Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Пьедесталда - Әгерҗенең яшь фигуристлары

Зәйдә фигуралы шуу буенча узган ярышларда Әгерҗе спортчылары күп тапкырлар пьедесталга күтәрелделәр. Ярышларга Казаннан, Ижаудан, Чаллыдан һәм республиканың башка шәһәрләреннән 120 спортчы килгән иде. Бәйге бик матур бәйрәм белән башланып китте. Яраткан мультфильм геройлары костюмнарын кигән Зәй фигуристлары чыгышлары белән генә сокландырып калмадылар, башка яшьтәшләрен бозга шуарга чакырдылар, бүләкләр тараттылар....

Зәйдә фигуралы шуу буенча узган ярышларда Әгерҗе спортчылары күп тапкырлар пьедесталга күтәрелделәр.

Ярышларга Казаннан, Ижаудан, Чаллыдан һәм республиканың башка шәһәрләреннән 120 спортчы килгән иде. Бәйге бик матур бәйрәм белән башланып китте. Яраткан мультфильм геройлары костюмнарын кигән Зәй фигуристлары чыгышлары белән генә сокландырып калмадылар, башка яшьтәшләрен бозга шуарга чакырдылар, бүләкләр тараттылар.

Бозда безнең районнан 15 яшь фигуралы шуу остасы үз көчен сынады һәм сынатмады. Ярышларның иң кечкенә катнашучысы - 6 яшьлек Рада Ребякова 25 көндәше арасыннан иң югары баскычка күтәрелде. Үз разрядларында Аделина Шәймәрданова, Илья Ильин - I, Дарья Тарасова, Илья Маслов, Гүзәл Хуҗәхмәтова III урынга лаек булдылар.

- Яшь фигуристлар өчен быелгы сезонда бу өченче ярыш инде. Һәм иң уңышлысы. Казаннан килгән дәрәҗәле хөкемдарлар да шәкертләремнең чыгышларына югары бәя бирделәр, - ди, горурланып, тренерлары Александр Карнизов.

Һәр фигуралы шуучы белән яңа программа әзерләгәннәр.

- Бәйге алдыннан спортчыларның җиде кат тирләре чыкканчы шөгыльләнүләре бушка китмәде, - дип дәвам итә Александр Карнизов.

Әйе, тырышлык һәм үҗәтлек бушка китми ул. Спорт белән шөгыльләнүчеләргә бу сыйфатлар аеруча кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев