Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Көрәшне үстерәчәкбез”

"Бу кадәр көрәшчене әле быел узган бәйгеләрдә күргән юк иде. Тирсә спорт комплексында "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы призына икенче тапкыр узган көрәш бәйгесе барлыгы 90 яшүсмерне җыйды. Районда милли татар-башкорт көрәше федерациясе рәисе Илгиз Салихов бүләкләрне бу юлы да "саллы" әзерләгән иде. Шуңа күрә һәркем җиңү өчен тырышты. Көрәшчеләр Илгиз Хәйдәр...

"Бу кадәр көрәшчене әле быел узган бәйгеләрдә күргән юк иде. Тирсә спорт комплексында "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы призына икенче тапкыр узган көрәш бәйгесе барлыгы 90 яшүсмерне җыйды.
Районда милли татар-башкорт көрәше федерациясе рәисе Илгиз Салихов бүләкләрне бу юлы да "саллы" әзерләгән иде. Шуңа күрә һәркем җиңү өчен тырышты.
Көрәшчеләр Илгиз Хәйдәр улының ярдәмен даими тоялар һәм аңа рәхмәтләрен дә җиткерәләр. Чөнки ул егетләребезне бүләкләр биреп сөендерә, республикадагы ярышларга бару өчен матди ярдәм күрсәтә, анда призлы урын алучыларны үз исеменнән тагын бүләкли. Әнә шулай, көрәшчеләребез үссеннәр өчен барысын да эшләргә әзер бу мәрхәмәтле җитәкче. Бу көнне дә бәйгене күзәткәндә: "Районыбызда ярышларда катнашырга теләүче яшүсмерләрнең саны елдан-ел арта. Әнә, быел гына келәм тәмен татый башлаган Кадыбаш, Иске Эсләк, Варкләд-Бодья яшүсмерләре ничек матур көрәш алымнары күрсәтәләр. Аларга ничек ярдәм итмисең инде?! Татарның йөзек кашыбыз булган көрәшне үстерү - безнең бурыч", - диде Илгиз Хәйдәрович.
Чынлап та, агрофирма җитәкчесе һәм тренерлары Альфред, Сирин, Рәшит, Рәүфәт, Рамил, Илнур абыйлары шулай җан атып торганда ничек сынатсын инде көрәшчеләр?! "Кечкенәләргә көч биреп үземнең чират җиткәнне көтәм. Спортның нинди төрләре - хоккей, футбол, җиңел атлетика, баскетбол белән шөгыльләнсәм дә, күңелгә иң якыны - көрәш. 7 ел мавыгам әлеге спорт төре белән. Мәктәпне тәмамлагач та аннан аерылмаячакмын", - диде Тирсәдән Нияз Мусин.
Зур үлчәүдә көрәшчеләр бик күп булмасалар да, 36 килога кадәр келәмгә чыгарга теләүчеләр 23 иде. Хөкемдарлар агрофирмадан Нургали Шаләхмәтов һәм Чаллыдан Ринат Гайнетдинов бу юлы да бик гадел булдылар. Аяк чалучылар, аркага ятучылар шунда ук кисәтү алдылар.
Көрәш кичкә кадәр дәвам итте. Кадыбаштан Булат Тулбаев, Әгерҗедән Хәмзә Шәрипов, Деловар Наимов, Исәнбайдан Рушан Хәбиров, Илназ Ягъфәров, Көчектән Адел Сабирҗанов, Рияз Баһаутдинов, Илфат Минһаҗев, Тәбәрледән Илвир Гыймазов беренче урыннарны яуладылар. Абсолют батыр өчен барган бәйгене карарга район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та килгән иде. Тәбәрледән Илвир Гыймазов, Исәнбайдан Илназ Ягъфәров, Көчектән Илфат Минһаҗев арасында көрәш кискен барды. Әмма 100 килодан артык авырлыктагы Илфатны җиңү бәхете егетләргә тәтемәде.
Үз үлчәү категорияләрендә призлы урыннар алучыларга Илгиз Хәйдәрович 500, 700, 1000 сум күләмендә акчалата премияләр тапшырды. Ә абсолют батыр өчен көрәшкән егетләрне ул микродулкынлы мич, су җылыткыч һәм тузан суырткыч бүләк итеп сөендерде. Тренерлар, хөкемдарларны да буш итмәде җитәкче, алар да премияләр алдылар. Ә "Хәрби туганлык" оешмасы җитәкчесе Рафис Муллахмәтов тамашачы мәхәббәтен яулаган Әгерҗедән Хәмзә Шәриповка 500 сум күләмендә премия тапшырды.
"Районда көрәш буенча тагын бер зур бәйге төгәлләнде. Келәмдә яшь көрәшчеләрнең үз-үзләрен аямый бил алышуларын рәхәтләнеп күзәттек. Мин сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Көрәшне ташламагыз, бәйгеләрдә катнашыгыз, матур җиңүләр яулагыз", - диде Валерий Владимирович.
Илгиз Хәйдәрович 2013 ел ахырында тренерларны бүләкләргә дә вәгъдә бирде. Бәйгеләрдә иң күп җиңү яулаган көрәшчеләрнең тренерлары 3, 2, 1 центнерлы бозаулар белән бүләкләнәчәк. Димәк, көрәшчеләргә күбрәк җиңү яуларга, ә тренерларга тагын да ныграк җиң сызганып эшләргә туры киләчәк.

Әлеге бәйгедә матур күрсәткечләргә ирешкән көрәшчеләр кичә Биектауга "Сабантуй" газетасы призына узачак ярышларда катнашырга киттеләр. Матур җиңүләр яулап кайтсыннар алар!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев