Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Кызлар да футбол уйный

"Мини-футболны - мәктәпкә" республика ярышларында Әгерҗе укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар. 4нче мәктәпнең егетләр командасы - беренче, 2нче мәктәпнең кызлар командасы икенче урын яуладылар. Андрей Бушмелевның шәкертләре - 4нче мәктәптә футбол белән шөгыльләнүче яшүсмерләрнең ярышларда көндәшләрен тар-мар итеп, җиңү яулаулары турында безнең инде күп тапкырлар язганыбыз бар. Ә менә кызларның...

"Мини-футболны - мәктәпкә" республика ярышларында Әгерҗе укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар. 4нче мәктәпнең егетләр командасы - беренче, 2нче мәктәпнең кызлар командасы икенче урын яуладылар.
Андрей Бушмелевның шәкертләре - 4нче мәктәптә футбол белән шөгыльләнүче яшүсмерләрнең ярышларда көндәшләрен тар-мар итеп, җиңү яулаулары турында безнең инде күп тапкырлар язганыбыз бар. Ә менә кызларның туп тибүләре - әле яңалык. Бу турыда 2нче мәктәп тренеры Илдар Идиятовтан белештек.
- Узган ел ук кызларны футболга тарту идеясе туган иде. Башта секциягә берничә генә кыз йөрде. Ә сентябрьдә республика ярышлары булачак дип хәбәр итүгә бик күп кызлар футбол белән шөгыльләнергә теләкләре барлыгын әйттеләр. Хәзер 5-6 сыйныфтан 15 кыз футбол уйный. Кайберләре инде хәтта малайларны да уздыра. Ә андый команда белән ярышларда да катнашырга була, - ди тренер.
Мини-футболда уен кырында дүрт уенчы һәм капкачы гына була. Ә запаста уенчылар булу мәҗбүри. Иң авыры капкачы сайлау, диләр тренерлар. Кызлар командасы бу яктан откан. Валерея Шмелева - хәзергә алыштыргысыз капкачы. Ә команда капитаны итеп Александра Синцованы сайлаганнар. Саша бу секциядә беренче көннән үк шөгыльләнә. Әле ул - кул сугышы буенча Россия чемпионы да.
- Көндәшләр бик көчле булса да, без һич кенә дә бирешергә теләмәдек. Хәтта беренче урынга да өметләнгән идек. Әмма Чаллы кызлары бездән 2-3 яшькә олырак һәм берничә ел шөгыльләнүләре белән алдырдылар. Без икенче урынга да сөендек. Бу әле безнең соңгы җиңү булмас, - ди капитан.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев