Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Нәни йолдызчыкларда – алтын медальләр

6нчы балалар бакчасында тәрбияләнеп, быел 1нче сыйныфка укырга кергән Камилла Фарбаева, Иделия Ибраһимова, Язгөлем Шәехова, Азалия Кәримова, Алсу Муллахмәтова, Екатерина Рябова Казанда спорт аэробикасы буенча узган бәйгедән җиңү яулап кайттылар. Кызларның мондый олы бәйгедә беренче тапкыр гына катнашулары түгел инде. Алар, май аенда Татарстан беренчелегендә катнашып, барлык командадан да өстен...

6нчы балалар бакчасында тәрбияләнеп, быел 1нче сыйныфка укырга кергән Камилла Фарбаева, Иделия Ибраһимова, Язгөлем Шәехова, Азалия Кәримова, Алсу Муллахмәтова, Екатерина Рябова Казанда спорт аэробикасы буенча узган бәйгедән җиңү яулап кайттылар.
Кызларның мондый олы бәйгедә беренче тапкыр гына катнашулары түгел инде. Алар, май аенда Татарстан беренчелегендә катнашып, барлык командадан да өстен чыкканнар иде.
Ә бу юлы бәйге тагын да киеренкерәк булды. Ярышлар ике сәгатьлек фитнес марафоннан башланды. Кызлар бию элементларын өйрәнделәр, аларны берләштерделәр, соңыннан жюри алдында чыгыш ясадылар. Әйтергә кирәк, кызларыбыз сынатмадылар: аларның барлык хәрәкәтләре дә тигез һәм бик матур килеп чыкты. Ә Иделия Ибраһимова әгерҗелеләр арасында беренче урынга лаек булды.
Тәнәфестән соң кызлар ел буе өйрәнгәннәрен, осталыкларын жюрига күрсәттеләр. Һәм безнекеләрнең чыгышы иң югары баллга ия булды. Шулай итеп, 6нчы балалар бакчасында физик культура укытучысы Любовь Ибраһимова шәкертләре беренче урын яулап, медаль һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр. Без - әти-әниләр, кызларыбызны 4 яшьтән аэробика серләренә өйрәткән, хәзер дә алар белән эшләүче җитәкчеләре Любовь Анатольевнага, сәхнә костюмнары теккән Эвелина Фарбаевага бик рәхмәтле. Нәни йолдызчыкларыбыз киләчәктә дә матур уңышлары белән сөендерерләр әле дигән теләктә калабыз.
Ландыш ШӘЕХОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев