Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Көрәшчеләргә - юбилей бүләге

    16 ноябрьдә Тирсә спорт комплексында "Ак Барс" холдинг компаниясенең 15 еллык юбилеена гына багышланган көрәш бәйгесе узды. Анда 8 үлчәү категориясендә 8 командадан 50гә якын көрәшче бил алышты. Бәйгедә катнашучыларны "Ак Барс" холдинг компаниясенең генераль директор урынбасары Артур Арсланов, республиканың татар-башкорт көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, "Нәүрүз", "Агро-Кама", "Агро-Престиж"...

    16 ноябрьдә Тирсә спорт комплексында "Ак Барс" холдинг компаниясенең 15 еллык юбилеена гына багышланган көрәш бәйгесе узды.
    Анда 8 үлчәү категориясендә 8 командадан 50гә якын көрәшче бил алышты. Бәйгедә катнашучыларны "Ак Барс" холдинг компаниясенең генераль директор урынбасары Артур Арсланов, республиканың татар-башкорт көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, "Нәүрүз", "Агро-Кама", "Агро-Престиж" ширкәтләре генераль директоры Илгиз Салихов сәламләде.
    Пьедесталның югары баскычына Исәнбайдан Айнур Галимуллин, Әлмир Шәрәфиев, Рузил Гобәйдуллин, Ранис Хәбиров, Ямурзадан Илнур Хәбибуллин, Илнур Шиабетдинов, Илшат Каеров, Кырындыдан Илнур Исмәгыйлев күтәрелделәр. Бәйгедә Ямурза командасы өчен бил алышкан Илнур Хәбибуллин абсолют батыр калды. Ул 5 мең сум акча белән бүләкләнде. Командалар арасында беренчелекне яулаган Исәнбай көрәшчеләре тәкә белән бүләкләнделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: