Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Миләүшә ГЫЙМРАНОВА: “Яулыйсы үрләр алда әле“

    Бразилия, Литва, Польша, Төркия, Болгария, Малайзия… Каты куллы Көчек авылы кызы Миләүшә ГЫЙМРАНОВАның кул көрәше буенча дөнья гизгән илләре бу. Олы җиңүләр, онытылмас тәэсирләр, яңа омтылышлар белән кайта ул алардан. Әле күптән түгел генә Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендә узган ярыштан 21 яшьлекләр арасында 55 килога кадәр үлчәү авырлыгында ике кулы белән...

    Бразилия, Литва, Польша, Төркия, Болгария, Малайзия… Каты куллы Көчек авылы кызы Миләүшә ГЫЙМРАНОВАның кул көрәше буенча дөнья гизгән илләре бу. Олы җиңүләр, онытылмас тәэсирләр, яңа омтылышлар белән кайта ул алардан.
    Әле күптән түгел генә Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендә узган ярыштан 21 яшьлекләр арасында 55 килога кадәр үлчәү авырлыгында ике кулы белән дә көмеш медаль яулады Миләүшәбез. Малайзиядәге 33-35 градуслы эсселек тә, безнеңчә иртәнге сәгать 4тә үк ярышлар башлану да киртә булмаган аңа. Киресенчә, хөкемдарларның гадел булуы, ярышларның искиткеч яхшы оештырылуы, ныклы әзерлеге һәм үз-үзенә ышанганлыгы җиңүгә этәргән аны. Төркия, Бразилия, Америка, Болгариядән килгән көндәшләренең көчлелеген, үҗәтлеген дә яшерми Миләүшә. Ә менә халкының кунакчыллыгы, Һинд океанында су коену, шәһәрнең матурлыгы әле бик озакка күңелендә сакланыр аның. Бәйгеләрдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашу, укучыларда кул көрәшенә кызыксындыру уяту максатыннан Көчек мәктәбендә чемпион белән очрашу уздырдылар. Туган мәктәбенә, укучылар һәм укытучылары янына Чаллы институтының физик тәрбия һәм спорт факультетында укучы студент кызыбыз ашкынып кайтты. Ә малайлар-кызлар аны сорауларга күмделәр:
    - Миләүшә, сер түгел, кул көрәше - ир-егетләр шөгыльләнә торган спорт төре. Син әлеге спортны ни өчен сайладың?
    - Гаиләбездә малайлар булмагач, без - ике кыз - әти-әниебезнең төп терәге булдык. Печән дә ташыдык, сыер да саудык. Беләкләр шулай ныгыгандыр инде. Аннан соң апам Гүзәл армспортка кереп китте дә ярышлардан җиңүләр белән кайта башлады. Мин аңа бик кызыга идем. Әкренләп үзем дә әлеге спорт төренә тартылдым. Ә әтием миңа тренажер, күнегүләр ясау өчен төрле җиһазлар ясады. Минем кечкенә генә уңышларыма да сөенгән, һәрвакыт "булдырасың, кызым" дип үсендереп торган әти-әниемә, тренерларым Рәшит Ижбулдин, Сирень Галиуллин, Руслан Закировка мин бик рәхмәтле.
    - Ә беренче җиңү кайчан килде?
    - 6 сыйныфта укыганда район бәйгесендә беренче урын яулавым мине тагын да канатландырды. Аннан республика, Идел буе федераль округы, Россия, Европа һәм Дөнья чемпионатлары... Медальләр, грамоталар өчен өйдә бер почмак булдырдык. Ул елдан-ел зурая. Шуларга карап һәр бәйге, һәр җиңүне искә төшерәм. Әмма әле ирешелгәннәр белән тукталып калырга исәп юк. Әле минем яулыйсы үрләрем алда.
    - Спорт белән шөгыльләнү, бик еш ярышларга йөрү укуга кыенлык китермиме?
    - Өч ел инде Чаллыда "Витязь" спорт комплексында шөгыльләнәм. Мин кечкенәдән алга максат куярга һәм аңа ирешү өчен бөтен көчемне куярга өйрәндем. Мәктәптә дә гел яхшы билгеләренә генә укыдым. Институтта "зачеткамда" да бишлеләр генә. Мин укырга да, ярышларга йөрергә дә, башка төрле бәйгеләрдә катнашырга да өлгерәм. Мактанып әйтүем түгел, институтта мине беләләр, таныйлар, минем белән горурланалар.
    - Республиканың иң яхшы спортчысы да булдың бит әле син...
    - "2015 елның иң яхшы спортчысы" исеменә республикада өч кенә спортчы лаек булды. Аның берсе мин идем.
    - Талисманың бармы?
    - Спортчылар ярышлар вакытында бер үк футболкадан йөрергә күнеккән. Мин дә шул ырымга ышанам.
    - Ярышлар алдыннан әти-әниеңә шалтыратасыңмы?
    - Аларның минем өчен ничек борчылганнарын беләм, шуңа күрә ярыш алдыннан шалтыратмыйм. Әмма хәзер интернеттан ярышның турыдан-туры трансляциясен карап була бит...
    - Чит ил спортчылары белән ничек аралашасыз?
    - Күбрәк инглиз телендә аралашырга туры килә. Әмма телне белмәсәк төрле хәрәкәтләр белән дә әйтәсе килгән фикерне аңлатырга тырышабыз. Тәрҗемәчеләр дә ярдәмгә килә.
    - Ярыш вакытында нәрсә мөһим?
    - Иң беренче көндәшеңнән куркырга түгел, аны тоемларга кирәк. Чөнки һәр спортчының үз сере, үз хәйләсе бар. Җәрәхәт алмас өчен ярыш алдыннан физик күнегүләр ясау мөһим. Мин, мәсәлән, отжимание, кулларга массаж ясыйм, йөгерәм.
    - Укучыларга теләкләрең...
    - Кул көрәше - хәзер яшьләр арасында популяр спорт төре. Әле быел гына да Европа Чемпионатында 35 илдән, ә Дөнья Чемпионатында 49 илдән 1500 спортчы катнашты. Ә Россия командасы - һәрвакыттагыча беренче урында. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр. Шуңа күрә спортны яратыгыз, көчле һәм нык булыгыз.
    ххх
    Чемпион авылдашлары белән эчкерсез әңгәмә озак дәвам итте. Миләүшәне сорауларга күмделәр. Ә соңыннан тренер Рәшит Ижбулдин җитәкләгән секциядә шөгыльләнүче спорт сөюче малайлар-кызлар кул көрәше бәйгесендә сынадылар. Хөкемдарлык итү Миләүшәгә һәм әлеге спорт төре белән кечкенәдән шөгыльләнүче, Татарстан, Удмуртия Чемпионатларында җиңү яулаган авылдашлары, Казан авиация техникумы студенты Рияз Баһаутдиновка йөкләнде. Ә мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем белем бирү педагогы Илдар Нәбиуллин җитәкчелегендәге "Тургай" түгәрәге әгъзалары "Без спортны сайлыйбыз" дигән музыкаль тамаша күрсәттеләр.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: