә көрәш түгәрәген җитәкләүче Рәшит САДЫЙКОВ Татарстан Республикасы Спорт һәм туризм министрлыгының "Физик культура һәм спорт отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. "55 яшьлек юбилеем алдыннан хезмәтемне хөрмәтләп бирелгән иң олы бүләк ул", - ди Рәшит Хәбибрахман улы сөенече белән...

Балаларга белем бирү-савыктыру үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, Исәнбай һәм Кадыбаш мәктәпләрендә көрәш түгәрәген җитәкләүче Рәшит САДЫЙКОВ Татарстан Республикасы Спорт һәм туризм министрлыгының "Физик культура һәм спорт отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. "55 яшьлек юбилеем алдыннан хезмәтемне хөрмәтләп бирелгән иң олы бүләк ул", - ди Рәшит Хәбибрахман улы сөенече белән уртаклашып.
Әлеге олы бүләкне аңа узган атнада туристик слет вакытында район башлыгы Валерий Макаров тапшырды. "Исәнбай көрәшчеләренең бик күп бәйгеләрдә җиңү яулаганнарын беләм. Авыл балаларында спортка мәхәббәт тәрбияләгәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт", - диде ул.
Әйе, Исәнбай командасының горурланырлык уңышлары күп шул. Алар район күләмендә укучылар арасында узган көрәш бәйгеләрендә 2000 елдан бирле 38 тапкыр беренче урын яуладылар. Соңгы ике елда район башлыгы Кубогына уздырылган традицион бәйгедә дә бу команда - абсолют җиңүче. Егетләрнең бердәмлеге, бер-берсе өчен җан атып торулары, тренер абыйларының киңәшләре җиңәргә этәргеч бирә, әлбәттә. Авылның иң оста көрәшчесе Әлмир Шәрәфиев исеме хәзер республика ярышларында да еш яңгырый. Бу егетнең районда һәр ярышта үз үлчәү категориясендә беренче урын яулавына, хәтта үзеннән бермә-бер авыррак көрәшчеләрне дә җиңеп абсолют батыр калуына ничек сөенмисең инде... Әлмир кебек үҗәт, максатына ирешмичә туктамый торган көрәшчеләр күп бу авылда.
- Район данын республикада яклап, призлы урыннар яулаган Илшат Каеров, Илназ Гобәйдуллин, Рушан Нәгыймов, район бәйгеләрендә күп тапкырлар пьедесталга күтәрелгән Рамил-Рәзил Мөхәммәдиевлар, Ринас Сабитов, Илмир Фәтхетдинов, Рәдиф Мөкминов, Илшат Хуҗин, Рамил Саликов, Рузил Гобәйдуллин, Ранис Хәбиров кебек шәкертләрем белән чиксез горурланам. 2004 елда Президент Кубогы ярышына шушы егетләрдән команда туплап алып барган идем. Шул бәйгедә 42 район арасында 12нче урынга чыгуыбыз егетләрне бер башка күтәрде. Ярышларда призлы урын алгач, алар тагын да дәртләнебрәк шөгыльләнә башлыйлар, - ди тренер Рәшит абый.
Ул үзе дә яшьлегендә алар кебек үҗәт, тырыш була. Дөрес, ул вакытта авылда көрәшкә өйрәтүче дә булмый, мондый ярышлар да уздырылмый. Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч Исәнбай егете самбо белән шөгыльләнә башлый. Институт данын яклап, Мәскәү, Воронеж, Ташкентта узган ярышларда катнаша. Казан беренчелегенә узган бәйгеләрдә беренчелекне бирми. Студент елларында көрәш белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.
- Без бит авыл малайлары. Әти-әни фермада эшләгәч, мин дә мәктәпкә киткәнче, иртәнге сәгать 5тә үк аларга булышырга бара идем. Кечкенәдән ныгып үсте инде безнең беләкләр. Спортта, иң мөһиме, көч кирәк, - ди Рәшит абый.
Авыл хуҗалыгы белгеченең тренер хезмәтенә алынуы да очраклы гына. Тирсәдә узучы традицион кышкы спартакиадага барган саен яхшы гына бил алышкан Исәнбай көрәшчеләренең ни сәбәпледер елдан-ел артка калуларына борчылган Рәшит моңа түзә алмый һәм үзенә "Мин Исәнбайда лаеклы көрәшчеләр тәрбияләячәкмен" дигән максат куя. Һәм шуннан башлана да инде. Малайлар Рәшит абыйлары белән көрәш залында төн урталарына кадәр шөгыльләнә башлыйлар, бик күп алымнар өйрәнәләр. Нәтиҗәләр дә озак көттерми. Һәм әлеге команда районда иң көчлесе булып таныла.
Ярышларга баргач һәрвакыт күзәтеп торам, Исәнбайныкылар әллә каян аерылып торалар. Алар янында һәрчак җан атып торучы авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, авылдашлары Илфат Ямалиев һәм тренерлары Рәшит абыйлары булыр. Аларның: "Безнең йөзгә кызыллык китермәссез дип ышанабыз", - дигән сүзләреннән соң ничек инде начар көрәшергә була... Бәйге тәмамланып, нәтиҗәләр ясалганнан соң, шәкертләренең килеп рәхмәт әйтүләреннән дә олы сөенеч юк остазлары өчен.
Узган ел Кадыбаш авылы малайларына да көрәш "чире" йоктырды Рәшит Садыйков. Тугызбуй төбәге беренчелегенә узган ярышларга баргач директор Фәния Рәшитованың: "Малайларыбызда уку кайгысы бетте. Алар көрәш белән шөгыльләнү өчен генә киләләр", - дигән сүзләре күңелгә кереп калган. Спорт белән шөгыльләнгән бала начар укырга да тиеш түгел. Тренер шәкертләре алдына андый максатны да куя. Инде кадыбашлылар да матур гына күрсәткечләргә ирешә башладылар. "Хәрби туганлык" оешмасы уздырган бәйгедә Исәнбай командасыннан гына калышып икенче урын яуладылар.
Ата-аналар улларында татарның йөзек кашы булган көрәшкә мәхәббәт тәрбияләүче тренер Рәшит Садыйковка бик рәхмәтле. Ә иң олы рәхмәтләр шәкертләренеке, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев