Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Милләтләр кроссы“ннан – “ГТО“га

Өч меңнән артык кеше... Узган атнада булган "Милләтләр кроссы"на районыбыздан әнә шулкадәр кеше йөгерү юлларына чыкты. Хәтта кайчак төшке ашка да кайтмыйча компьютерда эшләүче хезмәткәрләрнең "Орешник"ка саф һавалы нарат урманына килеп кергәч үк: "Тын алулары иркенәйде. Көзге урман нинди матур! Менә рәхәтлек кайда икән ул" диюләре ишетелде. Әйе шул, үз...


Өч меңнән артык кеше... Узган атнада булган "Милләтләр кроссы"на районыбыздан әнә шулкадәр кеше йөгерү юлларына чыкты.

Хәтта кайчак төшке ашка да кайтмыйча компьютерда эшләүче хезмәткәрләрнең "Орешник"ка саф һавалы нарат урманына килеп кергәч үк: "Тын алулары иркенәйде. Көзге урман нинди матур! Менә рәхәтлек кайда икән ул" диюләре ишетелде. Әйе шул, үз кадеребезне үзебез белмибез, сәламәтлегебез турында күп вакытта онытып җибәрәбез. Ә саф һавалы нарат урманында йөрү үзе үк сәламәтлеккә бик файдалы бит ул.
Әнә, чалт аяз күк йөзе, елмаеп караучы кояш спортка битараф булмаганнарга сәлам бирә. Аяк астында яфраклар шыгырдый, анда-санда гөмбәләр күренә. Ә "Орешник"ның түрендә спорт сөючеләрнең "әтисе" Илшат Гайнетдинов һәркемне дәртләндереп, йөгерү юлларына чыгарга ымсындырып тора. Аңа җавап итеп "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән килгән хезмәткәрләр бу бәйгегә әзер икәнлекләрен белдерәләр.
- "Милләтләр кроссы"н ел саен көтеп алабыз. Бүген эш кабинетларыбыз бушап калды. Отчетлар да онытылды. Уныбыз да - биредә. Иң өлкәнебез - пенсия яшендә, ә иң яшебезгә - 23, - ди Эльвира Дәүләтшина.
- Мин көн саен Набережная урамыннан эшкә җәяү йөрим. Эштән ашыгып кайтканда йөгерергә дә туры килә. Димәк, тренировка бар. Яшьләрне узып булмаса да, бик артка калмаска исәп, - дип аңа кушылды Гөлшат Таҗиева.
Ә менә район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Роман Альчиков белән районның баш табибы Андрей Шубинның күптәннән сәламәт тормыш алып барулары күренеп тора. Алар "Орешник"ка велосипедта килгәннәр иде.
- Инде өч еллап хатыным Татьяна белән җәен - велосипедта, кышын чаңгыда йөрибез. Икесе дә сәламәтлек өчен бик файдалы, - диде Андрей Константинович.
Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре Оксана Михайлова, Ләйсәния Нурмөхәммәтова, Марс Гатауллин дәртле җырлары, район башлыгы Валерий Макаров иң матур теләкләре белән кәефләрне күтәрде.
- Без сәламәт булырга тиеш. Ә моның өчен спорт белән шөгыльләнү дә бик кирәк. Йөгерү юллары халыктан өзелмәсен иде. "Орешник"та моның өчен уңайлыклар күп. Килегез, рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнегез, - диде ул.
Бу көнне хезмәт коллективларыннан 38 җитәкче, 200дән артык хезмәткәр бер чакрымга йөгерделәр.
Иң беренче йөгерү юлларына җитәкчеләр һәм ветераннар чыкты. Әгерҗедәге ярышка Тәбәрледән үк килгән 66 яшьлек Зариф абый Закировның гомер буе йөгерүен, велосипедта җилдерүен белә идек инде. Бүген дә кәефе бик яхшы күренә.
- Минем райондагы авылларга гына түгел, хәтта Чаллы, Ижауга кадәр велосипедта барганым бар. Бүгенге ярыш турында да алдан белешеп куйдым һәм дәртләнеп килдем, - диде ул. Аның кебек спорт сөюче ветераннар Рудольф Әүхәдиев, Людмила Тукмачева да йөгерү юлларына чыктылар.
Дөрес, йөгерешчеләр шоп-шома асфальттан гына җилдермәделәр бу юлы. Урман эченнән дә уздылар, сикәлтәле басу юлыннан да чабарга туры килде. Әмма берәү дә дистанциядән чыкмады, яна-пешә финишка килеп җитте. Тәүге тапкыр йөгерү юлларына чыккан "Әгерҗе хәбәрләре" хезмәткәрләренең теләге бер генә: "ГТО нормативларын тапшырганда адәм көлкесенә калмас өчен стадионга йөри башларга, көн саен йөгерергә, тренажерда шөгыльләнергә". Әнә, спорт белән дус булганнарга бернинди каршылыклар да киртә түгел. 27нче училище укытучысы Ләйсән Төхвәтуллина ел саен кросста башкаларның борынына "чиртә". Бу юлы да ул финиш сызыгын беренче булып кисеп чыкты.
Җиңүчеләргә һәм ярышка бердәм булып килгән Альфред Бадахшин җитәкчелегендәге финанс-бюджет палатасына истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ә ял көннәрендә авылларда олысы-кечесе йөгерү юлларына чыкты. Теләгәннәр Чаллы, Ижау кебек олы шәһәрләрдә җитезлеген күрсәтте.
Искәртеп үтәбез: хәзер барыбызга да спортка мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Якын киләчәктә ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер) нормаларын тапшыра башлыйбыз. Ә анда йөгерү генә түгел, озынлыкка сикерү, турникта күтәрелү һәм башкалар да бар.

Җиңүчеләр
Җитәкчеләр:
I урын - Руслан Вәлиев - шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Гөлшат Фәррахова - Бердәм исәпләү үзәге.
II урын - Руслан Иванов - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Любовь Галләмова - хәрби комиссариат.
III урын - Ирек Мөхәммәтҗанов - "Әгерҗе нефть продуктлары" җәмгыяте, Ирина Поносова - "Татфондбанк"ның Әгерҗе офисы җитәкчесе.
Хезмәт коллективлары:
I урын - Илнар Ясәвиев, Ләйсән Төхвәтуллина - 27нче училище.
II урын - Алмаз Сөләйманов - газ-эксплуатация хезмәте, Анастасия Васильева - "Кампромлес" ширкәте.
III урын - Рөстәм Нуриманов - ведомстводан тыш сак хезмәте, Аделина Михайлова - "Кампромлес" ширкәте.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев