Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кубок – Исәнбай командасында

    4нче мәктәптә 12нче тапкыр район башлыгы кубогына көрәш бәйгесе уздырылды. Абсолют батыр исеменә Салагыш авылы көрәшчесе Илнур Хәбибуллин лаек булды. Ә команадалар арасыннан Исәнбай көрәшчеләре - I урында. Бәйгедә барлык авыл җирлекләреннән, район эчке эшләр бүлегеннән, Әгерҗе янгын сүндерү бүлекчәсеннән көрәшчеләр катнашты. Салагыштан Илнур Хәбибуллинга тиңнәр булмады - абсолют батыр...

    4нче мәктәптә 12нче тапкыр район башлыгы кубогына көрәш бәйгесе уздырылды. Абсолют батыр исеменә Салагыш авылы көрәшчесе Илнур Хәбибуллин лаек булды. Ә команадалар арасыннан Исәнбай көрәшчеләре - I урында.
    Бәйгедә барлык авыл җирлекләреннән, район эчке эшләр бүлегеннән, Әгерҗе янгын сүндерү бүлекчәсеннән көрәшчеләр катнашты. Салагыштан Илнур Хәбибуллинга тиңнәр булмады - абсолют батыр исеменә лаек булган әлеге көрәшчегә район башлыгының 10 мең сум премиясе тапшырылды. Ә командалар арасыннан Исәнбай көрәшчеләре бу юлы да сынатмадылар: бәйгегә килгән 12 көрәшченең барысы да - призлы урыннарда. Илшат Хуҗин, Айнур Галимуллин, Әлмир Шәрәфиев, Рамил Саликов, Эльмир Фәтхетдинов үз үлчәү категорияләрендә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр.
    Үз үлчәү категорияләрендә I урынга лаек булучыларга район башлыгының 3әр мең сум, II урынга ия булучыларга 2шәр мең сум, III урын ияләренә 1әр мең сум акчалата бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне көрәшчеләр район башлыгы Валерий Макаров кулыннан кабул итеп алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: