Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Матур традиция дәвам итәчәк

Бөек Җиңүнең 68 еллыгы алдыннан шәһәребез мәктәпләре укучылары, хезмәт коллективлары 28нче тапкыр традицион Тынычлык эстафетасына җыелдылар. Быелгы бәйге стадионда үткәрелде. Йөгерешчеләрнең кәефе күтәренке, көлешәләр, гөрләшәләр... Кайберәүләр, бик арттан килеп, кеше көлкесенә калмаммы дип тә борчыла. Йөгерешчеләрне "Әгерҗе шәһәре" башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Абдуллин, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов...


Бөек Җиңүнең 68 еллыгы алдыннан шәһәребез мәктәпләре укучылары, хезмәт коллективлары 28нче тапкыр традицион Тынычлык эстафетасына җыелдылар.
Быелгы бәйге стадионда үткәрелде. Йөгерешчеләрнең кәефе күтәренке, көлешәләр, гөрләшәләр... Кайберәүләр, бик арттан килеп, кеше көлкесенә калмаммы дип тә борчыла.
Йөгерешчеләрне "Әгерҗе шәһәре" башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Абдуллин, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов сәламләделәр. "Элек Тынычлык эстафетасын карарга хөрмәтле сугыш ветераннары да килә иде. Кызганыч, хәзер инде алар, сәламәтлекләре булмау сәбәпле, сезгә көч бирергә килә алмыйлар. Әмма без бу матур традицияне дәвам итәчәкбез", - диде Илшат Салихович. Спортчылар сугышта һәм аннан кайткач вафат булган батыр якташларны һәм әлеге эстафетага нигез салган спорт ветераны Марс Идрисовны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Быел йөгерү юлларына 120 укучы һәм 20 эшче-хезмәткәр чыкты. Әгерҗе өчен бу аз, әлбәттә. Исегезгә төшерегез әле: элек йөгерү юлларына җитәкчеләр дә, хезмәткәрләр дә бик күп чыга иде. Ә быел вагон депосы, эчке эшләр бүлеге, янгын сүндерү часте һәм 27 училище хезмәткәрләре генә катнаштылар.
Иң беренче эстафетага 5-7 сыйныф укучылары чыкты һәм һәрберсе 350 метр аралы дистанцияне үтте. 3нче мәктәп укучысы Максим Долгомиров беренче этапта ук дилбегәне үз кулына алды. Аның артыннан чапкан сыйныфташлары да беренчелекне бирмәделәр. Һәм әлеге мәктәп укучылары, 11 минут 24 секунд эчендә 9 этапны үтеп, беренчелекне яуладылар. Ә менә II-III урыннарны кем аласын баштарак төгәл генә әйтеп булмады. 8нче этапта йөгергән 1нче гимназия укучысы - фигуралы шуу буенча районда иң көчле кызыбыз Гүзәл Хуҗәхмәтова командасын II урынга чыгарды. III урын - 4нче мәктәптә.
8-9 сыйныфлар арасында да көчле йөгерешчеләр күп иде. Беренче этапларда 4нче мәктәп йөгерешчеләре беренчелектә барса да, соңгыларында исә 3нче мәктәп укучылары алга чыктылар һәм янә беренче урын алдылар. Бу юлы да 1нче гимназия - II, 4нче мәктәп - III урында. Ни кызганыч, 2нче мәктәп укучылары янә IV урынга калдылар. Ә менә 10-11 сыйныфлар арасында 4нче мәктәп укучылары бер генә этапта да беренчелекне көндәшләренә бирмәделәр. "2012 ел спортчысы" исеменә лаек булган Андрей Биянов, финиш сызыгын II урын алган 3нче мәктәптән 30 секунд алда үтеп, командасына җиңү алып килде. III урынны бары бер секунд өстенлек белән 27нче училище егет-кызлары алды.
Аннан йөгерү юлларына хезмәт коллективлары чыкты. Беренче этапта гүзәл затлар йөгерде. Елның-елында беренчелекне алучы 27нче училищедан Ләйсән Төхвәтуллина быел да сынатмады. Ул эстафета таягын иң беренче хезмәттәшенә тапшырды. Әмма бәйгедә беркемнең дә дүртенче урынга каласы килмәде. Кайберәүләр егылып та калдылар, әмма бирешергә теләмәделәр. Вагон депосы, 27нче училище, янгын сүндерү часте призлы урыннарны бүлештеләр.
Илшат Гайнетдинов эстафетада призлы урын яулаган һәр команда әгъзасына, аларны әзерләгән укытучыларга бүләкләр тапшырды. Ә бәйгедә беренчелекне яулаган 3нче мәктәпкә Кубок һәм Боз сараенда бушлай тимераякта йөрү өчен сертификатлар бирде. Шулай ук вагон депосы хезмәткәрләре дә Кубоклы булдылар.

Белешмә
Әгерҗедә Тынычлык эстафетасы беренче тапкыр Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышлап уздырыла. Аны уздыруга идея бирүче гомерен спортка багышлаган Марс Идрисов була. Елның-елында йөгерү юлларына 200ләп спортчы чыга.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев