Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Көрәш бит ул – уен түгел, чын батырлар сынавы

Күптән түгел ТНВ каналында "Батырлар" тапшыруын алып баручы якташыбыз Айдар Шәймәрдановның: "Соңгы вакытта Әгерҗедә көрәшкә игътибар нык артты, бик еш матур бәйгеләр оештырыла" - дигән сүзләре күңелгә сары май булып ятты. Бәйге арты бәйге Чынлап та, быел гына да район күләмендә көрәш буенча өч зур бәйге узды. Район башлыгы Кубогына,...

Күптән түгел ТНВ каналында "Батырлар" тапшыруын алып баручы якташыбыз Айдар Шәймәрдановның: "Соңгы вакытта Әгерҗедә көрәшкә игътибар нык артты, бик еш матур бәйгеләр оештырыла" - дигән сүзләре күңелгә сары май булып ятты.

Бәйге арты бәйге

Чынлап та, быел гына да район күләмендә көрәш буенча өч зур бәйге узды. Район башлыгы Кубогына, балаларга белем бирү-савыктыру үзәге, спорт мәктәбе оештырган шәхси беренчелеккә үткән ярышларда төрле үлчәү категорияләрендә яшь көрәшчеләр бил алышты. Аларның иң-иңнәре Актаныш, Саба, Арча районнарында республикакүләм бәйгеләрдә дә катнаштылар. Ә Май бәйрәмнәре алдыннан райондагы "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Җиңү көненә багышлап 27нче училище базасында тагын көрәш бәйгесе уздырдылар. Анда Исәнбай, Көчек, Тәбәрле, ДЮСШ, Тирсә, 27 училищедан 10 үлчәү категориясендә 80гә якын яшь көрәшче келәмгә чыкты.

"Район башлыгы Кубогына традицион көрәш бәйгесе уздырылган көнне, без - "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы әгъзаләре җыелыштык та, үзебез дә шундый ук бәйге оештырырга дигән карарга килдек. Бүген зал тулы - көрәш яратучы балалар. Кәефләре яхшы. Малайларны яшьтән милли спорт төренә тартучы, алар бил алышканда чын күңелдән борчылып торучы тренерлар Альфред Сабирҗанов, Рәшит Садыйков, Рәүфәт Шәймәрданов, Сирень Галиуллин, Илнур Шиабетдинов, Рамил Шәрәфетдинов шәкертләре катнашканда, бәйге бик мавыктыргыч узар дип өметләнәбез. Безнең бу чара - балаларны спортка тарту гына түгел, ә яшь буында хәрби-патриток хис тәрбияләү дә", - диде оешма җитәкчесе Рафис Муллахмәтов.

Егетләрнең дулкынланулары йөзләренә чыккан. Бу бәйгедә беркемнең дә сынатасы килмәгәнлеге күренеп тора. Чөнки аларга көч биреп торырга утны-суны кичкән, кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләр килгәннәр иде. Исәнбайдан Әнвәр Шәрәфиев, Әгерҗедән Рафаэль Садыйков, Радик Насыйбуллин, "Хәрби туганлык" оешмасы әгъзаләре Илфат Ямалиев, Баязит Ахунов, Чечняда канлы бәрелешләрдә катнашкан Кырындыдан Ильвир Исмәгыйлев яшь көрәшчеләрнең келәмдә ут уйнатачакларына ышандылар. Бу, чынлап та, шулай булды да.

Малайлар келәмгә чыкканчы, район башлыгы Фәрит Габбасов аларга изге теләкләрен җиткерде. "Без яшь чакта спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр аз булды. Сез - бик бәхетле буын. Бүген кайсы спорт төрен сайласагыз да, райондашартлар тудырылган. Спорт ул чыныктыра, сәламәтлекне ныгыта. Ярышта батыр бер генә булса да, һәркем әнә шул исемне алырга омтылсын иде. Ә җиңелгәннәр төшенкелеккә бирелмәсен, икенче юлы бәхет сезгә елмаер", - диде ул. Үзе дә 6 яшьтән көрәш белән мавыккан Рафис Муллахмәтов яшь көрәшчеләргә: "Ватанга сәламәт, физик яктан көчле, нык егетләр кирәк. Без Бөек Ватан сугышында катнашкан әти-бабаларыбызга лаеклы алмаш була алсак, сез безне алыштырырга тиеш", - диде.

Җиңү - алар кулында

Татарстан һәм "Хәрби туганлык" оешмасы гимннары яңгырый... Флаг күтәрү хокукы күп тапкырлар район батыры булган калган Әгерҗе егете Диловар Наимовка бирелде. Келәмгә иң беренче булып, 25 килога кадәр үлчәү категориясендә әгерҗелеләр Рамазан Шәрипов һәм Илфир Шәрәфетдинов чыктылар. "Улым Илфир өчен борчылып торам. Әле I сыйныфта гына укыса да, көрәш түгәрәгенә бик теләп йөри. Мондый зур бәйгедә икенче тапкыр катнаша. Киләчәктә миңа алмашка килерлек көрәшче булып үсүен телим", - диде тренер әтисе Рамил. Әмма бу юлы Рамазан көчлерәк булып чыкты. Әнә, Көчектән Нәфис Абдуллин да үз чираты җиткәнен бик дулкынланып көтә. "Көрәшкә быел гына йөри башладым. Район бәйгесендә беренче катнашуым. Абыем Илназ - көрәшче. Ул да, тренерым Альфред абый да көрәш серләренә өйрәтәләр", - диде. Нәфиснең борчылуы юкка булган икән. Ул, көндәшләрен җиңеп, 33 килога кадәр үлчәү категориясендә беренчелекне яулады.

Бер төркем Тәбәрле көрәшчеләре дә келәмгә чыгарга чиратлары җиткәнен түземсезлек белән көтәләр. Абыйлы-энеле Рафит-Айнур Сибгатовлар - икесе дә кечкенәдән көрәшчеләр. Гаиләдә 5 малай алар. Әниләре Гөлнара улларының спортны үз итүләренә, бәйгеләрдән уңыш яулап кайтуларына сөенә. Тәбәрле көрәшчеләре үзләре арасында иң көчлесе дип Эльвир Гыймазовны атыйлар. "Ул һәр бәйгедән призлы урын белән кайта. Аңа көнләшеп карыйбыз", - диделәр алар. Көрәштән тыш волейбол, баскетбол, футбол, хоккей белән дә мавыгалар икән әле егетләр.

Бәйге кызганнан-кыза барды. "Егетләрнең көрәшкәнен бик рәхәтләнеп күзәтәм. Улым Альмир да көрәш белән дус. Республика бәйгеләрендә дә катнаша. Ярышка баргач, көрәшкән мизгелләрен видеога төшереп кайта. Әнә шулай ялгышлык җибәргән урыннарын яңадан кабатламаска тырыша", - диде Әнвәр Шәрәфиев.

Егетләрнең, чынлап та, көрәш белән "җенләнгәннәре" күренеп тора. Шулай булмаса, Әгерҗедән Илнур Галимәрданов кулы сынган килеш келәмгә чыгар идемени?! "Гипсын салдырганнарына ике генә көн узса да, бу бәйгене калдырырга теләмәдем. Сызласа да, авырту турында уйламаска тырышам. Минем максат - көндәшләремне җиңү", - диде ул һәм үз үлчәү категориясендә беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Ә менә абсолют батыр өчен көрәштә Тәбәрле егете Рафит Сибгатов Илнурны җиңүгә иреште.

Бәйгене оештыручы район башлыгы һәм "Хәрби туганлык" оешмасы әгъзаләре матди ярдәм күрсәткәннәр иде. Җиңүчеләр премияләр, грамоталар, медальләр белән бүләкләнделәр. Әфганчылар кулларын кысып бүләкләр тапшырганда яшь көрәшчеләрнең йөзләрендә елмаю балкый иде. Ә Әгерҗедән Илфир Шәрәфетдинов "Иң яшь көрәшче", Мехроб Наимов "Җиңүгә омтылыш", Исәнбайдан Алмаз Сундуков "Иң яхшы техника өчен" номинацияләрендә җиңүче булдылар.

Тагын бер зур бәйге төгәлләнде. Балачактан милли көрәш каннарына сеңгән малайлар бу спорт төреннән әле озак вакыт аерыла алмаслар. Яңа бәйгеләрдә яңа җиңүләр насыйп булсын аларга!

Бәйгене оештыручылар бу көнне ярыш уздыру өчен бар мөмкинлекләрне тудырган училище директоры Рафил Бадахшинга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Җиңүчеләр

25 килога кадәр: I - Линар Ахунов, II - Илнар Ахунов, III - Рамазан Шәрипов (Әгерҗе).

30 килога кадәр: Андриян Сэрэтяну (Әгерҗе), Риназ Уразманов (Тәбәрле), Марат Закиров (Тирсә).

33 килога кадәр: Нәфис Абдуллин (Көчек), Айнур Сибгатов (Тәбәрле), Гадел Ягъфәров (Исәнбай).

36 килога кадәр: Ильяс Колбасов (Әгерҗе), Раушан Хәбиров (Исәнбай), Сәгадәт Җәмилев (Исәнбай).

40 килога кадәр: Гарник Ханумян (Әгерҗе), Бәйрәм Джумадурдыев (Әгерҗе), Ранис Шамилов (Көчек).

43 килога кадәр: Диловар Наимов (Әгерҗе), Данияр Гәрәев (Тәбәрле), Искәндәр Нурмиев (Тирсә).

46 килога кадәр: Алмаз Сундуков (Исәнбай), Артур Репин (Әгерҗе), Илсаф Хуҗин (Көчек).

50 килога кадәр: Адель Сабирҗанов (Көчек), Айдар Гыйззәтуллин (Тәбәрле), Илназ Ваһапов (Тирсә).

55 килога кадәр: Илнур Галимәрдәнов, Артур Нуртдинов, Хуршед Кенджаев (Әгерҗе).

60 килога кадәр: Рафит Сибгатов (Тәбәрле), Нияз Мусин (Тирсә), Радик Мифтахов (Тирсә).

63 килога кадәр: Радик Муллахмәтов, Илнур Хәмидуллин, Филүс Галиәхмәтов (училище).

63 килодан югары: Сәрвәр Ходайбирганов, Рамил Ваһапов, Алмаз Гайнетдинов.

Абсолют батыр - Тәбәрледән Рафит Сибгатов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев