Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Спорт дөньясында

Медальләре – бер кочак

Каты куллы егет-кызларыбыз нинди генә ярышка барсалар да, бер кочак медаль яулап кайталар. Россия Идел буе федераль округы беренчелегенә кул көрәше буенча узган бәйгедә дә дә ун медаль яуладылар алар. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ринат Насыйров, Денис Әнвәров, Ләйсәнә Сабитова, Ләйсән Гобәева, Әлмирә Хәбибуллина, Гөлшат Дөлкәрнәева, Рафис Мифтахов, Жирайр Габриелян...

Каты куллы егет-кызларыбыз нинди генә ярышка барсалар да, бер кочак медаль яулап кайталар.
Россия Идел буе федераль округы беренчелегенә кул көрәше буенча узган бәйгедә дә дә ун медаль яуладылар алар. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ринат Насыйров, Денис Әнвәров, Ләйсәнә Сабитова, Ләйсән Гобәева, Әлмирә Хәбибуллина, Гөлшат Дөлкәрнәева, Рафис Мифтахов, Жирайр Габриелян - алтын, Алмаз Садыйков - көмеш, Раил Кәрәмиев бронза медаль ияләре. Рузилә Шаһиева һәм Әлмир Әхмәтшин IV-V урыннарны алдылар.
- Әлеге зур бәйгедә Татарстан җыелма командасы беренчелеккә чыккан икән, монда шәкертләребезнең дә өлеше зур. Алар безгә дә, әти-әниләренә дә зур бүләк ясадылар, - ди тренер Сирень Галиуллин.
- Февральдә Екатеринбургта Россия беренчелегенә ярыш узачак. Анда призлы урын алган егет-кызларыбыз да катнашачак. Һәм без аларның сынатмаячакларына ышанабыз, - дип өсти бик күп үсеп килүче буынга әлеге спорт төренә мәхәббәт тәрбияләүче Руслан Закиров.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев