Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Матур традиция дәвам итә

Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗедә Тынычлык эстафетасы уздыру традициясе узган гасырның 80нче елларыннан бирле килә. Быелгы бәйрәм эстафетасына да 100дән артык шәһәр укучысы стадиондагы йөгерү юлларына чыкты. Районда гына түгел, Татарстанда узучы чаңгы, йөгерү ярышларыннан читтә калмаучы Кадрәк спортчысы Эдуард Михайлов эстафетада катнашу теләге белән Әгерҗегә иртән үк килеп җиткән иде....

Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗедә Тынычлык эстафетасы уздыру традициясе узган гасырның 80нче елларыннан бирле килә.

Быелгы бәйрәм эстафетасына да 100дән артык шәһәр укучысы стадиондагы йөгерү юлларына чыкты. Районда гына түгел, Татарстанда узучы чаңгы, йөгерү ярышларыннан читтә калмаучы Кадрәк спортчысы Эдуард Михайлов эстафетада катнашу теләге белән Әгерҗегә иртән үк килеп җиткән иде. Әмма эстафетада быел эшче-хезмәткәрләр катнашмавын белгәч, кәефе бераз кырылды, әлбәттә. Әмма спортчының йөрәге чабыш атыныкы кебек бит ул. Укучылар катнашындагы эстафета башланганчы ук Эдуард стадионны ничә тапкыр йөгереп әйләнгәндер... Беренче яшь йөгерешчеләр стартка басу белән спортка җаны-тәне белән бирелгән Эдуард шәһәр укучылары өчен җан ата башлады, беренчеләрдән булып финишка якынлашучыларына көч-дәрт биреп торды.
Җиңүнең 69 еллыгына багышланган Тынычлык эстафетасында 3нче мәктәп йөгерешчеләренә тиңнәр булмады. 2нче урында - 4нче мәктәп командасы, 3нчедә - 2нче мәктәп йөгерешчеләре.
- Киләсе елга Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган Тынычлык эстафетасында хезмәт коллективлары һәм ветеран спортчылар катнашындагы ярышта катнашырга язсын, - дигән теләкләрен белдерделәр Эдуард Михайлов һәм ветеран спортчы Мария Стесикова.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев