Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Кубок әлегә Әгерҗедә калды

РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенең һәр елны яшүсмерләр арасында хоккей турниры уздыруы матур традициягә әйләнде. Быел ул дүртенче тапкыр үткәрелде. Башка елларны әлеге турнирда берничә көчле команда катнаша иде. Узган ел, мәсәлән, Әгерҗенең "Спутник", Ижауның "Юниор", "Гвоздика" командалары белән бергә Тирсә яшүсмерләре дә көч сынаштылар. Әмма моңа...

РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенең һәр елны яшүсмерләр арасында хоккей турниры уздыруы матур традициягә әйләнде. Быел ул дүртенче тапкыр үткәрелде.
Башка елларны әлеге турнирда берничә көчле команда катнаша иде. Узган ел, мәсәлән, Әгерҗенең "Спутник", Ижауның "Юниор", "Гвоздика" командалары белән бергә Тирсә яшүсмерләре дә көч сынаштылар. Әмма моңа кадәр бүлек Кубогын гел Ижау командасы алып китте. Быел да ут күршеләребез Кубокны алу өчен җан-фәрманга тырышырлар инде дигән уй уен башланганчы баштан чыкмады.
Әмма турнирга бу юлы ике генә команда килгән иде. Ижауның "Ижсталь" уенчылары Әгерҗенең 2001 елгы "Спутник" командасын беренче периодта 5:6 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Икенче периодны ижаулылар 2003 елгылар белән уйнадылар һәм аларны да җиңделәр. Шуннан соң ижаулылар башка уйнамадылар һәм кайтып киттеләр.
Турнирны оештыручылар "Спутник" командасын икегә бүлеп уеннарны дәвам иттерделәр. "Спутник-ДЮСШ" һәм "ДЮСШ-Әгерҗе" командалары арасында уен бик кискен барды. Период тәмамланганда исәп 4:4 иде. Һәм беренче алка керткәнче яңадан уенны дәвам иттеләр. Һәм "Спутник-ДЮСШ" командасы 5 минут эчендә көндәшләре капкасына алка кертеп җиңү яулады. Шулай итеп, әлеге турнирда "Спутник-ДЮСШ" - I, Ижауның "Ижсталь" - II, "ДЮСШ-Әгерҗе" III урынны алды.
Җиңүчеләрне РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов, милиция ветераннары Фәрит Ваһапов, Сәүбән Сәфәров тәбрикләделәр. Һәр уенчыга медальләр, грамота, истәлек бүләге тапшырдылар. Иң оста уенчылар Данил Овчинников, Дәниф Галиуллин, Данис Апаниаев, Максим Грошев, Вадим Клещев, Лиана Луканина, Милад Ильязов төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр.
Кубок әлегә Әгерҗедә калды. Май бәйрәмнәре алдыннан берничә команда янә Әгерҗе Боз сараенда очрашачак һәм Кубок өчен көрәшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев