Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Көрәш бәйгесенә 250 мең сум – иганәче бүләге

    Әгерҗе районы Кырынды авылында милли көрәш бәйгесе уздыруга шушы авыл егете - эшмәкәр Вилнур Галиев 250 мең сум акча бирде. Шуның 115 мең сумына көрәш келәме сатып алдылар. Элек-электән көрәшчеләре белән дан тоткан Кырындыда бу көнне чын бәйрәм булды. Исәнбай, Көчек, Тирсә, Ямурза, Тәбәрле, Кырынды, Әгерҗе, район эчке эшләр бүлегеннән...

    Әгерҗе районы Кырынды авылында милли көрәш бәйгесе уздыруга шушы авыл егете - эшмәкәр Вилнур Галиев 250 мең сум акча бирде. Шуның 115 мең сумына көрәш келәме сатып алдылар.
    Элек-электән көрәшчеләре белән дан тоткан Кырындыда бу көнне чын бәйрәм булды. Исәнбай, Көчек, Тирсә, Ямурза, Тәбәрле, Кырынды, Әгерҗе, район эчке эшләр бүлегеннән баһадир ир-егетләр бил алыштылар. Бәйгедә призлы урын алган көрәшчеләргә - 5, 3, 2 мең сум акчалата премияләр тапшырылды. Абсолют батыр калган Илшат Каеров 10 мең сум белән бүләкләнде. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган көрәшчеләр дә бүләкләр алдылар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: