Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Кырындыда көрәшчеләр буыны дәвам итә

Ижауда яшәүче эшмәкәр Вилнур Галиев туган авылы Кырындыда көрәш бәйгесе уздыру өчен 250 мең сум акча бирде. Шуның 115 мең сумына көрәш келәме сатып алдылар, калган акча көрәшчеләрне бүләкләүгә тотылды. ИЛНУРГА АЛМАШ КИРӘК Район күләмендәге мондый зур спорт бәйрәмен Кырындыда күптән күргәннәре булмагандыр. Ә бит бу авыл элек-электән көрәшчеләре белән...

Ижауда яшәүче эшмәкәр Вилнур Галиев туган авылы Кырындыда көрәш бәйгесе уздыру өчен 250 мең сум акча бирде. Шуның 115 мең сумына көрәш келәме сатып алдылар, калган акча көрәшчеләрне бүләкләүгә тотылды.
ИЛНУРГА АЛМАШ КИРӘК
Район күләмендәге мондый зур спорт бәйрәмен Кырындыда күптән күргәннәре булмагандыр. Ә бит бу авыл элек-электән көрәшчеләре белән дан тоткан.
- 1945 елны авылда беренче Сабан туе уздырылды. Мәйдан батыры булып калган баһадир гәүдәле көрәшче Һади Авзалов районда да беренчелекне алды. Сугыштан соң Галиәхмәт-Фәһем Нурмөхәммәтовлар, Баян Шабаев, Сабир-Сәгыйрь Ситдыйковлар ничә тапкыр Сабантуй батыры булып калдылар икән?! Җәүдәт Исмәгыйлевның уллары Илвир, Илназ, Илнур, Сирень Нурмөхәммәтовның улы Данирның да әтиләре эзеннән китүләренә сөенәм. Кырынды көрәшчеләре заманында тирә-юньдәге авылларны "дер" селкетеп торалар иде, - дип искә ала авыл аксакалы Габдулла ага Галиев.
Бу көнне Кырындының үзеннән генә дә 15ләп көрәшче бил алышты. Алар белән бергә Әгерҗе, Исәнбай, Көчек, Ямурза, Тәбәрле, Тирсә авылларыннан, район эчке эшләр бүлегеннән 60лап ир-егет келәмгә чыкты. Ә көрәшчеләрнең ничек бил алышканнарын аларга алмашка үсүче малайлар күзәттеләр. Вилнур абыйлары яңа келәм алып кайтканнан соң 15ләп малай авыл башлыгы Илназ Закиров җитәкчелегендә көрәш түгәрәгендә шөгыльләнә башлаган.
Көрәш барышында бәйгенең төп иганәчесе Вилнур Галиев белән әңгәмә корып алабыз.
- Чаңгыда йөрсәм дә, җәен йөзү белән шөгыльләнсәм дә, боксны ныграк яратам. Бу спорт төре буенча ярыш карарга хәтта Мәскәүгә кадәр барам, - ди ул.
- Ә ни өчен көрәш бәйгесе оештырырга булдың? - дигән сорауга:
- Авылда Сирень абый Нурмөхәммәтовтан соң мәйдан батыры булып елның елында Илнур Исмәгыйлев кала. Беренчедән, киләчәктә аңа да алмаш кирәк. Икенчедән, яшүсмерләр урамда нишләргә белми йөрмәсеннәр, сәламәт яшәү рәвеше алып барсыннар, физик яктан көчле, нык булып үссеннәр дип телибез. Шуңа күрә бәйге оештырырга булдык та инде. Киләчәктә бәлки әле фонд булдырып, көрәшчеләрне тагын да үстерү, аларны бүләкләү юлын эзләрбез. Бу бәйгене дә традицион итәргә уйлыйбыз. Һәм әлеге ярышта бары үзебезнең район спортчылары гына катнашсын дигән максат куябыз, - диде Вилнур.
ИГАНӘЧЕГӘ РӘХМӘТ
Күп кенә көрәшчеләрнең келәмгә берничә ел чыкканнары булмаган. Ә мондый бәйге ымсындырган аларны, әлбәттә. Кырындыдан Данир Нурмөхәммәтов көндәшен 5:0 исәбе белән җиңде.
- Соңгы тапкыр өч ел элек көрәшкән идем. Армиядән кайткач эшкә урнаштым, көрәш бераз вакытка онытылып торды. Авылда бәйге була дигәч, йөрәк җилкенеп куйды. Хәзер авылга кайткан саен көрәш белән шөгыльләнербез дип уйлыйм. Көрәшчеләр өчен шартлар тудырылуына сөенәм, - диде Данир.
Район эчке эшләр бүлегеннән Риназ Гадршин да пьедесталга күтәрелде бу көнне.
- Өч ел элек район башлыгы Кубогына уздырылган бәйгедә бил алышканнан соң кулга сөлге алып караган юк иде, - диде ул.
Кырындыдан Сәрвәр Ходайбирганов, Илнур Шәйдуллин, Исәнбайдан Ранис Хәбиров, Рузил Гобәйдуллин да көрәшне сагынганнар. Бу егетләрнең армия сафларыннан кайтканнан соң әле беренче тапкыр келәмгә чыгулары иде.
Исәнбайдан Илшат Хуҗинның иң чиста, иң матур алымнар күрсәтеп көрәшүенә бәйге саен сокланабыз. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимов аңа махсус бүләк тапшырды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу көнне махсус бүләкләргә Тәбәрледән Эльвир Гыймазов, Исәнбайдан Рузил Гобәйдуллин һәтм Әлмир Шәрәфиев та лаек булдылар.
Бәйге барганда Мамадышта "Сабантуй" журналы призына уздырылган ярышта катнашкан көрәшчеләр дә кайтып төштеләр. 45 команда арасында безнекеләр 20нче урынга лаек булганнар. Әгерҗедән Хәмзәали Шәрипов, Ямурзадан Самат Хикмәтуллин, Исәнбайдан Алмаз Сундуков - бишенче урыннарда. Ерак юлдан кайтып шактый алҗыган булсалар да, бу яшүсмерләр келәмдә матур гына көрәш алымнары күрсәттеләр.
Бәйге ахырына якынлашты. Авылларында бәйге тәүге тапкыр уздырылса да, Кырынды көрәшчеләре сынатмады. Данир Нурмөхәммәтов, Вилдан Зарипов, Илвир Исмәгыйлев, Рафат Сафиуллин, Фәнис Насретдинов пьедесталга күтәрелделәр. Абсолют батыр калган Исәнбайдан Илшат Каеров 10 мең сум премия һәм Мактау грамотасын авыл аксакалы Габдулла ага Галиев кулыннан алды. Ә призлы урыннар алганнарга бәйгенең төп иганәчесе Вилнур Галиев 5, 3, 2 мең сум акчалата бүләкләр тапшырды.
Мондый иганәчеләр булганда, авылда көрәшне үстерүгә Илназ Закиров кебек авыл башлыклары җан атып йөргәндә, спортчыларны үсендереп торганда әле көрәш районыбызда тагын да үсәр дигән өмет зур. Бәйгене оештыручылар да, көрәшчеләр дә авылдашлары Вилнур Галиевка һәм аның дусларына тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.
ҖИҢҮЧЕЛӘР:
Әгерҗедән Диловар Наимов, Исәнбайдан Әлмир Шәрәфиев, Эльмир Фәтхетдинов, Илшат Каеров, Тирсәдән Радик Төхвәтуллин, Ямурзадан Илнур Шиабетдинов. Абсолют батыр Илшат Каеров.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев