Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Олимпиада медальләренә юл менә шуннан башлана

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) значогыннан - Олимпиада медальләренә! Миллионлаган совет кешесен йөгерү, йөзү, штанга күтәрүгә һәм башка спорт төрләренә дәртләндергән ГТОның лозунгысы нәкъ шулай аталган. Миллионлаган совет спортчысы халыкара ярышларда җиңү яулаган. Гомумән, спорт төрләре буенча аларга тиңнәр булмаган. ГТОның яңадан кайтуына райондашлар нинди фикердә? Маннур ИСХАКОВ - спорт...

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) значогыннан - Олимпиада медальләренә! Миллионлаган совет кешесен йөгерү, йөзү, штанга күтәрүгә һәм башка спорт төрләренә дәртләндергән ГТОның лозунгысы нәкъ шулай аталган. Миллионлаган совет спортчысы халыкара ярышларда җиңү яулаган. Гомумән, спорт төрләре буенча аларга тиңнәр булмаган. ГТОның яңадан кайтуына райондашлар нинди фикердә?

Маннур ИСХАКОВ - спорт ветераны:
- Озак еллар физкультура укытучысы булып эшләгән ветеран буларак шуны әйтәм: ГТО нормаларын кертү кирәк һәм бу мөһим дә. Элек махсус программа буенча укучыларны яшь үзенчәлекләренә карап башта дәресләрдә ГТОга кертелгән спорт төрләренә өйрәттек, аннан "имтихан" бирдерә идек. Ягъни без укучыларның норманы үтәү-үтәмәүләрен тикшердек. Әлбәттә, аларның җиңүгә омтылышлары бик көчле, алар билгеләнгән норманы үтәү өчен җан-фәрманга тырышалар иде. Ә ГТО значогын күкрәккә тагып йөрү - ул үзе батырлык. Без андый спортчы укучыларны тантаналы линейкада бүләкли идек. Мин үзем дә заманында ГТОның алтын значогына ия булдым һәм моның белән бик горурлана идем.
90нчы елларда ГТО бетерелсә дә, аның тамырлары сакланды дип уйлыйм. Укучылар әле дә бик күп спорт төрләре буенча нормативлар тапшыралар, иң җитезләр һәм көчлеләр районда сынашалар.

Гөлүсә ГАТАУЛЛИНА - Девәтернә мәктәбенең физкультура укытучысы:
- Әле дә хәтерлим: без мәктәптә укыганда 30, 60 метрга йөгерү, озынлыкка, биеклеккә сикерү, туп ыргыту, бер чакрымга чаңгыда узышу буенча ГТО нормаларын тапшыра идек. Дәресләрдән соң мәктәпкә килеп ГТО нормативларын тапшырырга әзерләнүләребез, норманы үти алырбызмы икән дип борчылганнарыбыз - истә. Әле минем бу нормаларны үтәп алган значогым хәзер дә саклана. Эшли башлагач та, Девәтернәдә һәр учреждение ГТО нормаларын тапшыру өчен ныклап әзерләнә иде. Мәктәп спорт залында кичләрен авыл яшьләре шау-гөр киләләр, төнге сәгать унберләрдә генә таралышкан вакытлар күп булды. Җиңүчеләрне яңадан Әгерҗегә җыеп ярыштыралар иде. Ә бит кайсы учреждениедә алтын, көмеш, бронза значоклар күп икән дип яңадан кызыксынып, аларга тиңләшергә омтыла идек. Әнә шулай, эштә генә түгел, спортта да ярыштык без.
Президент Путинның ГТОны яңадан кертергә кирәк дигән фикерен хуплыйм гына. Хәзер балаларны гына түгел, хәтта күп кенә өлкәннәрне дә телевизор, компьютер каршыннан аерып алып булмый. Сәламәтлек турында бөтенләй уйламыйбыз бит. Ә даими тренировкалар яшәү тонусын арттыра. Мәктәпне яхшы тәмамлау, армиягә әзерләнү, эштә яхшы кәефтә булуга спорт зур йогынты ясый дип уйлыйм. ГТО нормаларын кертсәләр, 6 яшьлек бала да, 60 яшьлек апа-абый да сәламәт яшәү рәвеше алып бара башлар дип уйлыйм һәм бу уңай нәтиҗәләрен дә озак көттермәс. Әле укучыларга ГТО турында ныклап аңлату эшләре алып бармадык, шулай да аның программасына кертелгән кыска дистанциягә йөгерү, сикерү һәм башка спорт төрләре аларга ят түгел инде.

Ләйлә Т. - хуҗабикә:
- Без мәктәптә укыганда ГТО дип аталмаса да, язын-көзен Әгерҗе стадионында бөтен мәктәпләрдән җыелган укучылар җиңел атлетика төрләре буенча ярышларда катнаша идек. Шуннан соң спортны бөтенләй оныттым дисәм дә була. Кар явуга чаңгыга басам, язын велосипед алам дип ничә еллар хыяллансам да, болар һаман тормышка ашмый кала. Эш сәгате компьютер каршында, өйгә кайткач бөтен вакыт кухняда уза да китә. Ялларда да спортка вакыт калмый. Монда гаеп үзебездә, минемчә. Вакыт юк, ул - сәбәп түгел. Теләгән кеше барысына да өлгерә ала.
Әнә, хәзер биш яшьлек улым да компьютер, телевизор каршыннан китми. Шуңа күрә хәзер мин ГТО нормалары тизрәк кертелсен иде дип кенә телим. Чөнки ул вакытта телисеңме-теләмисеңме спортка якынаясың. Һәм бу безгә дә, компьютер "җене" кагылган балаларыбызга да файдага гына булачак.
Сораштыруны Миләүшә ЯГЪФӘРОВА уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев