Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Көрәшчеләр остазы

"Безнең спорт" газетасы чыга башлаганнан бирле бик күп төбәкләрдә булганым, спорт белән янып яшәүче кызыклы шәхесләр белән очрашканым бар, әмма районында татар көрәшен үстерү өчен бар күңелен биреп эшли торган бер генә шәхесне беләм. Ул - райондашыгыз Альфред абый САБИРҖАНОВ", - дигән иде Әгерҗегә килгәч әлеге басманың мөхәррире Илназ Фазуллин....

"Безнең спорт" газетасы чыга башлаганнан бирле бик күп төбәкләрдә булганым, спорт белән янып яшәүче кызыклы шәхесләр белән очрашканым бар, әмма районында татар көрәшен үстерү өчен бар күңелен биреп эшли торган бер генә шәхесне беләм. Ул - райондашыгыз Альфред абый САБИРҖАНОВ", - дигән иде Әгерҗегә килгәч әлеге басманың мөхәррире Илназ Фазуллин.
Бәйге арты бәйге

Бүген районда мәктәп укучылары арасында көрәш үсештә дип әйтә алабыз икән, монда Альфред Сабирҗанов кебек энтузиастларның өлеше зур. Көрәшне яшьләр һәм өлкәннәр арасында да җәелдерү максатыннан узган ел ахырында ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин белән берлектә районда көрәш буенча федерация төзелде. Аның рәисе "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы директоры Илгиз Салихов булса, федерациянең башкарма директоры итеп ветеран көрәшче Альфред Сабирҗанов сайланды. Шуннан соң яшьләр арасында да көрәш буенча боз урыныннан кузгалды дип әйтә алабыз. Быел районда күп кенә матур бәйгеләр оештырылу да нәкъ шул турыда сөйли. Район башлыгы призына көрәш бәйгесе үткәрү - районда иң матур традицияләрнең берсе. Ул быел унынчы тапкыр узды. Анда 16 командадан 100гә якын көрәшче бил алышты. "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы призына, балаларга белем бирү-савыктыру үзәге, спорт мәктәбе оештырган шәхси беренчелеккә узган ярышлар да яшь көрәшчеләргә үзләрен күрсәтү, башкалардан өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек булды. "Хәрби туганлык" оешмасы рәисе, үзе дә ветеран көрәшче Рафис Муллахмәтов оештырган бәйге дә киләчәктә дәвамлы булыр дигән өмет бар. Чаллы, Биектау, Түбән Кама, Арча, Актаныш, Алабуга районнарында узган республика бәйгеләреннән дә безнекеләр читтә калмады. Дөрес, әлегә без күрсәткечләр буенча республикада алтын урталыкта барабыз. Әмма киләчәктә алга таба күтәрелүебезгә ышаныч зур. Менә шушы бәйгеләрнең башында һәрвакыт баш хөкемдар Альфред абый тора. Ярышларны оештыру, үткәрү, иганәчеләр табу өчен көчен дә, вакытын да кызганмый ул. "Әле узган җомгада Казанда республиканың иң оста көрәшчеләре катнашында узган "Батырлар" бәйгесенең финалга сайлап алу ярышында катнаштык. Анда районыбыз данын Салагыш авылы егете, хәзер Әгерҗедә янгын сүндерү бүлегендә эшләүче Илнур Шиабетдинов яклады һәм VI урын алып 5 мең сум премия белән бүләкләнде. Әнә шулай, төрле ярышларда катнашып, тәҗрибә туплыйбыз, көрәшне үстерү юлларын эзлибез, районда аны тагын да җәелдерү өчен тырышабыз. Ярый әле, ярышларда катнашу өчен иганәчеләр ярдәмен тоябыз. Бигрәк тә, агрофирма директоры Илгиз Салихов безгә һәрчак ярдәм кулын суза. Бик зур рәхмәт аңа!" - ди Альфред абый.
Көрәшкә юл - балачактан
"Батырлар" бәйгесендә гомерен яшь буынга көрәш серләрен өйрәтүгә багышлаган Альфред Муллаян улын да хөрмәтләделәр. Күптән түгел 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән тренерны ТР Көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты һәм исемле сәгате белән бүләкләделәр.
Мәһабәт гәүдәле, һәрвакыт ачык йөзле, көр күңелле Альфред абыйга алтмышны һич тә бирмәссең әле. Аның шулай яшь күренүендә, әлбәттә, спортның да көче зурдыр. Көрәш белән "җенләнгән" малай, үз-үзен белә башлаганнан бирле авылда гел бала-чаганы җыеп, Сабантуй уздыра торган була. "Элек Сабантуйның төп мәйданында зурлар көрәшә иде. Ә малайлар һәм бабайларга кичке мәйдан гына эләгә. Түбәтәйле абзыйларның ничек оста көрәшүләренә кызыгып карап торуларыбыз - әле дә истә", - ди ул. Альфред абыйны көрәшчеләр нәселеннән дисәк, һич ялгышмабыз. Әнисе ягыннан бик көчле Гали батыр дигән бик танылган туганы булган аның. Әмма сугыштан инвалид булып кайткач көрәш белән хушлашырга туры килә аңа. Әтисе ягыннан да абыйлары - көрәшчеләр. Менә шуларның берсе - Рифкать абыйсы Альфредны Сабантуй мәйданына көрәшергә алып чыга да инде. "Ул чакта мин 9 сыйныфны тәмамлаган егет идем. Гәүдә бар, көч ташып тора. Шулай зурлар көрәшкәнен карап тора идем, туган абый кулдан тотты да мәйдан уртасына бастырды да куйды. Кире кереп китәргә оялдым. Беренче тапкырдан ук баш батыр булмасам да, шушы Сабантуйдан соң зурлар белән көрәшә башладым. Һәм авылдагы Сабантуйларда - 17, районда 10 тапкыр баш батыр булып калдым", - ди ул. Һәм әлеге спорт төренә Альфред абый гомере буе тугры булып кала.
Озак еллар Көчек авылында көрәш түгәрәген җитәкли, шәкертләрен район күләмендә танылган көрәшчеләр итә. Әнә шундыйлардан Әнвәр Низамбиев, Ринат Галләмов, Риза Галләмов, Зөлфәт Шәехов, Илшат Минһаҗев, Таһир Хуҗагалиев - районда баш батыр булып калган егетләр. Ә Рамил Шәрәфетдинов, остазыннан "эстафета таягын" алып, бүген үзе Әгерҗедә яшь көрәшчеләр тәрбияли. "Элек Салагыш, Кичкетаң, Яңавыл, Кырынды авыллары үз батырлары белән дан тотты. Кызганычка каршы, хәзер анда көрәш түгәрәкләре эшләми. Ә менә Исәнбайда Рәшит Садыйков, Тәбәрледә Рәүфәт Шәймәрданов, Тирсәдә Сирень Галиуллин, Әгерҗедә Илнур Шиабетдинов, Рамил Шәрәфетдинов кебек көрәш яратучы тренерлар булуы белән район горурланырга тиеш. Хәзер бездә 200дән артык яшь көрәшче келәмгә чыккан икән, моңа ничек сөенмисең инде?! - ди Альфред абый. - Авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары мәктәп укучыларын, авыл яшьләрен көрәшкә тарту мәсьәләсенә йөз белән борылсалар, көрәшчеләр сафы тагын да тулыланыр иде. Әмма, ни кызганыч, авылларда бу эш бик сүлпән алып барыла. Көрәшчеләрнең нәкъ менә авылдан чыгуын онытмасак иде", - дип өсти ул, чын күңеленнән борчылып.
Узган уку елында 27нче училище базасында эшли башлаган көрәш түгәрәгенә йөрүчеләрнең дә матур күрсәткечләре белән куандыра башлавына ихластан сөенә ветеран көрәшче. "Анда бик сәләтле егетләр бар. Менә шуларны югалтмыйча үстерергә кирәк безгә. Алар белән шөгыльләнү, республика бәйгеләрендә катнаштыру - безнең төп бурыч", - ди тренер.
Алда - ярышлар
Озакламый көрәшчеләр өчен яңа сезон башлана. Алда аларны тагын зур бәйгеләр көтә. "Быел да республикадагы ярышлардан читтә калмабыз дип уйлыйм. Бәйгеләргә октябрь аенда ук старт биреләчәк. Аның беренчесе "Татарстан яшьләре" газетасы призына узучы ярышка барганчы район күләмендә сайлап алу бәйгесе оештырачакбыз. Ә аңа кадәр көрәш белән "җенләнгән" малайларны 28 август көнне "Батырлар" бәйгесенең финал ярышына алып барасым килә. Хәзер шул мәшәкатьләр белән йөрим", - ди ул.
Районыбызда Альфред абый кебек фанатлар булганда көрәшнең киләчәге бар дип ышанып әйтеп була. Ул үзе дә сәламәтлек булганда әле көрәштән аерылмаска уйлый.
PS:Районыбызның танылган ветеран көрәшчесе Альфред Сабирҗанов 38 ел тренер булып эшли. Тренерлык хезмәтен башлаганнан бирле шәкертләренең төрле ярышларда катнашуын һәм уңышларын теркәп барган мәгълүмат журналлары да исән, һәр ярышның сводкасын да саклый. Шуңа нигезләнеп шәкертләренә нәтиҗәләр ясый, алга планнар кора ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев