Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Мөгаллимнәр аркан да тартты, турникта да күтәрелде

Ул көнне 2нче мәктәптә алма төшәр урын да юк иде. Көннәрен шау-шулы мәктәптә уздыручы, төн йокыларын калдырып дәрескә әзерләнүче мөгаллимнәргә спорт ярышларында катнашу көч һәм дәрт өстәми калмагандыр. Кышкы спорт төрләре буенча II район спартакиадасы тулы әзерлек белән бик мавыктыргыч узды. Укытучыларны 30 градус салкынлык та куркытмаган, әнә. Әгерҗедән 120...

Ул көнне 2нче мәктәптә алма төшәр урын да юк иде. Көннәрен шау-шулы мәктәптә уздыручы, төн йокыларын калдырып дәрескә әзерләнүче мөгаллимнәргә спорт ярышларында катнашу көч һәм дәрт өстәми калмагандыр. Кышкы спорт төрләре буенча II район спартакиадасы тулы әзерлек белән бик мавыктыргыч узды.
Укытучыларны 30 градус салкынлык та куркытмаган, әнә. Әгерҗедән 120 чакрым ераклыктагы Девәтернә авылыннан спорт сөючеләр иртәнге сәгатьтә үк биредә иде инде. Ә менә барлык шәһәр бакчалары, Тирсә, Красный бор коллективларын әллә каян аерып була. Бертөсле спорт костюмнарыннан килгән спортчыларга "Афәрин!". Алдан ук шуны әйтәсе килә: район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина киләсе спартакиадага һәр коллективның аерым спорт формасы булырга тиеш дигән таләп тә куйды.
- Әле узган атнада гына мари урманнары янында чаңгыда җилдергән идек. Менә хәзер педагогларның көчләрен сыныйбыз. Ә иң-иңнәр февральдә Кукмарада узачак республика спартакиадасында район данын яклаячаклар, - диде ул.
Укытучыларның ярышка әзерләнеп килгәннәре күренеп тора. Исәнбай мәктәбе директоры Ринат Борһаниев:
- Спартакиада була дигәч, үземә - дартс, хатыным Әлфиягә теннис сатып алдык. Атна буе эштән соң вакытны кызганмыйча спорт белән шөгыльләндек. Ә бүген коллегалар алдында йөз кызармас дип уйлыйбыз, - диде.
Турник янына бер төркем ир-егетләр җыелышкан. Чаңгыда призлы урын яулаган Девәтернә мәктәбе директоры Айнур Габбасов бу спорт төрендә дә үзен сынап карады. Әмма узган елга караганда азрак күтәрелде быел.
- Кыш көне гәүдә авырлыгы арта, - диде ул сер бирмәскә тырышып.
4нче мәктәптән Руслан Закировны узучы булыр микән? Ул турникта 26 тапкыр күтәрелде. Кул көрәше һәм гер күтәрү буенча ярыш булса да, аңа тиңнәр булмас иде, мөгаен. Чү, Кадыбаштан Шамил Закиров та бик җәһәт кенә турникта күтәрелә икән бит.
- Узган елга караганда мин дә азрак күтәрелдем. Быелгы нәтиҗәм 20 генә булды, - диде ул.
Аның хезмәттәше Алсу Салихованың бәхете бар икән. Ул дартста иң беренчеләрдән булып сыналды.
- Бер төркем хезмәттәшләр карап торганда ничек каушамыйсың инде? 17 генә очко җыя алдым, - диде ул.
Ә Красный бор балалар бакчасыннан Гөлчәчәк Рәфыйкова нәтиҗәсеннән канәгать.
- 22 очко тупладым, - диде ул елмаеп. - Ярышка ике-өч көн кала ныклап әзерләндек. Балалар, бигрәк тә малайлар дартсны бик яраталар, - диде ул.
Тирсә балалар бакчасыннан Гөлназ-Алмаз Ягъфәровлар да дартска чиратка басканнар.
- Без дә өйдә шөгыльләндек. Аркан тарту булсынмы, теннисмы - хезмәттәшләремә һәр ярышка ныклы әзерлек белән килергә куштым, - диде Гөлназ.
Ир-егетләр арасыннан Тирсәдән Рамил Гыйнатуллин һәм Кичкетаңнан Алмаз Зиннәтов 24 очко җыеп җиңүче булдылар.
Отжимание ясау бер дә җиңел түгел шул. Аңа бер-ике көн генә әзерлек җитми. Ә мөгаллимнәр бу спортта да сынатырга теләмиләр. Әнә, Тирсә мәктәбеннән Әлфирә Төхвәтуллина 50 яшьтә булса да 39 тапкыр отжимание ясаган. Узган ел да ул район күләмендә икенче урынга чыккан. Ә аның кызы - училищеда укытучы Ләйсәнгә тиңнәр булуы икеле. 60 (!) тапкыр отжимание ясап шаккатырды ул. 5нче бакчадан Оксана Алмазова - 45, Сарсак-Омга лицееннан Татьяна Маркитонова - 42, 8нче бакчадан Гөлчәчәк Ханова 40 тапкыр отжимание ясадылар.
Аркан тартуда, чын мәгънәсендә, гүзәл затларның көчләре сыналды. Һәркем үз коллективы өчен көч бирде. Кемнән генә сорасаң да җавап бер: "бик авыр булды". Балалар бакчалары арасыннан Кырындыдан Дания Сафиуллинага тиңнәр булмады. Ул да көндәшләренең көчле булуларын, җиңүнең авырлык белән бирелүен әйтте.
- Шулай да хезмәттәшләрнең көч бирүе ярдәм итми калмады, - диде ул.
Боз сараенда шорт-трек, мәктәптә теннис һәм шахмат ярышларында да сыналдылар мөгаллимнәр.
Бәйге ахырына арган-талган булсалар да, беркемнең дә сер бирәсе килмәде. Чөнки бу көнне җиңүче командалар район мәгариф идарәсенең профсоюз комитеты әзерләгән Кубоклар белән кайтып китте.
Спортчы мөгаллимнәргә Кукмарада узачак спартакиадада уңышлы чыгыш ясауларын теләп калабыз.
Вәсилә САФИУЛЛИНА, район мәгариф идарәсе начальнигы:
- Узган ел кышкы спорт төрләре буенча Балтачта уздырылган Спартакиадада Әгерҗе мөгаллимнәре Х урын алдылар. Бу - 42 район арасында начар күрсәткеч түгел. Быел без тагын да югарырак баскычка күтәрелербез дип уйлыйм.
Илшат ГАЙНЕТДИНОВ, спорт бүлеге начальнигы:
- Менә ичмасам укытучылар булдыралар. Аларга карагач, үземнең 2нче мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли башлаган елларым һәм беренче тапкыр мөгаллимнәр арасында уздырылган баскетбол ярышы күз алдыннан узды. Бу кадәр гвардия белән тауны күчерергә була. Иң мөһиме, күтәренке кәеф, дәрт һәм дәрман булсын.
ҖИҢҮЧЕ КОМАНДАЛАР:
Мәктәпләр:
I - Сарсак-Омга,
II - Тирсә,
III - 2нче мәктәп.
Балалар бакчалары:
I - 8нче бакча,
II - Кырынды башлангыч мәктәп-бакча,
III - 5нче бакча.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев