Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

“Нәүрүз“дән – бүләкләр мулдан

Балалар арасында "Нәүрүз" ширкәте уздырган бәйгедә узган ел гына көрәш серләренә төшенә башлаган Кадыбаш командасын призлы урынга чыгар дип беркем дә уйламагандыр. Кадыбашлыларны җиңүгә үзләренең командасыннан Риналь Капранов этәрде дә инде. Келәмдә 32 килога кадәрлеләр арасында ул иң беренче келәмгә чыкты һәм көндәшен - спорт мәктәбеннән Эльфир Шәрәфетдиновны җиңүгә иреште....

Балалар арасында "Нәүрүз" ширкәте уздырган бәйгедә узган ел гына көрәш серләренә төшенә башлаган Кадыбаш командасын призлы урынга чыгар дип беркем дә уйламагандыр.
Кадыбашлыларны җиңүгә үзләренең командасыннан Риналь Капранов этәрде дә инде. Келәмдә 32 килога кадәрлеләр арасында ул иң беренче келәмгә чыкты һәм көндәшен - спорт мәктәбеннән Эльфир Шәрәфетдиновны җиңүгә иреште.
- Көрәш секциясенә икенче ел йөрсәм дә, әле бәйгедә беренче тапкыр катнашуым. Сыйныфташларым Марат Бәхтиев, Нияз Закиров белән тренировкада шөгыльләнәбез. Көрәш "чирен" абыема да йоктырдым, - ди Риналь.
- Энем миннән яхшырак көрәшә. Өйдә ул - тренер, - дип әңгәмәгә кушылды абыйсы Илдар.
Ринальнең җиңүеннән соң кадыбашлылар тагын да дәртләнеп киттеләр һәм бәйге ахырында аларның җиде көрәшчесе пьдесталга күтәрелде.
Бу көнне җиде үлчәү категориясендә 90нан артык яшүсмер бил алышты. Әнә, бер читтәрәк үзләренең келәмгә чыгасыларын көтеп торучы Ямурза егетләре дә әле бәйгеләрдә чирканчык кына алалар. Эшмәкәр Дамир Сәхиповның бу төбәктә көрәшне үстерүгә зур игътибар бирүенә "афәрин!" генә дибез. Ә андый җитәкчеләр үсендереп торганда ничек сынатасың инде?!
- Бераз куркыта инде... Исәнбай, Көчек, Тирсә, Тәбәрле, Әгерҗе көрәшчеләренең көчле икәнлекләрен беләбез. Тәҗрибә азрак булса да, бар осталыгыбызны эшкә җигәчәкбез, - дигән Самат Хикмәтуллин, чынлап та, келәмдә матур көрәш алымнары күрсәтте һәм өченче урын алу бәхетенә иреште. Авылдашлары Дәниф Асылмәрданов, Айрат Ямилев та - призлы урыннарда.
Бу бәйгедә үз үлчәү категориясендә барлык көндәшләрен җиңгән Тирсәдән Рафис Мифтахов өчен җан атучы ветеран көрәшче Флүр ага Гыйльманов белән дә әңгәмә корып алдык.
- Тирсәдә көрәш бәйгеләре бик еш уздырыла. Мин аларның берсен дә калдырмыйм. Көрәшчеләргә карасам, яшь чакларым искә төшә. Бар иде бит заманнар, мин дә Сабан туе батыры кала идем. Күп еллар штанга, гер күтәрү белән шөгыльләндем. Үзем 70 кило гына булсам да, 150 килолы штанганы күтәрә идем. Республикада призлы урыннар яулаган чаклар булды. Хәзер шартлар да бар, бүләкләр дә саллы. Малайларга рәхәтләнеп шөгыльләнәсе генә, - диде ул. Ә Рафис аңа каршы:
- Әле мин көрәш белән генә түгел, армспорт белән дә шөгыльләнәм. Ике спорт төрен дә яратам, шактый гына җиңүләр дә яуладым, - ди Рафис. Ул да - бу юлы пьедесталның иң югары баскычында.
Әгерҗе егетләре осталыклары белән шаккатырдылар. Инде күп еллар көрәш белән шөгыльләнүче Хуршет Кенджаев бу юлы дусларына көч бирергә генә килгән.
- Энем Мөхәммәт өчен борчылып торам әле. Көрәш алымнарына күбрәк өйдә үзем өйрәтәм. Алай сынатмый. Бәйгеләрдә өч тапкыр беренчелекне яулады инде, - диде. Энесе ял иткән арада аңа киңәшләр дә бирде ул.
Ә менә сыйныфташлары Хуршет, Риналь Чигашов, Лев Виноградов Камил Мусинны да көрәшкә килергә үгетләгәннәр. 10 сыйныфта укыса да, бәйгедә беренче генә катнашуы икән Камилнең.
- Көндәшләрем көчле. Шулай да көрәшчеләрнең нинди алымнар куллануларын карау файдага гына булыр дип уйлыйм, - диде ул.
Шулай итеп, бәйгедә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Сухроб Шәрипов, Хәмзәали Шәрипов, Диловар Наимов, Риналь Чигашов, Кадыбаштан Рузил Хаҗиев, Алмаз Шәйхетдинов, Айдар Закиров, Тирсәдән Айнур Фәсхиев, Рафис Мифтахов, Көчектән Илсаф Хуҗин, Адель Сабирҗанов пьдесталның югары баскычына күтәрелделәр.
Командалар буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (тренер - Рамил Шәрәфетдинов), Көчек (Альфред Сабирҗанов), Кадыбаш (Рәшит Садыйков) - I-III урыннарда.
"Нәүрүз" ширкәте уздырган бәйгенең абсолют батыры булып Риналь Чигашов калды.
ххх
Районда милли көрәшне үстерүгә зур өлеш кертүче, бәйгеләргә барганда ярдәм итүче "Нәүрүз" ширкәте җитәкчесе Илгиз Салиховка көрәшчеләр бик тә рәхмәтле. Елга ике тапкыр - зурлар һәм балалар арасында әнә шундый зур бәйге оештыру өчен күпме чыгым таләп ителә бит. Бу юлы да Илгиз Хәйдәр улы һәр үлчәү категориясендә җиңүчеләргә 500, 700, 1000 сум, абсолют батырга 3000 сум премия, медальләр, Кубоклар тапшырды.
Кече Пургадан "Ошмес" предприятиесе җитәкчесе Альберт Әхкәмиев та төрле номиницияләр буенча Исәнбайдан Рушан Хәбиров, Көчектән Адель Сабирҗанов, Тирсәдән Марат Закировка истәлек бүләкләре бирде. Малайларны үсендереп торучы мондый җитәкчеләр булганда, районда әле тагын да көрәш бәйгеләре узар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев