Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Марилар тагын таң калдырды

Узган шимбәдә Кадрәк авылы төрле төбәкләрдән 200дән артык чаңгычыны үзенә җыйды. "Мари лыжня" ярышлары хәзер район күләмендәге спорт бәйрәменә әверелде. Марилар оештырган чаңгы ярышларында бу спорт төрен яраткан һәркем катнаша ала иде. Суыктан курыкмыйча Кадрәк авылына кадәр килеп җитсәң, биредә сине иң элек якты йөз, кайнар чәй белән каршы алып,...

Узган шимбәдә Кадрәк авылы төрле төбәкләрдән 200дән артык чаңгычыны үзенә җыйды. "Мари лыжня" ярышлары хәзер район күләмендәге спорт бәйрәменә әверелде.
Марилар оештырган чаңгы ярышларында бу спорт төрен яраткан һәркем катнаша ала иде. Суыктан курыкмыйча Кадрәк авылына кадәр килеп җитсәң, биредә сине иң элек якты йөз, кайнар чәй белән каршы алып, чаңгыга басканчы марича биергә өйрәтәләр. Бу юлы да шулай булды. Ярышларга кайлардан гына килмәгәннәр?! Көчек, Кырынды, Азево, Красный бор, Исәнбай, Күләгәш, Бима... Хәтта Чаллыдан, Ижау, Сарапул, Каракулинодан да бар иде. Аларга теләктәшлек белдереп торырга, көч-дәрт бирергә җанатарлар да күп җыелган иде. Чаңгычыларның һәрберсен Кадрәк җирлеге башлыгы Михаил Васильев үзе сәламләп каршы торды. Чәй белән сыйлаганнан соң ул аларга мари биюе буенча "класс" күрсәтте. Балалар коллективында шөгыльләнүчеләр дә мари халкының җыр-биюләре белән таң калдырдылар. Аларның дәртләнеп тыпыр-тыпыр биюләренә карап та ярышларның кызу булачагын аңларга була иде.
Хуҗалар җыр-биюләре белән, әнә шулай, кәефне күтәргәч, чаңгычылар ярышлар булачак мәйданга юнәлделәр. Аларны биредә район башлыгы сәламләде. "Бүгенге спорт бәйрәме - сәламәтлекне ныгыту, күркәм традицияләрне дәвам итү, дуслар белән очрашып бергәләп ял итү, яңа дуслар табу өчен дә менә дигән мөмкинлек ул. Сезнең яхшы кәефне күреп, үзем дә чаңгыга басарга уйлап торам. Дөрес, сезнең кебек чаңгы юлларында кош сыман оча алмам. Ләкин ап-ак кар юллары буйлап чаңгыда бер җилдереп килү күңелгә рәхәтлек бирә бит", - диде Фәрит Габбасов.
Ярышны җитәкчеләр башлап җибәрде һәм аларның башында район җитәкчесе үзе иде. Аннан соң кечкенәләргә старт бирелде. Быелгы "Мари лыжня"ның иң яшь катнашучылары - өч яшьлек Паша Егоров белән Данил Асылбаевка Фәрит Габбасов бүләкләр тапшырды һәм алар белән фотога төште.
Бу көнне чаңгы юлларында районыбыз мариларының горурлыгы булган иң көчле чаңгычы студентларыбыз да күренде. Алар туган командаларына көч биреп торырга килгәннәр иде. Әлегә чаңгыга басарга бераз куркыбрак торганнар өчен шунда ук башка төрле ярышлар да оештырылды. Кемдер аркан тартып көчен сынады, кайберәүләр мини-футбол уйнады. Чаңгычылар ярышкан арада беркем дә күңелсезләнеп, туңып басып тормады.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре дә килеп җитте. Төрле категория чаңгычылар арасында Владислав Васильев, Диана Субаева, Виктория Красноперова, Виктор Ишпаев, Снежана Семенова, Алевтина Сайпышева (Күләгәш), Татьяна Корнева, Динә Бәширова, Вячеслав Яркеев, Эмма Ильина (Бима), Роман һәм Эдуард, Валентина Михайловлар (Пеләмеш), Алексей Семенов, Геннадий Орехов (Кам.Ключ), Василий Иликпаев (Кадрәк) җиңүче булдылар.
70 яшьләрен узгач та, картлыкларын онытып, чаңгыга баскан Байтуганнан Зоя Семикеева, Кадрәктән Евдокия Петряева, Валерий Шуматов, Красный бордан Виталий Ишкулатов, Күләгәштән Виталий Субаев махсус призга лаек булдылар. "Иң яхшы чаңгычы" исеменә быел кем лаек булды дип уйлыйсыз? Әлбәттә, бик күп республика ярышларында призлы урыннар яулаучы "Пеләмеш" хуҗалыгы җитәкчесе Эдуард Михайлов! Ул бу көнне хәтта дүрт тапкыр "круг" биреп, барысында да җиңеп чыкты.
Шулай итеп, быелгы "Мари лыжня" да тарихка кереп калды. Мари дусларыбыз актив тормыш алып барулары, кечесенең дә, олысының да спортны үз итүләре белән тагын бер тапкыр таң калдырдылар. Ә ярышлар флагы тантаналы төстә Бима җирлегенә тапшырылды.
Илшат Гайнетдинов,
спорт һәм туризм бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев