Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Олысы-кечесе – йөгерү юлында

Узган ялларда Россиядә түрәләрдән алып балалар бакчасына йөрүче нәниләргә кадәр йөгерү юлларына чыкты. Безнең районда да быелгы "Милләтләр кроссы"нда 1500 кеше катнашты. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаган оешма-учреждение җитәкчеләре һәм хезмәт коллективларын "Имәнлек" ял зонасы үзенә дәште. "Мондый ярышлар гел стадионда уздырыла иде бит. Анда махсус йөгерү юлы да бар. Йөгерүчелә...


Узган ялларда Россиядә түрәләрдән алып балалар бакчасына йөрүче нәниләргә кадәр йөгерү юлларына чыкты. Безнең районда да быелгы "Милләтләр кроссы"нда 1500 кеше катнашты.
Сәламәт яшәү рәвешен сайлаган оешма-учреждение җитәкчеләре һәм хезмәт коллективларын "Имәнлек" ял зонасы үзенә дәште. "Мондый ярышлар гел стадионда уздырыла иде бит. Анда махсус йөгерү юлы да бар. Йөгерүчелә р дә - старттан алып финишка кадәр күз алдында", - дип кайберәүләр башта ризасызлык та белдергәннәр иде. Әмма мәһабәт нарат агачлары янәшәсеннән саф һава сулап йөгерүнең тәмен татыгач, алар бу уйларыннан кире кайттылар.
Чынлап та, "Имәнлек"тән спорт сөючеләр өзелеп тормый. Әнә, гаиләләре белән велосипедта җилдерәләр, өлкән буын скандинавча йөри, балалары белән уен мәйданчыгына килүчеләр дә бар, ә кайберәүләр саф һава сулап көзге урманның матурлыгына сокланалар, ара-тирә гөмбәчеләр дә күренгәли.
Әле күптән түгел "Туристик слет"та чемпион булган "Ак Барс - Әгерҗе" агрофирмасы бу юлы да зур команда туплап алып килгән. Спортка гашыйк Эдуард Михайлов Пеләмештән үк килеп җиткән, әнә. Ренат Ибраһимов җитәкчелегендәге район эчке эшләр бүлеге, газ-эксплуатация хезмәте, мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати үзәк, нефть продуктлары, хәрби комиссариат, финанс-бюджет палатасы һәм казначылык департаменты, үзәк хастаханә, Пенсия фонды идарәсе, шәһәр мәктәпләре, үзләре дә яшь спортчылар тәрбияләүче балаларга белем бирү-савыктыру үзәге хезмәткәрләре, һәр бәйгедә активлык күрсәтүче 27нче училище коллективы бу көнне җитезлектә сыналдылар. Ә аларны сәламләргә бәйгегә дәртләндерергә район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре Андрей Авдеев, Раил Ваһапов, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсеннән Дамир Бакиров килгәннәр иде. "Елның-елында "Милләтләр кроссы"нда меңнән артык спортка гашыйк райондашыбыз катнаша. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаган һәркемгә уңышлар һәм башкаларны да үз артларыннан ияртүләрен телим. Ел дәвамында йөгерү юлларына тузан төшермик", - диде Андрей Авдеев.
Иң беренче стартка хөрмәтле ветераннарыбыз басты. Чаңгыда узышу булсынмы, йөгерү дисеңме - әлеге өлкән буын спорт сөючеләр барысында да активлык күрсәтәләр. Алар район данын республикада "Өченче буын спартакиадасы"нда да яклап уңышлы чыгыш ясыйлар. Әнә, финиш сызыгын иң беренче булып Рудольф Әүхәдиев кисеп чыкты. Татьяна Мухачева һәм Нина Бердова II-III урыннарны бүлештеләр. Ә мәгариф ветераны Мария Стесикова финишка дүртенче булып килде.
Аннан ир-егет җитәкчеләр стартка тезелделәр. Алар арасыннан Эдуард Михайлов беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Балаларга белем бирү-савыктыру үзәге директоры Алексей Колчин һәм эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов та аннан беразга гына калыштылар. Ә менә хезмәт коллективлары арасыннан 27нче училище егетләренә "Афәрин" генә диясе кала. Дмитрий Варавинов һәм Антон Скобелев - I һәм III урыннарда, ә 1нче гимназия укытучысы Владимир Екимов - II урында.
Хатын-кызлар да җиңү өчен җан аттылар. Беренче метрлардан ук ук кебек алга ыргылган училище укытучысы Ләйсән Төхвәтуллина финишка кадәр тизлекне киметмәде һәм беренчелекне яулады. Аның хезмәттәше Вилена Вахитова һәм нефть продуктларыннан Адилә Арсланова да - призлы урыннарда. Бердәнбер җитәкче хатын-кыз - Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасова да хезмәттәшләре белән йөгерү юлларына чыкты. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.
"Милләтләр кроссы"нда мәктәп укучылары да актив булдылар. Шәһәрдә 350 укучы, районда бер меңгә якын кеше йөгерү юлларына чыктылар. "Авылларда катнашучылар саны буенча Тирсә һәм Күләгәш спорт сөючеләренә тиңнәр булмады", - ди спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев