Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Кубок – тимерьюлчыларда

"Локомотив" стадионында бер айга якын Әгерҗе районы башлыгы Кубогына футбол буенча барган турнирга 30 июльдә нокта куелды. Локомотив депосы спорт сөючеләренең "Йолдыз" командасы уенчылары һөнәри бәйрәмнәре алдыннан үзләренә бүләк ясадылар. Алар, беренче урын яулап, күчмә Кубокка ия булдылар. Әлеге турнирны уздыру шәһәрдә матур традициягә әйләнде. Ул быел унөченче тапкыр спорт...

"Локомотив" стадионында бер айга якын Әгерҗе районы башлыгы Кубогына футбол буенча барган турнирга 30 июльдә нокта куелды. Локомотив депосы спорт сөючеләренең "Йолдыз" командасы уенчылары һөнәри бәйрәмнәре алдыннан үзләренә бүләк ясадылар. Алар, беренче урын яулап, күчмә Кубокка ия булдылар.
Әлеге турнирны уздыру шәһәрдә матур традициягә әйләнде. Ул быел унөченче тапкыр спорт сөючеләрне җыйды. Шунысы сөенечле, бәйгедә катнашучы командалар елдан-ел арта. Быел турнирда "Факел" (газ-эксплуатация хезмәте), "Ветераннар", "Йолдыз" (локомотив депосы), "Торпедо" (2нче мәктәпне тәмамлаучылар), "СМФ Колпаков" (шәхси эшмәкәр Колпаков), "Спутник-Ультрас" (төрле мәктәп укучылары), "Яшьләр" (4нче мәктәп укучылары), "Сарсак-Омга", "АЗСМ" (төзү материаллары заводы), "ВЧД-14" (вагон депосы) - барлыгы 10 команда район башлыгы Кубогы өчен көрәште.
Футболчылар арасында турнир старт алган елдан ук уйнап шактый чарланган уенчылар да бар. Әнә алар, "Яшьләр"дән "Ветераннар"га кадәр үскән тәҗрибәле спортчылар Илнур Галимҗанов, Юрий Маркочев, Андрей Болотов, Павел Капитонов, Ринат Арасланов. Алардагы энергия, осталык, җитезлеккә сокланып туймаслык.
Сарсак-Омга яшьләре дә быел да әлеге турнирда катнашырга теләк белдергәннәр. "Авыл егетләре һәр уенга дәртләнеп, ашкынып, җиңү яулау теләге белән килделәр", - ди алар турында спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов. Быел футболчылар сафын тагын берәү - "СМФ Колпаков" командасы уенчылары да тулыландырган.
Бер ай дәвамында уеннар бик киеренке барды. Чөнки командаларның барысы да диярлек көчле иде. Менә финалга чыккан командалар арасында Кубок өчен көрәш башланды. Футбол кырында III-IV урыннар өчен хәлиткеч уен бара. I тайм "Торпедо" хисабына 1:0 белән төгәлләнсә дә, II таймда "Ветераннар" исәпне 2:1 иттеләр һәм турнирның III баскычына күтәрелделәр. Ә бит "Торпедо" уенчылары узган ел Кубокка ия булганнар иде.
Ә I урын яулаучы команданы ике таймда гына белә алмадык. Чөнки "Факел" командасы II таймның соңгы секундларында исәп-хисапны 2:2 итеп тигезләп куйды. Уенчыларга өстәмә вакыт бирелде. Командаларның җанатарларын бер генә сорау борчыды: "Кем җиңәр?". Әнә, Анатолий Кулагин "Йолдыз" уенчылары өчен җан ата. "Футболга кечкенәдән гашыйк мин. Заманында бик яхшы футболчы идем. Бүгенге уенда "Йолдыз" командасының җиңүен телим. Чөнки үзем дә тимер юлда эшлим", - диде. Ә менә уллары Радмир һәм Алим белән уеннарны карарга килгән Ринат Хәкимов: "Без ике команда өчен дә көч бирәбез", - диде. Радмир да, Алим да инде берничә ел футбол белән шөгыльләнәләр, шуңа күрә стадионда узган бер генә ярышны да калдырмыйча карап баралар икән.
Хәлиткеч минутлар якынлашты. Ниһаять, "Йолдыз" командасы, "Факел"ның капкасына туп кертеп, быелгы турнирның чемпионы булды. Менә алар җиңү өчен көрәшкән футболчылар: Андрей Моргунов, Артем Рыков, Сергей Ванягин, Андрей Крылов, Артем Стариков, Александр Галкин, Александр Шәрипов. Алар барысы да 2нче мәктәпне тәмамлаганнар, локомотив депосында машинист һәм машинист ярдәмчеләре булып эшлиләр. Алар - эштә дә, спортта да бергә.
Уенчыларга көч бирергә килгән район башлыгы Фәрит Габбасов исеменнән Илшат Гайнетдинов җиңүчеләрне, турнирда катнашкан командаларны котлап, аларга истәлек бүләкләре, район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Ә иң-иңнәр төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр. Эдуард Чувамов ("Факел) - "Иң файдалы уенчы", Илдар Шәйдәүләтов ("Торпедо") - "Иң яхшы капкачы", Сергей Радаев (ВЧД-14) - "Иң яхшы һөҗүмче", Илшат Хәкимов ("Яшьләр") - "Иң яхшы саклаучы", көндәшләре капкасына 9 туп керткән Алексей Ерохин "Иң яхшы бомбардир" номинацияләре җиңүчеләре булдылар. Ә турнирның төп җиңүчесе булган "Йолдыз" командасы (капитаны - Андрей Моргунов) Кубок белән бүләкләнде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев