Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Олимпиадада Россия командасында әлегә биш медаль

Пхенчханда Олимпиада уеннары кызганнан-кыза бара. Кичә Россия җанатарлары чаңгы спортының спринт төре буенча бронза медаль ияләре булган Александр Большунов һәм Юлия Белорукованың уңышларына сөенде. Шулай ук керлинг буенча Анастасия Брызгалова һәм Александр Крушельницкий бронза медаль ияләре булдылар. Бүген иртән парлы фигуралы шуу осталары кыска программа буенча чыгыш ясадылар. Россиянең фигуралы...

Пхенчханда Олимпиада уеннары кызганнан-кыза бара.

Кичә Россия җанатарлары чаңгы спортының спринт төре буенча бронза медаль ияләре булган Александр Большунов һәм Юлия Белорукованың уңышларына сөенде. Шулай ук керлинг буенча Анастасия Брызгалова һәм Александр Крушельницкий бронза медаль ияләре булдылар.

Бүген иртән парлы фигуралы шуу осталары кыска программа буенча чыгыш ясадылар. Россиянең фигуралы шуу осталары Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов 81,68 балл җыеп, кытайлылардан азга гына калышалар. Өченче урында - Канада шуучылары.

Иртәгә, 15 февральдә, фигуралы шуу осталары ирекле программада чыгыш ясаячаклар. Россиялеләргә уңышлар телибез.

Гомумән, медальләр саны буенча Россия командасы - унберенче урында. Безнекеләрдә - биш медаль: бер көмеш, дүрт - бронза. Беренчедә - Германия (5 алтын, 2 көмеш, 2 бронза), икенчедә - Голландия (4-4-2), өченчедә - Норвегия (3-5-3).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев