Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Марилар барысын да уздыра

30 чиләк су, 2 пот белен, 86 машина... Нинди саннар бу дип аптырап калдыгызмы? Узган шимбәдә Бима авылында оештырылган "Мари лыжня" чаңгы ярышына әнә шуның кадәр җиңел машина килде, чаңгычылар һәм җанатарлар өчен шулкадәр су белән чәй кайнаттылар һәм аларны шуның кадәр белен белән сыйладылар. Мари халкы бигрәк кунакчыл инде....

30 чиләк су, 2 пот белен, 86 машина... Нинди саннар бу дип аптырап калдыгызмы? Узган шимбәдә Бима авылында оештырылган "Мари лыжня" чаңгы ярышына әнә шуның кадәр җиңел машина килде, чаңгычылар һәм җанатарлар өчен шулкадәр су белән чәй кайнаттылар һәм аларны шуның кадәр белен белән сыйладылар.

Мари халкы бигрәк кунакчыл инде. Кунакларны милли костюмнардагы егет-кызлар җыр-бию, гармуннар белән каршыладылар. Өстәлләрдә самавырлар кайнады. Һәркемне хуш исле чәй һәм кайнар белен белән сыйладылар. Шундый кунакчыл, киң күңелле марилар янында кәеф үзеннән-үзе күтәрелә. Һава торышы да заказ буенча диярсең. Кояш елмая, табигатьтә яз исе килә. Матур традициягә әйләнгән "Мари лыжня"га районыбыз авылларыннан гына түгел, Удмуртиядән дә килүчеләр бар иде. Кунакларны Бима авыл җирлеге башлыгы Владимир Шамеев бик җылы сәламләде. "Бу чаңгы ярышлары нәкъ безнең җирлектә башланган иде. Аның озын гомерле булачагына һәм елдан-ел күбрәк кешене тартачагына һич шигем юк. "Мари лыжня"ны башлап җибәрүдә зур хезмәт куйган Эдуард Михайлов, тренерлар Юрий Васильев, Виталий Семеновка мең рәхмәт. Сезнең тырышлык югалмый. Карагыз, күпме кешене җыйды безнең чаңгы бәйрәме!" - диде ул. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, шушы төбәктә туып-үскән Руслан Иванов, чаңгычыларны сәламләп, аларга җиңел юллар теләде. Красный бор хастаханәсе баш табибы, мариларның милли-мәдәният автономиясе рәисе Владимир Кибатов бу ярышларга яңалык кертүен - Доктор призы булдырылуын белдерде. Бу призга иң беренче Бимадан 42 яшьлек Леонид Миляев лаек булды. Биш ел элек ул тәмәкене дә, аракыны да ташлап, сәламәт яшәү рәвеше алып бара башлаган. Менә, ичмасам, тәвәккәл чын ир-егет! Хәзер ул авылда иң хөрмәтле һәм кирәкле кеше, куллары алтын аның.
Ярыш флагын күтәрү хокукы спорт ветераны Анатолий Дмитриев белән районда "Ел спортчысы" исеменә лаек булган Татьяна Корневага бирелде. Ярышларны җитәкчеләр башлап җибәрде. Спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов мондый ярышны тыныч кына күзәтеп торамы соң инде?! Ул да чаңгыга басты һәм финишка өченче булып килеп җитте. Күләгәш авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев аннан җитезрәк булды һәм II урын алды. Ул авыл башлыкларының республика ярышларында районыбыз данын яклаячак. Ә Әгерҗедән килгән ДООЦ директоры Алексей Колчин бу юлы да беренчелекне алды.
Балалар бакчаларыннан килгән нәни чаңгычылар ярышын карау аеруча кызык булды. Кам.Ключтан Аделя Семенованың чын чаңгычы булып үсәчәгенә һич шик юк. Яшьтәшләрен күпкә артта калдырып алга ыргылды ул. Башка сабыйлар да җан-фәрманга тырышып финишка килеп җиттеләр. Иң мөһиме: берсе дә еламады, берсе дә үпкәләмәде, чаңгы юлыннан кире борылмады. Ә финишта аларны тәм-томнар көтә иде.
Чират чын чаңгычыларга да җитте. Танылган мари чаңгычылары белән рәттән беренче тапкыр ярышырга килгән Девәтернә, Кадыбаш, Көчек, Вәркләд-Бодья егет-кызларының кыюлыгына сокланмый мөмкин түгел. "Мариларны узып булмаса да, үзебезне сынап карарга булдык", - диләр девтернәлеләр. Ә Исәнбай чаңгычыларының марилар ярышына беренче генә килүе түгел иде.
Гаилә эстафетасында катнашучы җиде команда чаңгы юлларына чыккач, җанатарлар тагын да ныграк җанландылар. Бу ярышта Бимадан Яркеевлар гаиләсенә тиңнәр булмады. Пеләмештән килгән Михеевлар һәм Осиповлар гаиләләре II һәм III урыннарга чыктылар.
Иң җитезләрне хөрмәтләү тантанасы вакытында тирә-як шат авазлардан тынып тормады. Иң яшь һәм иң өлкән чаңгычыны иң беренче пьедесталга чакырдылар. Менә алар: Пеләмештән 4 яшьлек Ирина Михайлова һәм Күләгәштән 67 яшьлек Виталий Субаев. Пизлы урыннарның күбесен Күләгәш чаңгычылары алды. Бима, Пеләмеш, Кадрәктән дә шәп чаңгычылар бар иде.
Зур спорт бәйрәме футбол белән дәвам итте. Бу юлы кадрәклеләргә тиңнәр булмады.
Әгәр сез бу көнне "Мари Лыжня"га килмәгәнсез икән, бик кызганыч. Мондый азартлы ярышны үз күзләрең белән күреп, шуның эчендә кайнарга кирәк. Марилар башлаган бу ярышлар киләсе елларда да дәвам итәчәк. Шуңа күрә кисәтеп куям, марилар чакыралар икән, килми калмагыз. Чаңгыга басмасагыз да, башкаларга көч биреп тору да кәефне күтәрә, яшәү дәрте бирә.
Сүз уңаеннан: чираттагы чаңгы ярышы "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы призына март аенда узачак. Хәзер үк чакырып куябыз, килегез!
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев