Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Кубок - Әгерҗе командасында

Әгерҗе эчке эшләр бүлеге Кубогын өч ел рәттән Ижау командалары яулаган иде. Озак вакытка сузылган тәнәфестән соң бу атнада Әгерҗенең "Спутник" командасы Кубокны кире үзебезгә кайтара алды. Район эчке эшләр бүлеге алтынчы тапкыр яшүсмерләр арасында хоккей ярышы уздыра. Быелгысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Ярыш 2003-2004 елгылар арасында узды. Ижаудан...

Әгерҗе эчке эшләр бүлеге Кубогын өч ел рәттән Ижау командалары яулаган иде. Озак вакытка сузылган тәнәфестән соң бу атнада Әгерҗенең "Спутник" командасы Кубокны кире үзебезгә кайтара алды.
Район эчке эшләр бүлеге алтынчы тапкыр яшүсмерләр арасында хоккей ярышы уздыра. Быелгысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Ярыш 2003-2004 елгылар арасында узды. Ижаудан - өч, Екатеринбург, Ува командалары белән бергә Әгерҗенең яшь хоккейчылары да бозга чыктылар. Иртәнге сәгать 8дә старт бирелгән ярыш кичке 6га кадәр дәвам итте.
- Ярышларны башыннан ахырына кадәр көне буе тын да алмый карыйбыз. Әгерҗе малайларының бозда үзләрен шулкадәр ышанычлы тотулары, җиңү өчен җан атулары бик ошый. Әти-әниләрнең балаларына җан-фәрманга көч бирүләре дә ярдәм итә. Әнә, Әгерҗенең "Спутник" командасы белән Уваның "Ягуар"ы көндәшләрен ничек матур җиңеп баралар, - ди милиция ветераны Рамил Ясәвиев.
Аның белән бергә ярышны карарга мөхтәрәм ветераннар Сәүбән Сәфәров, Фәрит Ваһапов та килгәннәр иде.
Иң "куркыныч" көндәш Ижауның "Гвоздика" командасы булса да, бу юлы Удмуртия дусларыбыз өченче урынга гына калдылар. Әмма алар Ижауның "Юниор" командасын 7:0 исәбе белән тар-мар иттеләр.
Хәлиткеч уен якынлаша. Безнең "Спутник" командасы белән Уваның "Ягуар" бозга чыгарга әзерләнә. Тренерлар Әсгать Гарифуллин белән Алексей Яковлев яшь спортчыларыбызга соңгы киңәшләрен әйтәләр. Әти-әниләрнең дәррәү булып "Спутник, алга!", "Спутник, алка керт!", "Әйдә!" дип кычкыру-сызгырулары бер генә мизгелгә дә тынып тормады. Беренче периодта ук ике алка кертеп алга ыргылган "Спутник" көндәшләрен җиде алка белән "бүләкләде". Ә увалылар безнекеләр капкасына ике алка кертттеләр. Шулай итеп, өч елдан соң, ниһаять, Кубок бездә калды.
- Шәкертләребезнең бүгенге уены белән без бик тә канәгать. Җиде кат тирне чыгарып шөгыльләнүебез бушка китмәде, - ди тренер Әсгать Гарифуллин.
- Ә без ничек шат! Афәрин! Балаларыбызга да, тренерларга безгә сөенечле мизгелләр бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәт! - диделәр әти-әниләр.
- Көне буе уйнап бераз алҗыткан булса да, соңгы уенда ничек тә җиңәргә кирәк дигән максат куйдык. Һәм моңа ирештек тә, - ди Александр Белов чын күңелдән шатланып.
Ул әлеге ярышның "Иң яхшы һөҗүмчесе" дип танылды. Уеннар барышында Саша көндәшләре капкасына 14 (!) алка кертте.
"Спутник"ның җиңүендә капкачы Дәниф Галиуллинның да өлеше бик зур. Капкага очып керәм дигән алкаларны, әнә, ничек оста эләктереп алды. Ул "Иң яхшы капкачы" исемен яулады.
- Кызганыч, әтисе Рауфан гына малаеның уңышларын күрә алмады, - дип уфтанып алды бабасы Наил оныгын котлаганда.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимов, мөхтәрәм милиция ветераннары, иганәче - Ижау эшмәкәре Кырынды егете Вилнур Галиев барлык хоккей командаларына акчалата премияләр, ә җиңүче яшүсмерләргә медаль, грамота, командаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
- "Спутник" командасының җиңүенә чиксез шатбыз. Бүген ярыш бик матур, кызыклы узды. Киләсе елга да Әгерҗедә сезне көтеп калабыз, - диде Ренат Ибраһимов командаларга бүләкләр тапшырганда. Бүләкләр алуда ярдәм иткән Вилнур Галиев, Әгерҗе ит комбинаты, "Техноград", "Пятерка" сәүдә үзәкләре җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Ул "Спутник" командасын шайба формасында ясалган торт һәм Кубок белән бүләкләде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев